«Телевидениедә эшләгән гомерем – 50 елга сузылган бәхет»

«Телевидениедә эшләгән гомерем – 50 елга сузылган бәхет»

Казан телевидение студиясе барлыкка килгәнгә 60 ел. Әллә ни күп вакыт та түгел кебек, шулай да аз да түгел. Аклы-каралы телевидение онытылды, бүген һәр йортта цифрлы телевидение, йөзләгән канал. Ә без шул аклы-каралы телевидениене хәтерләүче ветераннардан телевидение белән бәйле истәлекләрен сораштык. Узган атнада «Татарстан» телерадиокомпаниясе юбилей тантанасы оештырып, барлык ветераннарны шунда җыйды, Казан телевидениесенең беренче көннәрен хәтерләрдә яңартты.

Флера БИКМУРЗИНА (телевидениегә 1961нче елда килгән)

– Безнең бүлек башта агитация-пропаганда редакциясе дип атала иде, соңрак сәясәт редакциясе дип үзгәртелде. Ярты гасыр гомерем шунда үтте.

Үзәк телевидениенең тапшырулары беткәнче, төнгә хәтле кизү тора идек. Мин ул вакытта ерак яшим, төнлә кайтырга автобус юк. Бауман урамы чатындагы аптекага кереп утыра, шунда йоклап ала идем. Яшь чак бит, көне-төне телевидениедә яттык.

Бервакыт минем ассистент булып Боһараева фамилияле кыз килде. Ул вакытта хәзерге кебек компьютер графикасы юк бит, камераны күчергәндә бер катыргы кәгазьгә язган ниндидер язу яки ниндидер фотография күрсәтә идек. Бервакыт камерадан камерага күчәргә вакыт килеп җитте. Пульт бүлмәсеннән «заставку, заставку!» дип и кычкырам, и кычкырам. Ә теге кыз аңламый, «заставка»ның нәрсә икәнен белмәгән икән.

Индус СИРМАТОВ (1963нче елдан)

– Ул вакытта телевидениене дөньяның сигезенче могҗизасы, дип атыйлар иде. Һәм ул могҗизаны тормышка ашыру өчен бик күп көч куярга туры килде.

Кызык хәлләр дә күп булды. Үзеңнең эфирда икәнеңне белү өчен камераның «маңгаена» карарга кирәк – анда кызыл ут янарга тиеш. Бервакыт шагыйрь Рахмай Хисмәтуллин балалар өчен шигырьләр укырга килде. Моңа «башла!» дип кул болгыйлар – Рахмай башламый, тик утыра. Режиссер ярдәмчесе дә төрле-төрле хәрәкәтләр белән «башла!» дип күрсәтеп карый – Рахмай һаман башламый. Ә бит эфир бара. Түзми, «пульт» бүлмәсеннән чыгып, режиссер Рәшит Шиһапов: «Рахмай, башла инде, син бит эфирда!» дип кычкыра. Шуннан Рахмай тора да: «Так у вас же красный глаз не горит», – ди. Рәшит тиз генә йөгереп кереп, эфирдан өзә. Карасалар, техника эшләмәгән дә кызыл ут янмаган, Рахмай шуңа башламаган икән.

Берсендә СССРның халык артисты Габдулла Шамуков мәсәл укырга килә. Ул вакытта телевидениене башлап җибәрүчеләрнең берсе Әнәс Хәсәнов диктор да булып эшли. Кече студиядә төшерәләр. Әнәс башта таныштыру сүзен әйтә дә тиз генә өстәл астына кереп китә. Чыгып йөри башласа, картина бозыла бит. Ул өстәл астына кереп китүгә, Габдулла Шамуков өстәл астыннан чыга да мәсәл укый башлый. Кешеләр ул вакытта андый кимчелекләргә игътибар итмиләр, аңлап та бетермиләр иде инде.

