«Миллионер булсам… чана алыр идем»

«Миллионер булсам… чана алыр идем»

«Пошалым чаналары» дигән исем белән танылган җыр фестивале быел 16 яшен тутыра. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров әйтмешли, бу фестивальгә кар кирәкми, җыр кирәк. Анысы булачак! 9нчы февральдә «УНИКС»та «Пошалым чаналары» концерты узачак.

Чананы һәм туган авылын брендка әйләндергән җырчы белән әңгәмә корып алдык.

– Гадәттә, түгәрәк санны билгеләп үтәләр. Ә сез «Пошалым чаналары»ның 16 еллыгын уздырырга булгансыз. Моның берәр хикмәте бармы?

– Хикмәте юк. Узган ел «Пошалым чаналары»ның 15 еллыгын уздырырга исәп бар иде. Ничектер көч җитеп бетмәде. Нишләп уздырмаска уйладың, ташламаска кирәк, дигән фикерләр булгач, быел менә оештырабыз. Фестиваль конкурс форматында үтә, анысы туган авылым Урта Пошалымда була иде. Быел бу конкурс форматыннан бераз читкә китеп, Казанда концерт кына уздырабыз.

– Рөстәм абый, «Пошалым чаналары»н башлап җибәргәндә, тора-бара шулай брендка әйләнер дигән уй бар идеме?

– Бу бит «Пошалым чаналары» дигән җырны тәкъдим итүдән башланып киткән чара. Мәмдәл, Кенәбаш, Чыты, Каргалы авыллары турында җырларым бар иде. Ә үземнең туган авылым Пошалым турында – юк. Якташларым: «Безнең авыл турында да җыр язып булмыймы?» – дигәч, шагыйрә Сания Әхмәтҗановага мөрәҗәгать иттем. Пошалымнар Арча районында өчәү – Югары, Урта, Түбән Пошалымнар. Берсен генә аерып алсам, калган икесе үпкәләр кебек тоелды. Шуңа күрә җыр өч Пошалым турында да булып чыкты. Көен Илфат Дәүләтшин язды. Өч аранжировка гына эшләттем мин бу җырга! Кайберәүләр: «Ниндидер «деревенский» җыр өчен ник шулхәтле тырышасың?» – дип гаҗәпләнде. Минем туган авылым турында бит ул җыр! Шуңа күрә әйбәт итеп эшлисе килде. Һәм 2004нче елда ярыйсы гына җыр туды.

Җыр әзер булгач, авылдашларга матур итеп тәкъдим дә итәсе килә бит. Икенчедән, күмәк хуҗалыклар тарала, авылда эш бетә башлаган чор иде бу. Гомер буе безнең авылда булган үзәкне Төрнәле авылына күчерделәр. Кешеләрнең рухын күтәрәсе, авыл яши әле дип күрсәтәсе килде. Шунда «Пошалым чаналары» җыр фестивале үткәрү фикере туды! Халыкны җыеп, бизәлгән атлар, агач чаналар, чигүле сөлгеләр, каклаган казлар белән бер бәйрәм оештырдык, анда җыр конкурсы да булды. Конкурста беренче елны ук 40ка якын үзешчән катнашты.

Конкурста яшь чикләве юк иде. Башлыча, үзебезнең авыл, Арча районы үзешчәннәре катнашты, терәлеп торган күрше районнардан берничә катнашучы булды. «Пошалым чаналары» лауреатлары арасында Илназ Баһ (ул беренче фестиваль лауреаты!), Рафил Җәләлиев (Балтач районыннан булса да, авыллары Пошалымга якын гына), Сөмбел Заһидуллина, Айсылу Габдинова бар. 3 көн барган конкурста дуслашып, мәңге аерылмастай булып бетәләр иде. Менә шуны оештыру минем үземә дә рәхәтлек бирә. Мөмкинлек булса, киләсе елга Арча һәм Әтнә районнары авыллары арасында конкурс уздырырга ният бар.

– Хәзер җыр конкурслары шактый. Башкаручы сәхнәгә чыгып җырлый һәм жюри аңа бәя бирә торган гади генә форматлы конкурсларга да дәүләт грантлары алып бетерделәр. Ә сезнең үз йөзе, үз стиле булган «Пошалым чаналары»н грантка биреп карыйсы килмиме?

– Грант турында әйтүчеләр булды. Беренчедән, мин министрлыкларга кереп ияләшмәгән. Анда берәү дә сине көтеп тормый, озаклап артларыннан йөрергә кирәк бит. Аннан соң алар акчасына эшлим дисәң, алар үзләренең таләпләрен куя башлый. Аннары ул минемчә булмый. Ә болай мин аны начармы-яхшымы үзем теләгәнчә оештырам. Бернинди рәсмилек юк ул конкурста, җитәкчеләрне чакырып та бик мавыкмыйм.

– 9нчы февральдә узачак «Пошалым чаналары»нда нәрсәләр булачак?

– Үзешчәннәр белән профессиналь җырчылар катнашында тамашачыны ардырмый торган концерт булачак ул. Җырчылардан Георгий Ибушев, Рәсим Низамов, Резеда Галимова, Рифат Зарипов, Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев, «Казан егетләре» була. Концертны Зөлфәт Зиннуров белән Булат Бәйрәмов алып барачак. Үзебез бөтен гаилә белән чыгыш ясыйбыз. Улыбыз Айрат саксофонда уйный. Музыка училищесының 3нче курсында укый ул. Кызыбыз Миләүшә җырлый. 8нче класста белем ала, киләчәген музыка белән бәйләргә уйлый. Бик күп конкурсларда катнашса да, «Пошалым чаналары»нда бер тапкыр да катнаштырмадым. Үзе дә аңлый: «Әгәр мин катнашып берәр урын алсам, әтисе ярдәм иткән диярләр», – ди. Менә бу концертта катнаша.

Шулай ук берничә авылдашны сәхнәгә чакырып бүләклисем дә килә.

16 еллык хөрмәтенә тамашачылар арасында 16 чана уйнатабыз. Концертны 15 еллыкка уздырган булсам, чыгымы азрак буласы иде. Быел бер чанага артыграк аласы – расхудлырак була инде (көлә). Чаналарны Рәдиф Нигъмәтуллин ясый, менә инде ничә ел шуннан алам. Мин мөрәҗәгать иткәндә, бер дә чана ясап караганы юк иде Рәдифнең. Ничектер инандырдым. Һәм ул бик матур итеп, җиренә җиткереп эшләде.

Пошалымлылар гомер-гомергә чана, арба, уфалла, бала арбасы ясаган, тирә-күрше районнарны да тәэмин итеп торганнар. Нинди генә төре булмаган аларның! «Пошалым чаналары» җырының популярлашып китүе дә кешеләрнең бу чаналарны белүеннән. Шушы фестиваль белән арба-чана ясау шөгылен тагын бер 20 елга озайттым дип саныйм. Миллионер булсам, шул чаналарның әллә ничә төрлесен эшләтеп, күргәзмә итеп тезеп куяр, фестивальне дә зурлап, парад рәвешендә уздырыр идем мин.

– Сез зур сәхнәгә төрле конкурслар аша килгән кеше. Ә бүгенге заманда конкурста җиңеп кенә зур сәхнәгә чыгып буламы?

– Элек, дөрестән дә, андый нәрсә бар иде. Бүген конкурс җиңүчеләре югалып калмасын дисәң, аларны пропагандаларга кирәк. Әйтик, Мәдәният министрлыгы оештыра икән, конкурс яки фестиваль җиңүчесен шул ук телевидениедә, радиода пропагандаларга тиеш. Тик бездә, кызганычка, конкурс була да – шуның белән шул. Үттеме – үтте. Сәхнәгә чыгу юлларын үзеңә эзләргә кирәк. Ә конкурс аралашырга, көчеңне сынап карарга әйбәт.

Фестиваль, конкурсларны ел саен үткәрү яклы түгел мин. 3 елга бер генә үткәрергә кирәк. Ел саен үткәрә башласаң, анда шул бер үк кешеләр катнаша башлый. Аннан соң, 3 елга бер мәртәбә үткәрсәң, анда укытучының хезмәте дә, конкурсантның үзенең дә үсеше күренер иде.

– Бүгенге эстрада турында да сездән берәр фикер ишетәсе килә.

– Мин җырны бер генә җырчы башкаруына каршы. Элек ызан бүлешәләр иде, хәзер җыр бүләләр. Җыр өчен сугыша башладылар, тавыш чыгаралар. Җырны аны бөтен кеше җырларга тиеш дип саныйм мин. Шул ук Илһам абыйларның җырын бөтен эстрада җырлады, алар сүз әйтми иде. Минекеләрне дә башкалар җырлаганы бар, кайберләрен миңа әйтеп тә тормыйлар. Җырласыннар гына! Җыр яшәргә тиеш! Ә бүген, әйтик, кайбер җырларны яңа гына сәхнәгә чыгып килүче яшь җырчыларга әрәм итәләр. 17-18 яшьлек кыз әле ул җырның текстына фикер дә кертеп бетерә алмаска мөмкин. Җырчы 25-30да өлгерә, аңлап җырлый башлый, техникасы да килә, тәҗрибәсе дә туплана. 17-18 яшьлек кызга җыр бирәләр, бу синеке генә, синнән башка берәү дә җырларга тиеш түгел моны, дип әйтәләр дә, яхшы җыр әрәм булып калырга мөмкин. Шундый очраклар булганы бар: радиода ниндидер җыр ишетәсең дә, бу да булдымыни җыр, дип, тизрәк сүндереп куясың. Берәр мәҗлестә берәү шулхәтле матур итеп җырлап җибәрә, «нинди җыр бу?» дисең – теге радиода яңгыраган җыр булып чыга. Бик матур җыр икән бит ул! Җырларга өйрәнә генә башлаган башкаручы җырның бөтен мөмкинлеген генә ачып бетерә алмаган икән.

Элекке җырлар нәрсәгә популяррак дип уйлыйсыз: элек үзешчән сәнгать киң таралган иде. Һәрбер мәдәният сараенда үзешчән сәнгать түгәрәкләре бар иде. Менә шунда йөрүчеләр арасында яңа чыккан җырны бик матур итеп башкаручы була. Һәм шул матур җырлаучыга ияреп, шуның шикелле җырлый башлыйлар. Шуңа күрә ул җырлар халык күңеленә үтеп кергән, халык күңелендә калган. Ә бүген, бер генә кешедән башкарттырып, җырның гомере кыскара.

– Авылга еш кайтасызмы, Рөстәм абый?

– Авылына иң еш кайта торган җырчыларның берседер мин. Бүген әни дә исән-сау – 89 тула Аллаһ боерса. Авылга кайтырга яратам, авылның нәрсә белән сулаганын, нинди проблемалары, нинди шатлыклары бар икәнен якынча беләм. Авыл өчен кайгырам. Кызганыч, авыл олыгая. Ел саен 15-20 сутый бәрәңге утыртам. Нәкъ шул авыл кешесе булып яшим мин анда. Монда килеп җырлыйбыз, авылга кайтып эшлибез. Авылга кайтсам, шул авыл кешесе булам да куям, «мин җырчы» дип йөргән юк.

P.S. Рөстәм абый бер серне ачты: 9нчы февраль «УНИКС»та узачак концертка билетны залда кереп-чыгып йөри торган юллар янында алсагыз, чана оту мөмкинлеге зуррак буласы, ди. Концерт 17:00 сәгатьтә башлана.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии