«Мин рәдиүгә ышандым! Сез дә ышаныгыз!»

«Мин рәдиүгә ышандым! Сез дә ышаныгыз!»

Татарстан радиосы сөйли башлагач, караңгы авылларда яшәүчеләр радиодан ишетелгән авазларны берәр хәйлә, сихер дип саныйлар, эфир аша килгән тавышларның чынлыгына ышанып җитмиләр. Шамил Усманов 1929нчы елның 29нчы гыйнварында «Кызыл Татарстан» газетасында шуңа бәйле бер истәлек бастырган:

«Сөннәтле бүреген бик шәпләп бастырып кигән, билен каты итеп буган сары тунлы авыл егете радиостудиягә килеп керә. Кулында – авыл советыннан бирелгән язу. Анда «Радио эшләре белән танышу өчен җибәрелә» дигән.

– Абзыйлар, мине авыл халкы шушы сезнең рәдиү белән танышып, әртисләрне күреп, тыңлап, аннары шушы рәдиү аркылы бер-ике авыз сүз әйтергә кушканнар иде, – ди.

Микрофон алдына килгәч тә, бик каты итеп тамак кырып ала:

– Мин Арча кантоны фәлән авылның Исмәгыйль Фәтхуллин булам. Агайлар, сез мине рәдиү белән танышып кайтырга дип җибәргән идегез. Менә мин килдем. Бөтен җырчыларны, уйнаучыларны күрдем. Рәдиүнең үзе белән дә сөйләштем. Хәзер инде мин дә рәдиүгә ышандым. Сез дә ышаныгыз… Миннәхмәт абый, Мәрфуга абыстай… – дип, авылда ышанмаучыларның исемнәрен тезә башлый…

Дүрт-биш көннән ул авылдан хат килә: «Авылдашыбыз барып, сөйләшеп кайткач, бөтен халык, картлар, карчыклар ышанды…»

***

Утызынчы елларда радиотапшыруларның беренче музыкаль мөхәррире булып композитор Салих Сәйдәшев эшли башлый. Аның белән бәйле мондый истәлек билгеле.

Октябрь бәйрәме. Бәйрәм парадын трансляцияләргә кирәк. Офицерлар йорты түбәсенә тавыш көчәйткечләр куелган һәм турыдан-туры тапшыру өчен бөтен нәрсә көйләнгән. Әмма нәкъ менә эш башланыр алдыннан тапшыру системасы бозыла. Радио хезмәткәрләре арасында ыгы-зыгы башлана: бәйрәм парадын трансляцияләү булмаячак! Сәйдәшев коткара. Ул тиз генә үз оркестрын радиостудиягә җыеп, мәсьәләне аңлата, офицерлар йорты түбәсенә, демонстрациянең барышын тапшырып тору өчен, кеше утыртыла. «Менә фәлән завод колоннасы бара, фәлән институт студентлары үтә…» – дип сөйләп тора ул кеше. Сәйдәшев студиядә оркестрны шушы сүзләргә яраштырып уйната. Оркестр әле аяк тавышларын, әле шау-шуны, әле «ура!» авазын микрофоннан биреп бара, кайчакларда акрынайтып, ерактан килгән кебек, кирәк булган урыннарда кычкыртып марш уйный…

***

Режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашев истәлекләреннән:

«Әнием Кәшифә Тумашева Татарстан радиосының тәүге дикторларыннан берсе, югары белемле беренче театр режиссеры иде. Безнең өйдә ул вакытта радио юк иде әле. Әти миңа бер кечкенә генә детекторлы радиоалгыч алып бирде. Кичкә таба аның наушникларын киеп, әнинең сөйләгәнен көтә идем. Юк та юк! Һәм, ниһаять, вакыты килеп җиткәч, әнинең ягымлы матур тавышы ишетелә: «Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли! РВ-унҗиде!» Һәм менә ул могҗиза! Әни бөтен дөньяга Гөлсем апаны җырлата: «Кәккүк тавышы урманда! Кәк-күк! Кәк-күк!» Аннан соң татар халык җырлары: «Иртә дә кил, кич тә кил, тәрәзәмне чиртә кил!..» Ә янымда наушникларымның берсен генә булса да үтенеп сораучылар: сеңлем Зөмәрә, әниемнең апасы Шәмсинур, безне карап үстерүче Фәсәхәт апа, Нурдидә апа… Менә шулай иде безнең беренче радио көннәре».

***

Элеккеге дикторларның берсе Марзия Камалова истәлекләре шулай ук кызыклы. Ул радиода 1936-1938нче елларда эшли.

«Мин ул чакта мединститутта укый идем әле, яшь идем. Әтием сукырайды. Эш кирәк булды. Белдерү буенча радиокомитетка бардым. Бирелгән текстларны каушамыйча гына укып чыктым. Комиссия әгъзалары үзара фикерләшкәннән соң, баһадир гәүдәле, чибәр бер абый минем яныма килде дә, тыенкы гына елмаеп: «Кызым, укуың да бик әйбәт, үзең дә безгә бик ошадың. Котлыйм», – диде. Менә шул рәвешле мин радио дикторы булып киттем. Ә миңа хәерхаклы әлеге мөлаем кеше Гали Идрисов иде…

Минем хезмәт күгем болытсыз гына булмады. Үзәк Комитет җитәкчеләренең, шул исәптән Иосиф Сталинның доклад тәрҗемәләрен эфирга еш тапшырырга туры килә иде. Мәсәлән, Сталин бервакыт Татарстанны тәнкыйтьләп чыгыш ясады. Аның тәрҗемәсен уку мин эшләгән көнгә туры килде. Хаталарсыз-туктауларсыз җай гына укып, микрофонны ябуга, студиягә штатски киемдәге ике кеше кереп, каршыма килеп тә басты. «Без сезне алып китәргә тиеш!» – ди болар. Алып киттеләр машинага утыртып… Төнлә бит бу… Таңга кадәр ябылуда булырга туры килде. Иртә белән чыгардылар – хата миндә булып чыкмады. Текстның бер бите Сәгыйть Каратай өстәлендә калган булган икән. Аңа нинди җәза биргәннәрдер, анысын инде хәтерләмим. Әмма эшеннән алмадылар».

«Казан сөйли! Говорит Казань» китабы ярдәмендә

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Фотода: Татарстан радиосы. Концерт башлана! (Радио архивыннан)

Комментарии