Яхшылык булган җирдә җылылык бар

Яхшылык булган җирдә җылылык бар

Кош – очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен әллә ни күп тә кирәк түгел шикелле: тамак тук, өс бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кешеләрең янәшә булса, шул җитә кебек. Шуңа өстәп, булганына шөкер-ана кылып, туасы көнгә ышаныч булдырып, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе дә бик мөһим.

Һәр ел саен илебездә Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Әлеге ункөнлекне мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек көне дияр идем мин. Бу ункөнлектә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар да мулрак эләгә, миңа калса.

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез дип уйлыйм. Бары тик күңелендә шәфкатьлелек орлыклары йөрткән, күркәм гадәтләргә ия кеше генә бәхетле, кешелекле була ала, бары тик күңелдән чыккан гына күңелгә үтеп керә ала.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бәхетле итү мизгелләрен хакимияттән нидер өмет итүгә яисә кемнәндер килгән ярдәмгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Кайвакыт чын ихластан елмаю, бер җылы сүз, дусларча кул биреп исәнләшү дә кешене бәхетле итә ала. Шул уңайдан 1нче декабрь көнне Корноухово мәдәният йортында эшләп килүче «Рябинушка» вокал коллективы Корноухово картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларны «Яхшылык булган җирдә, җылылык бар» дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерде.

Чыгышларыбызны һәрчак көтеп алучы өлкәннәребез бик җылы каршы алды безне. Җырларыбызга кушылып җырладылар да, биеделәр дә, еладылар да... Алардан ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү йөрәкләргә сары май булып ятты. Ә без үз чиратыбызда үзебезнең җырларыбыз, матур сүзләребез белән өлкәннәребезне ял иттереп, бәхетле мизгелләр бүләк итә алганбыз, дип ышанып калабыз. Хәер, бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый да, кем ничек кабул итә бит әле. Һәркемнең карашы вә җавабы үзенекедер...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Корноухово авылы мәдәният йорты мөдире,

Балык Бистәсе районы

Комментарии