Изображение удалено.Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА (1964нче елдан)

Мин 10нчы интернат-мәктәптә укый идем. Авылга кайтып китәм, укымыйм мин монда, дип елап утыра идем, Флера апа Бикмурзина, Гөлсем апа Биляловалар килеп керде дә, мине телевидениегә балалар студиясенә сайлап алдылар. 1969нчы елдан телевидениедә рәсми рәвештә эшли башладым. Телевидениедә эшләгән гомерем – 50 елга сузылган бәхет, дип әйтәм мин гел.

Эфирда бервакытта да сүзләремне онытмадым. Шулай да эфирга чыгар вакытны котым очып көтә, шушында егылып үләм хәзер, дип уйлый идем. Ул вакытта турыдан-туры эфирда сөйли идек бит. Бервакыт эфирга салкын тигән килеш чыгарга туры килде. Төчкерергә, йөткерергә ярамый. Ходайның рәхмәте белән, әйбәт кенә сөйләп чыктым. Эфирны сүндерүгә каты итеп төчкереп тә җибәрдем тавышсыз да калдым.

Берзаман безгә ГИТИС тәмамлап кайткан режиссер Гали Кәримович Хөсәенов эшкә килде. Бик таләпчән кеше иде, мәрхүм. Аның белән эшләү үзе бер мәктәп булды. «Летучка»га бер секундка соңга калсаң, куып чыгара, ул көнгә «прогул» яза. Прогулларны кара дәфтәренә язып бара – аннары премияне кисә. Тик безнең хулиган кызлар бар иде, ул кара дәфтәрләр ай саен югалып торды.

Изображение удалено.Эльмира ХАММАТОВА (1969нчы елдан)

Телевидениедә хезмәт юлымны 6нчы класста укыганда балалар студиясендә башладым. Ә театр училищесын тәмамлап килгәч, диктор итеп алдылар. Тора-бара алып баручы дәрәҗәсенә кадәр үстем. Ул инде әзер текстны гына укымый, бөтен тапшыруны үзе әзерли, үзе алып та бара.

Кайвакыт рәсми мәгълүматны эфирга чыгар вакыт җиткәч кенә китереп бирәләр иде, карап та чыгарга өлгерми каласың. Бервакыт бер сүздә тотлыктым да кат-кат кабатладым. Аннан соң хәтта хәлсезләнгән идем, йөрәгем кага башлады. Ул вакытта суфлерлар да юк бит. Соңга таба суфлерлар да, төсле телевидение дә барлыкка килде. Диктор Әминә апа Сафиуллинаның: «Йа Раббым, минем дә төсле телевидениене күрәсе көннәрем бар икән!» – дигәне хәтердә.

Фоат ГАЙСИН (1977нче елдан)

Минем хезмәт кенәгәсендә бер генә язма – шушы телевидение генә. 42 ел хәбәрләр редакциясендә эшләдем. Казанда берничә ел эшләгәннән соң, Әлмәттә хәбәрчеләр пунктын җитәкләргә туры килде.

Әлмәткә килеп эшли генә башлаган көннәр. Берәү шалтырата: «Менә сез, журналистлар, күрмисез, фәлән урамда агачларны кисәләр», – ди. Чыгып киттек төшерергә. Чыннан да, агачларны кисәләр, төйиләр. Төшерәбез дә төшерәбез. Берәү килде дә «сез монда нинди эш икәнен белеп килдегезме соң?» ди. Ул вакытта кыю бит инде: «Без телевидение, яшеллек сакларга килдек», – дип кенә җибәрәм. Икенче берсе әйтә «бу бит генерал объекты» ди. Карыйм: берсенең дә погоннары да, лампаслары да юк. Нинди генерал булсын, шаярталардыр, дим дә һаман камерага сөйлим. Соңыннан гына белдем: «Татнефть»нең генераль директоры Әкълим Мөхәммәтҗановны «генерал» дип йөртәләр икән. Шул үз йорты янындагы усакларны кистереп, чыршылар утырта икән. Материал, әлбәттә, чыкмады инде. Ә Әкълим Касыйм улы белән аннары гомер буе дус булдык.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии