Коронавирус чишмә чистартырга «булышкан»

Коронавирус чишмә чистартырга «булышкан»

Чишмә чумган пычракка,

Чүт-чүт кенә тынын ала

Әйтерсең лә кочагында

Әҗәл көтә сабый бала

Дәшә кебек зарлы чишмә

Җыеп барлык яшәү көчен

«Мине кабат яшәтергә

Көч юкмыни синдә, Кеше?! »

Актаныш районының Яхшый авылында яшәүче укучыбыз Дилбәр апа Әхәтова озак еллар Чаллыда яшәгән кеше. Коронавирус чорында бик каты авырганнан соң, май аенда авылына күченеп кайткан. Әнисе язган шушы шигырь юлларын укыганнан соң, бик озак уйланып йөргән ул. Нинди чишмә турында сүз бара икән соң? Әнисеннән сорый алмый инде, мәрхүм булган… Шуннан соң хәтерен яңартып, нәрсә турында сүз барганын аңлап алган да, өеннән ерак булмаган «Зәм-зәм» чишмәсен чистартырга керешкән.

– Пандемия чоры – авылга кайтып китәргә әйбәт форсат булды. 13нче майда кайттым. Беренче көннән үк табигать белән сөйләшә башладым, кешеләр белән түгел. Карыйм да, кешеләр дә үзара бик аралашмый. Кеше кешедән курка. Җирлек башлыгыбыз да, урамга бик чыгып йөрмәскә кушкан иде… Шуңа күрә табигатьтә юаныч эзли башладым. Әни шигырендә телгә алынган бу чишмәне авылда өлкәннәр генә хәтерли инде. Заманында бурасына сарык төшеп үлгән булган да, шуннан соң су алмый башлаганнар. Егерме-егерме биш еллардыр беркем дә бармаган ул урынга. Әлеге чишмәнең кайдадыр яр буенда булуын хәтерли идем. Чөнки кечкенә чагымда әбекәем белән кибеткә баргач, шул тирәләргә төшеп, чишмә суы эчкәнем исемдә әле. Аны эзләп табып, чистартасым килде. Беренчедән, шәһәрдә хлорлы су эчеп туйган идем. Ә урамдагы колонкадан аккан су бөтенләй сусауны басмый, эчне генә кабарта. Тәмле су эчәсем килде минем. Бу «Зәм-зәм» чишмәсе бик йомшак сулы иде безнең. Хәтерлим әле, кешеләр аны чәйгә генә тота торган булган. «Чәйнең заваркасы бик әйбәт чыга ул су белән, бик тәмле», – дип сөйли өлкәннәр дә. Составында көмеш тә бар, бик файдалы су ул. Менә шулай эзләп чыгып киттем чишмәне, – дип сөйли Дилбәр апа Әхәтова.

Берничә көн эзләп-эзләп тә, табалмаган. Кычытканнар арасын ерып, таллыклар буйлап йөри торгач кына, ләм белән тип-тигез җир өстендә әзрәк кенә су саркып утырганын күреп алган. Шушы чишмә урынын 15 көн буе берүзе ләмнән чистарткан. Иптәш булсын дип, өй янында уйнап йөргән башлангыч сыйныф укучыларын да чишмә буена алып барган.

– Аларга да кызык булды бу. Сөйләшәбез, уеннар да уйнатам. Болар бозылмаган, ихлас авыл балалары. Аларга бөтен нәрсә кызык. Чишмә чистарту җиңел булмады – ләме авыр чыга иде. Суык тидердем, хәлдән таеп кайта идем. Ул арада җиләкләр дә өлгерде. Җиләккә барам да, кояш чыкканчы башта җиләк җыям, аннан соң чишмәне чистартам. Көннәр бик кызу торды бит, көндез эшләрлек түгел иде. Кояш батып, көн сүрелә төшкәч кабат киләм… Туганнарым да кушылды бу эшкә. Олы апам Ания Әхмәдъярова үз пенсия акчаларын бирде. Актанышта яшәүче туганым Дилә Идрисова бакча җиләге сатканнан кергән 50 мең сумын шушы эшкә багышлады. 30 мең сумлык төзелеш материаллары гына алдык без. Хәзерге көндә беседка ясаттык, айлы гөмбәз дә куярга телибез. Чаң да куйдырдык. Җирлек башлыгыбыз Җәүһәрия ханым бу эшләрнең эшләнгәнен күрсә дә, ярдәм итмәде, хупламады да. Ә менә «Эконом» хуҗалыгы җитәкчесе, «Безнең гәҗит»тә дә берничә мәртәбә җир өчен көрәшүе турында язып чыккан идегез – Алмаз Кәримовка рәхмәтем зурдан. «Нинди генә ярдәм кирәк булса да, сора, Дилбәр апа», – дип, исәнләшеп, хәлләрне сорашып кына торды. Чишмәгә такта җәеп, иске тәгәрмәчләрдән баскычлар ясап, өстәрәк ял итәргә урын да ясап куйдык. Бу эш процессы бик кызыклы булды – бөтен туганнар берләшеп беттек. Ярдәм итүчеләр белән беррәттән «тиле» диючеләр дә булган минем турыда. Аны ишеткәч, бигрәк тә егәрләнеп эшләдем. Эчемдә ярсуым күп иде минем авылга кайтканда. Эш белән чыгардым ул ярсуны. Барыбер табам, барыбер эшемне ахырына җиткерәм, дип, үземә сүз бирдем. Электән үк чишмәгә исемне кем чистарткан – шуныкын куйганнар. Мәсәлән бу чишмә дә заманында Оммахани чишмәсе дип йөртелгән булган. Шуңа күрә, билгеле, моңа әнинең исемен биреп, Нәсимә чишмәсе дип йөртәсебез килә. Чөнки әнинең шигыре булмаса, мин аны укымасам, чишмә әле дә ләм арасына күмелеп ятар иде. Ләкин исем кушуны авыл халкы үзе хәл итсен. Ничек атасалар да, без риза. Әмма чишмә янына әнинең чишмә турындагы шигырен язып куячакбыз. Әни исән булса, бик хуплар иде бу эшемне. Төшләремә гел елмаеп керә соңгы арада. Рәхмәт әйткән шикелле. Бу бит кайчандыр халык яратып йөргән чишмә, ул күмелеп ятарга тиеш түгел. Безгә әйбәт уйлар китерсен, миһербанлык һәм сихәт бирсен, халык өчен эшләсен! – ди Дилбәр Әхәтова.

Коронавирус чорында табигатьнең үзеннән-үзе чистара башлавы турында күп яздылар. Ә менә Дилбәр апа бу чистарынуга үз өлешен керткән. Сезнең арада да коронавирус чорында күңел төшенкелегенә бирелмичә, вакытын кызыклы шөгыльгә, эшкә биргән кешеләр булса, безнең белән уртаклаша, бу хакта язып җибәрә аласыз. Тормышыгызда нинди үзгәрешләр булды?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии