«Эш юк, диләр… Эш бар – ялкаулык кына көчле»

«Эш юк, диләр… Эш бар – ялкаулык кына көчле»

Күптән түгел азык-төлек кибетендә идән юучы абый белән сөйләшеп торырга туры килде. Өй җыештыру, табак-савыт, идән юуны хатын-кыз эше итеп кабул итәргә ияләнгән бит без, ә монда ир-ат идән юучы булып эшкә урнашкан. «Безнең гаиләдә эш бүленеше юк, сеңлем, кем нәрсә булдыра ала, шуны эшли. Мин монда идән юсам, хатыным өйдә ватылган ишек тоткасын рәтләргә мөмкин», – диде әңгәмәдәшем көлеп. Уйлап карасак, хатын-кыз эшендә эшләүче ир-егетләр, ә ирләр эшен башкаручы хатын-кызлар күп бит хәзер. Шундыйларны без дә барладык. Һөнәрнең җенесе юк, диләрме әле?..

Изображение удалено.КЕРФЕК ЯСАУЧЫ НИЯЗ: «ЭШНЕҢ ОЯТЫ ЮК»

Казанда яшәүче 24 яшьлек Нияз Нәбиуллин инде ике елга якын керфек ясаучы булып эшли. Башта икътисадчы һөнәрен үзләштерергә планлаштырган бу егет беренче дәрестә үк бу һөнәрнең үзенеке түгеллеген абайлый һәм институтка бүтән аягын да атламый.

– Казанда яшим, монда керфек ясаучы булып эшлим дә. Бер елдан артык клиентларны үз фатирымда кабул иттем. Озакламый офиска күченәм. Беркайчан да керфек ясаучы булып эшләрмен дип уйламадым, хәтта төшемә дә кермәде, ләкин язмыш картасы нәкъ шушы өлкәгә алып кереп китте. Дөресен генә әйткәндә, мин кул кушырып утыра торган егетләрдән түгел. Эшнең ояты юк. Кем нәрсә булдыра ала, шуны эшли. Менә мин үземне нәкъ шушы һөнәрдә таптым. Бу өлкәдә конкурентлар да чамадан тыш күп түгел, рәхәтләнеп эшләргә була. Һөнәрнең җенесе дә юк, чөнки ишегалдында – 21нче гасыр. Бу – ирек чоры. Кеше алдында меңләгән мөмкинлекләр, шуны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Яшьләр эш таба алмыйм, дип зарлана. Хәзер эш юк, диләр. Теләге булган һәркем төрле өлкәдә үзен сынап карарга мөмкин. Ялкаулык көчле, шул гына.

– Якыннарың, дусларың бу адымыңны хупладымы?

– Чын дуслар – сиңа ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешеләр, шуңа да алар минем бу эшемне хуплады. Дөрес, башта колак итен ашаучылар да табылды. Имеш, егет кешегә башка төрлерәк һөнәр үзләштерергә дә мөмкин булыр иде.

– Синең клиентларың – хатын-кызлар. Алар белән уртак тел табу кыенмы?

– Юк, хатын-кызларны аңлыйм дип әйтә алам. Алар белән уртак телне тиз табам, шуңа да клиентларым шактый. Керфек ясаучының ир-ат булуыннан куркып калмыйлар. Аларның һәр сүзен тыңлап, аларга төпле киңәш бирү серләренә дә төшенеп киләм инде.

Изображение удалено.ТЕГҮЧЕ РӘМЗИЛ: «БӨТЕН ЕГЕТ ТӘ КАМАЗ ЙӨРТҮЧЕ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНМЫЙ»

Тумышы белән Кукмара районы Туембаш авылыннан булган Рәмзил Камалиевның исә күптәннән кибеткә барып кием алганы юк. Ул аны үзе тегә. Егетләргә костюм, чалбар дисеңме, кызлар өчен күлмәк, итәк дисеңме – барысын да тегә белә ул. Үз һөнәре буенча хезмәт тә куя. Тиздән үз коллекциясен тәкъдим итәргә дә җыена икән.

– Электән үк рәсем ясарга яраттым, тегү белән кызыксындым, әмма 15 яшьтән генә тегә башладым. Иң башта иптәш кызга итәк, үземә чалбар тектем. Аннары бер кызга аклы-каралы күлмәк тегеп бирдем. Шуннан бирле заказларым күп. Тик әлегә заказ кабул итмим, чөнки үз коллекциямне чыгарырга җыенам, аңа вакыт күп китә.

– Тегүче булып баеп буламы?

– Күптән түгел эштә дә бу турыда сөйләшкән идек. Тегүче ул беркайчан да баемый, шул ук вакытта акчасыз да калмый. Кыскасы, акча артмый да, кимеми дә.

– Тегүчеләр ролендә хатын-кызны күрергә ияләнгән без. Сиңа да каш астыннан караучылар булгандыр?

– 2014нче елда Казан технология һәм дизайн көллиятенә укырга кердем. Ул чакта минем монда укуым сәер кебек тоела иде, хәзер юк. Уйлап карасак, Совет чорында ир-ат тегүчеләр күбрәк булган бит. Көлеп караучылар табыла инде ул. Авылда әле дә әнигә килеп әйткәлиләр. Имеш, улың егетләр һөнәрен үзләштермәгән. Башта бу сүзләрне ишеткәч, авырсына идем, хәзер көлеп карыйм. Һәркем дә авыл хуҗалыгы институтына кереп, КАМАЗ йөртүче булу турында хыялланмый бит. Кем нәрсә эшли ала, кемнең кулыннан нәрсә килә. Гомумән, эштә генә түгел, тормышта да ниндидер кысалар куярга кирәкми. Сөйләүчеләр табыла ул, алар сөйләгәндә алдыңа карап эшли белергә кирәк.

Изображение удалено.ТЫРНАК ЯСАУЧЫ РАФАИЛ: «КҮПЛӘР: «СИН «МУЖИК» ТҮГЕЛ», – ДИДЕ»

Йошкар-Олада яшәүче Рафаил үз ягында тырнак ясаучы бердәнбер ир-ат. Аның кебек үз эшен яратып һәм чиста итеп башкаручы әлеге остадан кызлар да көнләшер иде хәтта.

– Белемем буенча мин – журналист. Берничә ай шуның буенча эшләдем: текст төзәттем. Сүз боткасыннан бик тиз туйдым һәм яңа эш эзли башладым. Йөргән кызым тырнак ясаучыга укырга тәкъдим итте – мин ризалаштым. Белмим, тырнак ясауны ни өчен хатын-кызлар эше дип карыйлардыр, бу – бик авыр хезмәт. Көне буе лак исе иснәргә, утырып эшләргә туры килә. Күз күреме дә начарлана, арка да авырта. Күпләр минем кызыксынуымны аңламады, «син мужик түгел» дигән сүзләрне дә еш ишеттем. Тик үз эшемне яратам һәм үземне бу өлкәдә үстерергә ниятлим. Әлегә мин тырнак ясау серләренә төшенәм генә, теләгәнчә күп акча да эшләмим. Бина арендасына һәм үземә кирәк-ярак алырга җитә. Эш хакының зурлыгына түгел, мине мавыктыра торган шөгыльгә сөенәм.

Изображение удалено.ЭРЕТЕП ЯБЫШТЫРУЧЫ ДИАНА: «ХӘТТА МАЛАЙЛАР ДА КӨНЛӘШӘ ИДЕ»

Диана – WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатында катнашкан бердәнбер эретеп ябыштыручы кыз. Ул ике тапкыр җиңүче булып, барлык егетләрне дә узып киткән. Диана бишенче дәрәҗәле эретеп ябыштыручы.

– Эретеп ябыштыручыларның эшләгәнен күргәч, аларга карамый идем, чөнки тимер очкыны күзләргә зыянлы. Тик тугызынчы сыйныфтан соң мин 7нче архитектура һәм төзелеш көллиятенә укырга кердем, минем белгечлегем эретеп ябыштыру белән бөтенләй бәйле түгел иде. Икенче курста бер сынау узарга туры килде: безгә электрод алырга һәм аны кабызырга кирәк иде. Миңа бу бик ошады. Бу өлкәдә өч ел профессииональ рәвештә эшләсәм дә, махсус белемем юк. Мин металлдан төрле чәчәкләр ясыйм, машина дискларының җитешсез җирләрен эретеп ябыштыра алам. WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатында катнашканда миңа малайлар да көнләшеп карый иде. Үземнең әлеге шөгылемне яратам, социаль челтәрләрдә төрле мастер-класслар да күрсәтәм. Эретеп ябыштыручыларга яхшы түлиләр. Минемчә, яхшы белгеч алтмыш мең сум акча эшләргә тиеш, ә авыр эретмәләр белән эшләүче, ким дигәндә, йөз мең сум.

Изображение удалено.КОМБАЙНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЛӘЙЛӘ: «ӘБИЛӘР ДӘ ЭШЛӘГӘН»

Алексеевск районының «Алга» хуҗалыгында комбайн йөртүче Ләйлә Вәлиуллинаны барысы да беләдер. Ул 2016нчы елда «Татарстан гүзәле» титулына лаек булган иде. 2011нче елдан бирле кырда хезмәт куя Ләйлә.

– Без гаиләдә ике кыз үстек. Әти безне балачактан төрле эшкә өйрәтте. Кечкенәдән матай йөрттек, инде 11нче сыйныфны тәмамлагач, машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырдым. Трактор йөртергә дә өйрәндем. Мәктәпне тәмамлагач, әтием Иреккә комбайнда эшләргә ярдәмче кирәк иде, ике дә уйлап тормыйча, аның белән кырга чыктым. Ел саен Казаннан урак өстенә махсус кайтам. Комбайнда исә бер утыруда йөреп киттем. Бер-ике атнадан әтидән башка гына эшли башладым. Техника запчастьларын майлап, чистартып эшкә әзерләргә дә, урып-сугу эшенә дә тиз өйрәндем. Урып-җыюның бер сезоны төгәлләнгәч, икенчесен зарыгып көтә башлыйсың. Туктап булмый, азарт барлыкка килә. Яңа сезонда күбрәк уңыш җыясы, беренче рәтләрдә буласы килә. Эштә кыз икәнеңне онытырга туры килә, чөнки беренче урында синең кыяфәтең түгел, ә эш булырга тиеш. Һөнәрнең җенесе юк дип саныйм, чөнки Бөек Ватан сугышы елларында ук трактор, комбайнда эшләү әби-апаларыбыз җилкәсенә төшкән. Хәзер моңа аптырап карарга кирәкми.

Рәйдә НИГМӘТҖАНОВА

БУ КЫЗЫК:

Янгын сүндерүче, парашюттан сикерүче, электропоезд машинисты, паровоз йөртүче, химик җитештерү һәм тау өлкәсендә эшләүче – Русиядә хатын-кызлар өчен 456 һөнәргә юл ябык иде. Алар куркыныч дип саналды һәм хатын-кыз сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Хәзер исә бу исемлек бераз тараерга мөмкин, чөнки Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2021нче елның 1нче гыйнварыннан тыелган һөнәрләр исемлегендә гүзәл затларга 98 хезмәт төрен эшләүне генә тыя. Бу Хезмәт кодексының 253нче маддәсендә язылган, ә мондый һөнәрләрнең тулы исемлеген 162нче президент карарында табарга мөмкин.

Комментарии