«Клуб ачмасалар, нишләр идек?!»

«Клуб ачмасалар, нишләр идек?!»

«Бу көн безнең өчен чып-чын бәйрәм!» Әлеге сүзләрне төрле вакыйга уңаеннан әйтергә була. Ә менә Арча районы, Түбән Оры халкы бәйрәм дип авылларында яңа клуб ачылган көнне атый. Бер ел чамасы клубсыз яшәгәннән соң, узган җомгада Түбән Оры халкы клублы булды!

Түбән Оры – бик мәдәниятле авыл. Баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов та (ул тумышы белән шушы авылдан, хәзер дә авылына бик еш кайта. – Авт.), авылыннан килгән саен, урам концертлары, коймак һәм кабак бәйрәмнәре, кичке Сабан туйлары уздыруларын, спектакльләр, скетчлар куюларын сөйләп шаккаттыра. Күпчелек авылларда хәзер халыкны сәхнәгә менгерү түгел, клубка да чыгарып булмый бит. Үзләре сәхнәгә чыгып җырлау яки спектакльдә катнашу турында әйткән дә юк – Казаннан килгән артистларның концертларына да йөрмиләр. Клублары буш тора. Шул ук Арча районында гына да җитәрлек андый авыллар. Ә Түбән Орыда алай түгел. Заманында бу авылга концерт белән килгән Әлфия Авзалова да: «Сезнең авыл тамашачысын башка бер җирдәге тамашачы белән дә чагыштырып булмый. Ничә ел үтсә дә, сездәге тамашачы һаман исемдә», – дип сөйли торган булган.

Авыл халкы клубның ачылуын түземсезлек белән көткән. Ачылу тантанасына да клуб тутырып килгәннәр иде. «Искиткеч булган бу! Бик сөендек, бик кирәк иде. Без иске клубтан кайтып керми идек бит. Концерт, спектакльләр кую дисеңме, хатын-кызлар җыелышып кич утыру, кул эшләре эшләү дисеңме. Тагын башлап җибәрергә иде ул кич утыруларны. Клуб төзелмәсә, авылда чираттан бер-беребездә кич утырырбыз дигән идек инде без. Күңел яшь бит ул. Биисе, җырлыйсы да килә. Бу авылга килен булып төшкәнемә 40 ел була. Балалар кечкенә вакытта, әнигә калдырып, үзебез спектакльдә уйнап йөри идек. Берсен дә калдырмадык. Тракторга утырып, башка авылларга да күрсәтергә бара идек. Хәзер дә уйныйсы килә. Күрше авылларга барабыз – күңелсезләнеп кайтабыз. Концерт, спектакльләрне карый белмиләр. Аны бит килеп утырдың гына түгел. Көләр җирендә – көлеп, алкышлар җирендә алкышлап карый да белергә кирәк. Безнең авыл халкы менә шундый», – дип сөйләде Резедә апа Сибгатуллина. Сүз уңаеннан, аның улы – Зөлфәт Сибгатуллин, авыл халкына хезмәт итәсем килә, дип, Арчада эшләгән җиреннән кире үз авылы клубына сәнгать җитәкчесе булып кайткан. Зөлфәт әле яшь. Үле авылга кайтмас иде. Ә халкы «уйныйк әле, җырлыйк әле» дип торган авылда эшләү рәхәт инде ул!

Клуб әллә ни зур түгел – 50 урынга гына исәпләнгән. Хөкүмәт программасы кысаларында, хәзер гадәттә шундый клублар төзелә бит. Килгән халыктан да: «Яңа клубны кечкенә дип әйтмисезме соң?» – дип сораштым. Берәү дә «кечкенә» дип зарланмады. «Безгә җитә. Безнең күңелебез киң. Бер дә булмаса, бик читен булыр иде», – диде Фирдилә Фазылҗанова. Теләдең дә клуб салдылар түгел шул. Дәүләт программасы бар, республикада 43 район бар. Шуңа күрә акчаны да исәпләп кенә бирәләр. Арча районында, мәсәлән, быел ике генә клуб ачылган: җәен Урта Бирәзәдә ачкан булсалар, узган җомгада Түбән Орыда ачылды менә.

Клуб ачылу тантанасына район җитәкчелеге дә килгән иде. Нәрсә инде ул – клуб кына, дип кул селтәмәгәннәр, килгәннәр, авыл халкының шатлыгын уртаклаштылар. «Түбән Оры авылы халкы тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Әгәр тарихка күз салсак, авыл туку фабрикасы, кирпеч заводы, тегермәннәре белән дан тоткан. Соңгы вакытта һәр бәйрәмегездә катнашырга тырышабыз. Һәрберсе зур оешканлык белән уза. Клуб өлкәннәрне дә, урта буынны да, яшьләрне дә үзенә җыйсын, гөрләп торсын иде», – дип сөйләде район башкарма комитет рәисенең социаль эшләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов. Бәйрәм бүләксез булмый: Рамил әфәнде Түбән Оры клубына музыкаль инструмент алу өчен сертификат тапшырды.

Авыл халкы эшли дә белә дигәннән, клубны да бергәләп салганнар. Дөрес, төзү эшен «Эталон» төзелеш оешмасы башкарган. Ә менә клуб буласы җирне чистартуга бөтен авыл халкы чыккан. Анысын авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов әйтеп китте. «Бу клуб 10 ай дигәндә әзер булды. Бу елның 3нче гыйнварында авыл халкы белән клуб буласы җирне чистартырга чыктык. Әллә 24 төп тупыл кистек инде шунда. Түбән Орыда ул вакытта 34 градус суык иде. Бу эштә катнашкан абый-апаларга бик зур рәхмәт!» – дип сөйләде ул.

Изображение удалено.

Авыл көннәрдән бер көнне тиктомалдан гына мәдәниятле булып китә алмый. Моның өчен билгеле бер алшартлар кирәк. Мәдәният йортларында эшләгән кешеләр дә йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Түбән Оры клубында 23 ел мөдир булып эшләгән Тәслимә апа Шәрипова да килгән иде бәйрәмгә. Ул үзе эшләгәндә авылга Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева кебек зур артистларның килүен искә алды, эшли башлаган еллары турында сөйләде: «Мин Түбән Оры клубына 1960нчы елның 1нче августында эшкә килдем. Ул вакытта иске генә клуб. Ул мәдрәсә бинасы булган, 1959нчы елда клуб итеп эшләгәннәр. Эшне бик авыр шартларда башларга туры килде. Карап торган байлык бер хромка гармун да өч керосин лампасы иде. Мин килгәндә, клубның арткы тәрәзәсеннән кереп, ул хромканы да урлаган булганнар әле, аннары гына кайтарып бирделәр. Сугыштан соңгы авыр еллар. Клубка ашлык салдылар. Киноны да колхозның иске гаражында карадык. Клуб салкын була торган иде, утынны февраль аенда гына кайтаралар. Ул да җитәрлек булмый. Шул шартларда да балаларны, яшьләрне клубка тартырга тырыштык. Хезмәттәшем Дамир Мортазин белән инструменталь ансамбль, балалар өчен курчак театры оештырдык. Мәскәүдән посылка белән курчаклар кайтарттык. Катыргыларны җыеп бара, шулардан курчак өйләре ясый идек. Бәрәңге белән катырып үзебез дә курчаклар ясадык. Хәзерге сәхнәне тотучылар шул вакытта клубка, курчак театрына йөргән балалар ул. Урыс әкиятләрен тәрҗемә итеп куя идек», – дип истәлекләрен яңартты Тәслимә апа.

Хәзер инде клуб утын белән түгел, газ белән җылытыла. Тәрәзәләрен өр яңа пәрдәләр бизи. Хромка гармун урынына – заманча аппаратура. Ачылган көнне клубта беренче концерт та куелды. Яңа клубны котларга дип, күрше авыллардан да үзешчәннәр килгәннәр иде. Чынлап та карый белә икән авыл халкы – һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәм көне буена сузылды: кич белән клубка Рәсих Галимҗанов җитәкчелегендәге Арча артистлары килеп концерт куйды. Клуб мөдире Ләйсән Бәйрәмова әйтүенчә, хәзер Әниләр көненә әзерләнә башлаячаклар, аннары Яңа ел, 23нче февраль, 8нче март. Әле Илфат абый спектакль кую теләге белән янып йөри…

Урыс капитализмы шәһәрдә, ә татарныкы – авылда, шушы Түбән Орыда барлыкка килгән, дип галимнәр исбатлады инде. Заманында завод-фабрикалары гөрләп эшләгән, татар илендә мәчетләр салдырган шәхесләре белән күренекле авылның онытылган данын кайтарган, 1300нче елдан башланган тарихны чагылдырган китапны тәкъдим итү кичәсе дә озакламый шушы клубта үтәчәк.

Курчак өе булды инде бу, диләр яңа клуб турында. Хәзер шушы мәдәният учагын сүндерми сакларга гына инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии