ХАЛЫК ЗУР УЛ

ХАЛЫК ЗУР УЛ

җире халкыбызның горурлыгы булган онытылмаслык гаҗәеп әдәби әсәрләр иҗат иткән зур шәхесләрнең туган нигезләрен саклый. Язмабыз районын бөтен дөньяга таныткан бу бөек язучылар, шагыйрьләр хакында түгел, ә аларның иҗатын буыннан-буынга тапшыручы гади арчалылар хакында булыр…

…Илфатның нигез күршеләренең берсе Әлфия Бакиева авылында башлангыч класс укытучысы булып эшли. Берничә көн элек шалтыратып, шушы авылыннан чыккан шәхес – Мостафа иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакырып, Илфаттан ярдәм сорады. Ире Рамил белән бик тә ярдәмчел кешеләр алар. Илфат шундый күршеләренең үтенечен кире кагамы соң? Буран чыгып торуга да карамастан, кичкә каршы юлга чыктык…

Без барып кергәндә, клуб халык белән тулы иде. Сәхнә артында милли киемнәр кигән төрле яшьтәге авыл кешеләре. Яшьләре 6 яшьтән 60 яшькә кадәр дип чамаларга була. Менә түземсезлек белән көткән район мәдәният йорты вәкилләре дә килеп җитте. Берсеннән-берсе чибәр өч кыз белән бер егет.

Изображение удалено.

Илфат сәхнә артына юнәлсә, мин фотоаппарат, видеокамераларым белән коралланып, беренче рәткә кунакладым.

Кичә Кзыл-Яр авылы тарихына, М. Ногманның тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация белән башланып китте.

Менә сәхнә дилбегәсе Илфат белән Әлфия Бакиева кулына күчте. Минемчә, алар дулкынландыргыч тарихи юлларны, М. Ногманның һәр сүзе көй сорап торган шигырьләрен халык күңеленә җиткерә алдылар. Кечкенә генә авыл сәхнәсендә Илфатны күрүләренә гаҗәпләнүләрен яшермәде авыл кешеләре.

Кечкенә генә авылдан шушы кадәр кешене туплап, бу кичәне оештыручылар эшен бәяләп утырдым. Моның авырлыгын һәм бүгенге ләззәтен алар күбрәк тоядыр.

Халык таралганчы Мостафа аганы якыннан белүчеләрне барлыйм.

Галия апа Вафина:

Соңгы тапкыр 1976нчы елда күрдем. Алар бит биатам белән кодалар. Зиратка кайтканнар иде. Бездә бергәләп чәй эчтек. Истәлеккә китабын биреп калдырды…

Изображение удалено.

Сценарий авторы Әлфия Бакиева белән сөйләшәбез.

– Кзыл-Яр авылы клуб мөдире Айсылу Галимҗанова Мостафа Ногманны искә алу кичәсен уздырырга ярдәм сорап килде. «2014 ел –Мәдәният елы» буларак игълан ителгәч, районыбыз Мәдәният йорты авыл клубларында эшне шушы юнәлештә алып барырга максат куйды. Мин үзем инде шушы авылда башлангыч класс укытучысы һәм авыл китапханәчесе буларак, аңа бик теләп ярдәм итәргә риза булдым. Башта без аның «Җир турындагы җыр» поэмасын театральләштерергә уйлаган идек. Бу поэмада Кзыл-Яр авылында XIX гасырның 90нчы елларында булып үткән вакыйгалар турында язылган. Әмма моның өчен күп вакыт таләп ителәчәк, ә безнең вакыт аз иде. Без М.Ногманның җырларын искә төшереп, аларны яшьләргә мирас итеп тапшыру ниятен күтәрдек. Аның җырлары олы буын вәкилләре өчен әле дә популяр. Аның җырларын белгән һәм җырлардай кешеләр табуны Айсылу үз өстенә алды. Сценарий язуга мин җаваплы булдым.

Изображение удалено.

М.Ногманның иҗатын өйрәнергә керештем. Күп кенә язучыларга язып, туганнары хакында сораштык, әмма җавап алмадым. Авылдашыбыз һәм күршебез Илфат абый Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, ул Мостафа аганың өч улы булуын, аларның исемнәрен һәм хәтта икесенең телефон номерларын табып бирде. Әмма балалары читтә булу сәбәпле, алар белән элемтәгә керә алмадык. Аллаһы боерса, киләчәктә насыйп булыр әле. Соңрак Лобачевский исемендәге милли китапханәдә аның архивы саклануы турында да белдек. Укучыларым белән бу китапханәгә барып, аның турында тагын күбрәк материал табарга уйлыйбыз. Аның тормышын өйрәнүне дәвам итәчәкбез. Китапханәдә аның китаплары аз. Арча үзәк китапханәсенә дә мөрәҗәгать иттек. Рәхмәт, булган бар материалларын табып бирделәр. Аның ике китабы «Иртәнге җырлар», «Акчарлаклар оча Иделдә» нигезендә сценарий төзедем. Сценарийны аның җырларына багышладым. М.Ногманның җырлары тематикасы күпкырлы: ул мәхәббәт, милләт-ара дуслык, туган ил, туган җир, сугыш, батырлар, Казан турында. Аның җырларына көйне танылган композиторлар Сара Садыйкова һәм Рөстәм Яхин язган. Бу үзе бер горурлык. Тик шулай да М.Ногман иҗаты ничектер читтә калган кебек. Дөрес, узган ел аның 100 еллыгын бик зурлап үткәрделәр. Авылда да аның турында искә алу кичәләре үткәрелмәве кызганыч. Аллага шөкер, бу хатабызны төзәттек.

– Куйган максатыгызга ирештек дип уйлыйсызмы?

– Кзыл-Яр авылында талантлы олылар һәм яшьләр булу безнең максатны тормышка ашырырга ярдәм итте. Авыл кешесенең эше бик күп, көне буе эшләп аруга карамастан, алар көн саен репетициягә бик теләп йөрделәр, авырсынмадылар. Фердинанд абый Шәрипов, Тәнзилә апа Фазылҗанова, Илдар Бакиев, Айсылу Галимҗанова, Илфат Галимҗанов, Исламия Гайфуллина, Рафаэль абый Хәкимуллин, Ания апа Лотфуллина үзләренең чишмә шикелле моңлы тавышлары белән халыкка М.Ногман җырларын таныттылар. Гармунчыларыбыз Дамир абый Мортазин, Рафаэль абый Хәкимуллин, Илдар Бакиев, Илдар Карамов, Мансур абый Мәгъсүмовлар «Туган авылым» һәм «Наласа» көйләрен уйнап җибәргәч, күңелләр тулды. Ә Раил Галимҗанов белән Әлфия Карамованың мари биюен халык алкышларга күмде. Яшь талантларыбызны да әйтми мөмкин түгел. Оста биючеләребез Дилә Мортазина, Инсаф Бакиев, Алсинә Яруллина, Инзилә Фазылҗанова, Гөлназ Галимҗанова сәхнәне дер китерделәр. Биюләрне үзебез өйрәттек. Сурия Мортазина һәм Гөлнара Вәлиева дә үз ярдәмнәрен күрсәттеләр. Башлангыч класс укучылары Рәмзил Фазылҗанов, Гадел Әхмәтсалихов, Камил Бакиев та читтә калмады. Аларның М.Ногман шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләре күпләрне таң калдырды.

Изображение удалено.

Аның мәхәббәт турындагы, сугыш турындагы шигырьләрен Гөлназ Галимҗанова, Расимә Яруллина, Элмира Фазуллина Булат Загфаров, Инсаф Фазылҗанов, Инзилә Фазылҗанова, Дилә Мортазина күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләделәр.

Иң мөһиме – концертны алып бару иде. Илфат абый белән мондый концертны алып бару минем өчен зур дәрәҗә булды. Бураннан курыкмыйча, бөтен эшләрен ташлап ул хатыны Зөлфия апа белән Кзыл-Яр авылына кайтты. Кеп-кечкенә гади авылга аларның кайтуы – авылга, аларның кешеләренә хөрмәт белән карауларының бер дәлиле. Аздан гына да күңел була. Шундый кешеләр булганда яшәү һәм эшләве рәхәт.

Гомумән, мин Кзыл-Яр авылы халкы белән горурланам. Алар – бердәм халык. Бердәмлек булганда тауларны күчерергә мөмкин.

Изображение удалено.

Туй өстәледәй әзерләнгән табын артында мәдәният йорты җитәкчесе Айсылу Галимҗанова белән гәпләшеп алдык.

– Бүгенге кичәне оештыру кем идеясе иде?

– Ай саен тематик кичәләр үткәрергә районнан бүлеп бирәләр. Безгә авылдашыбыз Мостафа Ногман иҗатына багышланган кичә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Әлфия Бакиева белән мондый кичәләрне бергәләп оештырабыз.

– Аппаратура, костюмнарны кайдан юнәттегез?

– Костюмнарны Арчадан алып кайтабыз, ә аппаратураны Кенәрдән алдык. Көндәлек кичәләргә үзебезнең музыкаль үзәк бар. Безгә дә Арча мәдәният йорты сәхнәсенә куелган таләпләр куела. Ләкин бу мөмкин түгел.

– Сәхнә бизәлеше, табын әзерләүне кем финанслады?

– Соңгысына бер айлык хезмәт хакы китте бугай инде. Дөрес, Яңа ел кичәсенә «Вамин» бүлекчәсе 500 сум (!!!) акча бүлеп бирде. Рәхмәт, сөт җыючы Фәридә апага, лоторея өчен бүләкләр һәм 1 мең сум акчалата бирде. Гөлназ Бакиевалар гаиләсе дә булышты. Ирем Раил булышмаса болай эшли алмас идем. Барлык ремонт эшләрен ул үзе башкара, кулыннан бары да килгәч кешегә ялынып йөрмибез инде. Үзебез барын эшләп өйрәттек.

– Тагын нинди чаралар үткәрәсез?

– Җәен чәчәк түтәлләре утыртабыз. Мәдәният йортлары арасында конкурс була. Әле беренчелекне биргән юк. Кышын боздан сыннар ясыйбыз. Тиздән аларга да урыннар биреләчәк. Яшьләр дә бик актив, тырыш бездә.

Айсылу Галимҗанова олысының да, кечесенең дә күңелен таба белә. Барлык катнашучыларга үзе әзерләгән мул өстәл артында рәхмәтләрен җиткерде. Төрле сәбәпләр белән алдан кайтып китүчеләр булса, бу рәхмәтләрне кабул итеп алсыннар.

Без кузгалганда өстәл артына яшьләр, балалар утырып калды. Бүгенге бәйрәм шатлыгы бу кечкенә клуб стеналарына гына сыймалы түгел иде.

Ә шулай да күңелдә бер канәгатьсезлек калды. Җирле үзидәрә җитәкчесе Наил Нәҗметдинов кичәгәКазанга укуга киткән җиреннән кайтып җитә алмаган.

Ә менә районнан килгән 4 вәкил нигәдер авыл халкы алдында рәхмәт әйтүне кирәк санамадылар. Моннан үзешчән артистларның күңеле булыр иде. Зур комиссия кебек беренче рәттә утырдылар да, шыпырт кына качтылар. Бәлки, алар күзлегеннән караганда, оештыручыларның кимчелеге дә булгандыр. Ә халык? Тукай язганча: «Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул…» Әнә бит, элеккеге балалар бакчасын мәдәният йорты итеп үзгәртеп, нәни генә сәхнәсе, кечкенә залы белән дә «ут уйнаталар» биредә. Илфат соңыннан шаяртып та алды: «Сәхнәдә башымны иеп, бөкерәеп тордым, юкса, башым түшәмгә бәрелер кебек иде», – диде. Бу сәхнәне дә Галимҗановлар үзләре корып куйган икән. Шушы клубта яши инде алар, диделәр безгә авылдашлары. Шундый фидакарь энтузиастлар гына эшли-яши ала бүген авылда. Аларга күп кирәкми, бер җылы сүзгә дә риза алар.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Казан – Арча – Кзыл-Яр – Казан.

  ХАЛЫК ЗУР УЛ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии