Кабат авыз тутырып, татар «Тәртип»ле, дип әйтеп була!

«Тәртип» радиосы кабат FM ешлыкта эшли башлады! Казанда гына түгел, Чаллыда да тыңлап булачак. Бу хәбәрне укучыларыбызның ничек көтеп алганын, ничек сөенеп укыячагын белеп торабыз.

«Безнең гәҗит» «Тәртип» радиосы язмышы белән һәрдаим кызыксынып торды һәм тора. 2017нче елда, радио ябыла дигәч тә күп яздык. Шул язмаларны укып, газета укучыларыбыз радионы яклап имзалар җыеп китергән, аларны «тәртип»леләргә илтеп тапшырган идек. Алар да бик тырышты, бик күп йөреп карадылар. Кызганыч, ул вакытта җыелган имзалар да, халыкның «безгә бу радио кирәк, зинһар, саклап калыгыз!» дип ялваруы да булышмады – «Тәртип»нең ешлыгы башка радиога бирелде. Радио шәхси затныкы иде һәм хуҗасы ешлыкны сатып җибәрү турында карар кабул итте. Шөкер, татар милләте бөтенләй үк «Тәртип»сез калмады. «Болгар радиосы»нда «Тәртип» тапшырулары» чыга башлады: баштарак – тәүлегенә өч сәгать, аннары – алты. Тик бу барыбер тулы канлы «Тәртип» түгел иде инде. Татар телле радиолар болай да бармак белән генә санарлык бит, шуңа күрә «Тәртип»нең ябылуын да зур югалту итеп кабул иттек…

Һәм менә, ниһаять, яхшы хәбәр: «14нче августтан «Тәртип»не Казанда 93.1 FM дулкынында, ә 28нче августтан Чаллыда 90.2 FM дулкынында тыңлап булачак.

Яңа радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте. Ягъни радио тулысынча дәүләт карамагында була. Шуңа күрә ышанычлы, дип сөенә «тәртип»леләр. Радио редакциясе Декабристлар урамы, 2нче йортта урнашачак. Баш мөхәррире – без белгән Ризәлә Исмәгыйлева.

Сөенче алырга дип, Ризәлә ханымның үзенә шалтыраттык.

– «Тәртип» кайчан да булса үз ешлыгына ия булачак, дигән өмет беркайчан да сүнмәде. Сүнгән булса, тырышып йөрмәгән дә булыр идек. Һәм менә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Тәртип»кә яңадан аерым ешлыкка кайтып эшләү мөмкинлеге бирде. Мин аңа бик рәхмәтлемен! Бу бит Президентның миңа гына түгел, бөтен татар халкына бик зур бүләге. Безнең радиода көн «Әссәламәгаләйкүм, сез «Тәртип» халык радиосын тыңлыйсыз», – дип башлана, биш вакыт азан әйтелә. Бу әллә ничә мәчет салдырганнан да саваплырак, дим мин!

Мин «Болгар» радиосына да бик рәхмәтле. «Тәртип» радиосы тапшырулары өчен безгә анда эфир вакыты соңрак 6 сәгатькә җитте. 6 сәгать – ул радионың өчтән бере дигән сүз. Тәүлек әйләнәсе эшләгәндәге кебек бөтен әйберне җиткереп бетереп булмаса да, сакланып калу һәм «Тәртип» бар икәнен җиткерү өчен бик зур мөмкинлек булды бу. «Тәртип» FM ешлыкта булганда, безне Казан һәм якын-тирә районнар гына тыңлый иде. Ә «Болгар» радиосы аша Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек, – дип сөйләде Ризәлә Исмәгыйлева.

Шатлыклары да зур, эшләре дә күп инде хәзер «тәртип»леләрнең. Элеккеге концепция белән генә эфирга кереп утыра алмыйлар бит. 2017нче елдан бирле вакыт та шактый узган, ул вакыт эчендә татар телле башка радиоларда да «Тәртип»некенә охшаш тапшырулар барлыкка килгән. Әйтик, хәзер берничә радиода ретро җырлар яңгыраталар. Әдәби әсәрләргә дә урын бирелә башлады. Алар арасында югалып калмас өчен, «Тәртип»кә ниндидер яңа алымнар, яңа тапшырулар да әзерләргә туры киләчәк. Икенчедән, вакыт үткән саен замана да үзгәрә бит. Бер урында гына торып булмый, замана белән бер аяктан атларга кирәк. Дөрес, «Тәртип» беренче тапкыр эфирга чыккан көнендә үк билгеләгән кыйбласыннан тайпылырга җыенмый. «Тәртип» тулысынча форматын үзгәртә дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да «үткән белән көткән арасында күпер салу» бит. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү. Пластинкадагы җырлар гына яңгыраячак икән, дип тә уйлый күрмәсеннәр, андый нәрсә булмаячак. Яшь җырчыларның да моңлы, мәгънәле җырларына урын табылачак. Безнең хәтта татарча белмәгән татарлар да яратып тыңларлык радио оештырасы килә», – ди Ризәлә Исмәгыйлева.

Татар телле радиолар сафы зурая. Ул зуррак булган саен, сайлау мөмкинлеге дә күбрәк.

2019нчы елның сентябрендә Росокомнадзорда FM-ешлыклар бүлү бәйгесендә татар телле «Китап» радиосы җиңеп чыккан иде. Быел май аенда «Китап» милли радиосы» эшли башлады. Дөрес, әлегә аны смартфоннарга махсус кушымта урнаштырып кына тыңлап була. Ә көзгә таба радио интернетта һәм 98,6 FM ешлыгында Казанда да эшли башларга тиеш. Радио тәүлек буе эшләячәк, диелде. «Китап» радиосының концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, музыкадан кала, бу ешлыкта әдәби әсәрләр дә яңгыраячак.

Күптән түгел интернетта URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Анда альтернатив татар музыкасы тупланган. Калган радиолардан яңгырый торган попса түгел инде бу, «Алканат», GAUGA, IttifaQ, Рәдиф Кашапов, «Карт Аяк», Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев кебек башкаручыларның җырлары. Радионы urban.tatar сайтында тыңлап була. Хәзергә радио фондында 500ләп җыр бар. Аларны җыр авторлары радиога үзләре бирә. Бу проект акча эшләү максатыннан түгел, ә альтернатив татар музыкасының татар яшьләре арасында киңрәк таралуына ирешү нияте белән тормышка ашырылган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии