Дөяне дә тутыралар!

Быелгы җәй, сүз дә юк, үтә дә үзенчәлекле килде: корылык, ил өстендә төтен болытлары, кояшны бөтенләй күрмичә торган көннәр дә аз булмады. Ләкин боларның барысы да кавышуны зарыгып көткән парларга киртә була алмады. Туй кәрваннарының күңелле гөрелтеләре, сәламләү тавышлары гел генә дә тынмады. Туй машиналары узганда изге теләкләр теләп, рәсемдәге шушы ике ханымны күз алдына китереп, сөенеп кала торган булдым. Чөнки туйлар булса, аларның эше гөрли.

Кар өстендә дә прәннек пешерергә сәләтле Нурзия Бадикова белән гармун тотса, көй чыгара, кирпеч тотса, мич чыгара торган Тәнзилә Габидуллинаны кризис, тормыш авырлыклары, кыскасы, чуртым да куркыта алмады. Берәүләр эшем юк дип сыкранган арада, алар үзләренә яңа шөгыль тапты – туй өстәлләре әзерләп йөри башладылар. Бәби туе, юбилярлар кичәләре, сыйныфташлар очрашулары – кыскасы, нинди тантанага заказ бар, бик теләп алыналар. Кулларыннан гөл тамган үз эше осталарыннан хуҗалар да канәгать: бәясен умырып алмыйлар, артларыннан җыеп йөрисе юк, пөхтә эшлиләр, тәмле пешерәләр, өстәлләрне дә үзенчәлекле итеп, күз явын алырлык итеп бизиләр. Барлык ризыкларның да пешерү тәртибен белеп кенә калмыйлар, үзлекләреннән әзерләп, туй-мәҗлес табынына нинди дә булса яңалык кертергә тырышалар. Туй өстәлендә бедуин гарәпләренең төп тантана ризыгы – тутырылган дөя генә күренми. Бездә дөясе генә юк. Билләһи дип әйтәм, бу ханымнар тәвәккәлләр иде. Тутыру тәртибен ятлап та куйганнар. Ул болай әзерләнә икән: балыкның эчен чистартып, чи йомырка тутырыла. Шундый балыклар белән тавык тутырыла (аны күз йомып та тутыра кызлар). Тутырылган тавыклар белән эче алынган сарык (тәкә тутырып караганнары бар), ә тутырылган сарыклар белән төрле тәмләткечләр салып, дөя тутырыла һәм зур учак күмеренә күмеп пешерелә икән… Ашап карыйсы иде дә! Бедуиннар янына килеп чыксалар да, безнең хатыннары сынатмаслар, иншалла! Илләр гизеп кайтырга теләкләре дә юк түгел, мәҗлесләргә заказлар гына кимемәсен. Алдагысын күзаллап гомер кичергән бу ханымнарның тормыш юлларына гөлләр сибелмәгән.

Нурзиянең парын югалтканга күп еллар узды, ике кызын тәрбияләп тормыш юлына чыгарды. Кемнең дә бурасы буш түгел дигәндәй, ике бала үстереп, матур гына яшәп яткан Тәнзиләнең дә ишеген кара какты – 51нче яше белән барган тормыш иптәше Равил фаҗигале рәвештә дөнья куйды. Тормыш авырлыгы иңнәрен басса да, бирешергә исәпләре юк: сыгылып төшсәләр дә, сынмыйча дилбегәсен кулдан ычкындырмадылар. Каралты-куралары да каралган, җәйләрен бакча-ишегалларын аллы-гөлле чәчәкләр бизи, кайчан өлгерәләр, диген! Әле Тәнзиләнең абзарында терлекләр дә мөгри, балаларны аякка бастырасы бар бит. Ике йорт арасын бер итеп йөгереп йөргән әнисе Мәдинә апага да рәхмәте чиксез аның. Улы Булат, кызы Рузилә – әнисенең алыштыргысыз ярдәмчеләре.

Үзләре әзерләгән туй өстәленең түрен балкытып утырган кияү белән кәләшләрне күңелдән барлап чыгып, матур гына нәтиҗә ясады Тәнзилә ханым. Барысы да матур гына яши, балалары үсә. Шулай булмый ни, бисмилла белән башланган эш, бәрәкәтле, мул аш-су белән сыгылып торган өстәл өстендә фәрештә канат какканда, теләнгән изге теләкләр ияләренә ничек барып ирешмәсен, ди?!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Күңелле яшибез

Сентябрь аенда башланып киткән “Татар моңы “ фестивале ветераннарына да кагылмый калмады. Татар ветераннарының “Мәңге яшисе килә” клубы мәркәзебезнең җиде районын берләштерә. Татар халык җырларыннан һәм халкыбызның иң популяр җырларыннан конкурсның өч турын үткәрдек. Матур бәйрәмдә – Әниләр көнендә аны тәмамладык. Жюри белән сөйләшкәч, дүртенче турда сайланып алынган барлык җырларны да үткәрергә булдык. Без сәнгатенә гашыйк кешеләр. Барысы да: “Безгә урын да, бүләк тә кирәкми. Сәхнәгә чыгып, яшьлек елларын искә төшерсәк, без бик шат. Хәзер күңел нечкәргән инде”, – диделәр.

Өч өй әзерләнгәннән соң, Татар моңы кысаларында Залесный мәдәният йортында җыр бәйрәме үткәрергә булдык. Соңгы концертыбызны гармунчылар ансамбле “Татар халык көйләренә тезмә” белән ачып җибәрде. Аннан соң мин барлык хатын-кызларны Әниләр көне белән котладым. Бу көнне безнең клуб кына тантаналы рәвештә шәһәр күләмендә билгеләп, зурлап уза.

Зал тамашачы белән шыгрым тулы иде. Тальян моңы күңелләрне тетрәндерә. Бер-бер артлы сәхнәгә җырчылар чыга. Наилә Гүзәлева “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” җырын җырлаганда, залда халык тып-тын калды. Үз әниләрен күз алдына китергән күпләрнең күзендә яшь күренде. Нәзирә Минивәлиева башкаруындагы “Әниемә хат” җырын да дулкынланмый тыңлау мөмкин түгел иде. Фирдәвес Сальмушева да “Сагыну” җырын йөрәккә үтеп керерлек итеп башкарды.

Аннары “Татар моңы” программасы буенча татар халык һәм халкыбызның популяр җырлары башкарылды. Концерт 3 сәгатькә якын барды. Тагын шуны дә әйтергә кирәк: музыкантлар үз вазифаларын профессиональ югарылыкта үтәде. Фәрит Хөсәенов – Казан шәһәренең атказанган гармунчысы, күп конкурслар дипломаты, Дилүс Мәҗитов – Казан гармунчылар ансамбле җитәкчесе, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы, Рәис Гобәйдуллин – баянчы, үзешчән шагыйрь, көйләр язучы, автор-башкаручы. Аларны һәркем таң калып тыңлады. Тиздән клубның 10 еллыгы уңае белән коллектив идарәсе өч сәгатьлек фильм төшерә башлады. Менә шулай, алга максатлар куеп, аларны күңелле хәл итеп яши безнең “Мәңге яшисе килә клубы”.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Дөяне дә тутыралар!, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии