«Запарай»га да белгеч таптым

«Запарай»га да белгеч таптым

Тормыш белән янәшә атларга омтылган кешене хәзерге заманда машинасыз күз алдына китереп булмый. Машина кешенең аерылмас өлешенә әйләнде, дисәк тә һич хата булмас.

Мин үзем «тәгәрмәчле тормышны» туксанынчы елларда ук алган «Запорожец» маркалы машинада башладым. Авыл җире өчен менә дигән. Алып бара, алып кайта, пычракта бик әйбәт – «вездеход». Чит илнең кәттә машиналары белән кунакка гына йөреп була. Ә минем «Запорожец» печән ташырга да, миллеккә барырга да, таш, балчык, ком төяп кайтырга да бик уңайлы. Шуңа күрә дә гел чистартып, юып, вакытында маен алыштырып, кадерләп кенә тотам. Техник карау вакытында белгеч тә: «Бу әбиеңне кызларга биргесез икән әле», – дип сыйпап куйды.

Урамга чыксаң бала-чаганың күзе гел минем машинада гына. Берсеннән-берсе затлы чит ил машиналары янында минем машина уенчык кебек кенә һәм андый машина авылда миндә генә.

Илленче еллар ахырында чыга башлап, 1991нче елда бетенләй чыгарылмый башлаган «Запорожец»ка запас частьлар табу гына кыенлашты.

Беркөнне, малай белән бергә, Казанда автомобиль базарларын әйләнеп кайттым әле. 2004нче елдан алып «ВАЗ» автомобильләренең рәсми дилеры булып торган «Парус» автосалонында да, «Кан-авто»да да үземә киракле запас частьне таба алмадым.

Базарда бар, әмма чит ил машиналарыныкы кебек кыйммәт йөри. Малай маишаны металлоломга тапшырырга тәкъдим итсә дә, иске дустан һич аерыласы килми инде.

Юлда безгә бер иптәш утырып кайтты. Нишләп йөрүебезне белгәч, көлеп җибәрде. Ерак йөрисе дә булмаган икән бит.

Арча шәһәренең Гагарин урамы 17нче йортта урнашкан шәхси «Авторазбор» оешмасына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде ул. Монда теләсә нинди машинага кулланылышта булган запас частьне табарга була икән. Нәтиҗәдә, шунда бардым һәм миңа да тизлекне алыштыру тартмасын, коленвалны алыштырып бирделәр. Двигатель клапаннарын да көйләделәр. Монда эшләүче егетәр халыктан төзек булмаган машиналарны сатып алып, запас частьларга аералар һәм кибет хакының ярты бәясенә саталар икән.

Юлда ватылып калган машиналарны алып кайтып төзек хәлгә китереп бирү, кирәк җиргә илтеп кую өчен эвакуатор хезмәте дә күрсәтәләр. Безнең кебек урта хәлле кешеләр өчен уңайлык тудырган «Авторазбор» оешмасында хезмәт куйган, бу оешманы булдырган егетләргә рәхмәт белдерәсем килә.

Айдар БӘШӘРОВ.

Арча районы.

«Запарай»га да белгеч таптым, 3.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии