Котлы булсын алтын туйлары!

Котлы булсын алтын туйлары!

Бу язмам 50 ел буе гомер юлын матур итеп бергә атлаучы Раушания һәм Җәүдәт Галимуллиннар турында. Алар Арча районы, Яңа Кенәр авылында яши. 
Җәүдәт үзе 1951нче елның 15нче апрелендә Арча районы Шушмабаш авылында туа. Балачактан ук биюгә гашыйк була. Бию түгәрәгенә йөри. 10 яшендә үк «Биюләр-биюләр» һәм «Театр язы» конкурсларында җиңүче дипломнарын ала. 17 яшеннән Акчишмә авылы клубында мөдир булып эшли. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Шушмабаш авылы Мәдәният йортына методист булып урнаша.
Раушания 1951нче елның 16нчы декабрендә Арча районы Яңа Кенәр авылында туа. Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә белем ала. 1967нче елда укуын Казанның 10нчы интернат-мәктәбендә дәвам итә. 1969нчы елда Казандагы медицина көллиятенә укырга керә. 1971нче елда яшь белгечне юллама белән Шушмабаш участок хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Эш белән бергә үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша Раушания. Ул бик матур җырлый һәм акробатик күнегүләр башкара. Нәфис гәүдәсенә бу хәрәкәтләр бик килешеп тора аның. 
Яшь шәфкать туташы авылда бик тиз үз кеше булып китә. Методист егет тә күз төшерә аңа. Дуслыклары мәхәббәткә әйләнә. Аларны сәхнә таныштыра. Озакламый кавышып та куялар. 
Җәүдәт ул елларны сагынып искә ала. Туйлары бик тә истә калырлык була шул аларның. Әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләренә туры китереп, җигүле атлар белән алып кайта ул кәләшен. «Ат сорап «Северный» совхозы директорына кердем. «Атлар гына сорый күрмә», – ди директор. Сөйләшә торгач, уртак фикергә килдек. Үзе җиккән атны һәм партком белән бригадир йөргән атларны алырга рөхсәт бирде. Куанып чыгып киттем. Әле бит ул өч атны матурлап бизәргә дә кирәк. Алары да табылды, дирбияләрне күрше Шекә авылыннан алдык. 1973нче елның 24нче декабрендә бизәлгән атларга гармунчы, дус егетләр белән утырып, Кенәргә кәләш янына кузгалдык. Безне Яңа Кенәрнең Тукай урамы халкы капка төпләренә чыгып каршы алды. Яңа Ашыт, Шекә авылы урамнарын кыңгыраулар чыңына күмеп Шушмабашка якынлаштык. Борынгыдан килгән гадәт буенча, авыл ир-егетләре ат башын тотарга чыккан. Кыңгыраулы атларны күреп, алар да каушап калды бугай. Бер кызык булсын әле, дип, ат башы күчтәнәчен йомшак тирән карга ыргыттым. Ирләр шау-гөр килеп карга чумды. 
Зур капканы киереп ачып, Шушмабашта яше-карты яшь киленне каршы алырга җыелган иде. Бу елларда атлар белән килен төшерү гадәте беткән иде инде. Безнең туйны бик озак сөйләделәр», – дип, хатирәләрен яңарта Җәүдәт. 
1974нче елда уллары Ленар туа. 1984нче елда гаилә Яңа Кенәр авылына күченә. Раушания хастаханәдә эшли, ә Җәүдәт «Сельхозтехника»га урнаша. Яшәр өчен оешмадан бер бүлмә бирәләр. Соңыннан үз көчләре белән йорт, мунча салып чыгалар. 
1989нчы елда Җәүдәтне Яңа Кенәр Мәдәният йортына директор итеп билгелиләр. Шулай итеп, яраткан эшенә ул кабат әйләнеп кайта. Яшь чагы – энергиясе ташып тора – бар көчен куеп эшкә тотына. Ул эшләгән чорда Мәдәният йорты гөрләп торды. Яшьләр бик актив булдылар. Һәр бәйрәм саен мәдәни чаралар, спектакль, концертлар оештырдылар. Шул чараларда күпме кешенең таланты ачылды. 
Җәүдәт 2013нче елны лаеклы ялга чыкты. Русия Федерациясе мәдәният министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күп дипломнар, Мактау грамоталары иясе ул. Хезмәт ветераны, районыбызның мактаулы мәдәният ветераны. 
Раушания лаеклы ялга чыкканчы Яңа Кенәр хастаханәсендә эшләде. Аны да Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләде. 
Уллары Ленар Арча шәһәрендә яши, эшмәкәр. Хатыны Светлана белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Уллары Әнис эшмәкәр, кызлары Алинә Тукай исемендәге педагогика көллиятен тәмамлап, югары уку йортында укуын дәвам итә. 
Җәүдәт, Раушания!
Сезне алтын туегыз – олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме: күңел тынычлыгы, тигезлек, корычтай нык сәламәтлек телим. Бусагагыздан кайгы-хәсрәт атлап кермәсен. Мул тормышта яшәгез. 
Яңа Кенәр авылы Ветераннар советы рәисе 
Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы

Комментарии