- 23.08.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Аулак өй
Узган шимбәдә Теләчедә театраль Сабан туе үтте. Татарстанның 10 дәүләт театры, Иблис, Мырау батыр, Хуҗа Насретдин, кәләпүшле һәм түбәтәйле тәкә – бар да шунда килгәннәр иде. Без дә барып, күреп, сөйләшеп, хәл-әхвәл белешеп, җан атып кайттык.
Театрлар Сабан туеның 12нчесе инде бу. Моңарчы Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Питрәч, Буа, Чаллы һәм Казанда үткәрелгәне бар. Элекке елларда урыс ТЮЗы, Качалов һәм Баулы театрлары да килә иде, быелгысында татар театрлары гына булды. Аңа карап тормадылар, район алып баручылары урысча да сөйләде. Әллә катнашучылар арасында спектакльләренең күпчелеге урыс телендә бара торган «Экият» курчак театры булганга инде. «Әкият» булырга тиештер инде ул, тик «Ә» хәрефен түгәрәкләп бетерә алмаганнар, буяуны жәлләгәннәрме шунда…
Театр коллективлары килә башлаганчы ук, баш батырга биреләсе тәкә мәйданда иде инде. Теләчелеләр мөгез чыгарган. Дөресрәге, мөгезне яшергән – тәкәнең башына түбәтәй кидергәннәр. Ә аякларына – кроссовки. Мескен хайван кроссовкидан йөреп ияләшмәгәндер, күрәсең, йөри алмый тилмереп, бер урында басып торды.
Бәйрәм буласы мәйданга килеп җитүгә, театрлар, казан асып, ашарга пешерә башлады. Кемнең нәрсә ашаганын, нәрсә эчкәнен карап тормыйм, дип, мин мәйдан тирәсенә елыштым.
Иң беренче күзгә ташланганы – Иблис. Минзәлә театрында Иблис ролен уйнап танылган Рөстәм Зиннуровны Иблис дип таныйбыз шул хәзер. Алсу төстәге күлмәк белән шорты кигән, анда да Иблисләр төшерелгән.
– Мин үземне Иблис дип тануларын телим. Мин ул спектакльдән соң бик үзгәрдем, бу роль миңа бик нык тәэсир итте. Ул миндә калды, – ди тумышы белән Кукмарадан булган Рөстәм-Иблис.
– Ул бит уңай персонаж түгел.
– Кеше тулысынча яхшы булырга тиеш түгел, дип уйлыйм мин. Алай булсаң, исән калып булмый ул.
– Ничек кабул итәләр соң Иблисне?
– Спектакль барышында «кабахәт!» дип кычкыручылар да бар.
– Сабан туе ничек сиңа?
– Мин Сабан туйларын, гомумән, яратмыйм. Баганага менәргә куштылар менә. Үзем нәрсә телим, шуны эшлисе килә. Монда алай булмый.
Сабан туен башлап җибәргәнче, башта мәйданда WorldSkills әләмен каршы алдылар. Космоста ук булып төшкән, Татарстанның бөтен районын әйләнгән әләм нәкъ менә шушы көнне Теләчегә китерелгән икән. Эшче һөнәрләр чемпионаты турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр инде. Театраль Сабан туенда да ике сүзнең берендә шул булды. «Волкс килкс» дип тетте генә алып баручы. Көрәшне шәрехләгәндә дә шул чемпионатны кыстырды, аркан тартышы барганда да.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, ниһаять, Сабан туе башланып китте. Күңелсезләнеп, боега башлаган артист халкы уеннарга таралышты. Камал театры актерлары, Татарстанның халык артистлары Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар гына рәсми затлар белән бергә трибунада утырып калды. Ни өчен нәкъ менә аларга шундый пачутлы урын бирелгәне әйтелмәде.
Әлмәт театрының яшь актеры Раушан Мөхәммәтҗанов герне 27 тапкыр күтәрде. Хәер, яшь дип, театрда 9нчы сезонын эшли инде ул.
– 27 тапкыр гер күтәрү өчен нәрсә ашарга кирәк, Раушан?
– Ит. Бәрәңге.
– Ит-бәрәңге ашарга авылга кайтып булдымы соң?
– Мин үзем Сарманнан, отпуск буе авылда булдым.
– Ял итеп булдымы?
– Юк. Көннәр буе, төннәр буе эшләдек.
– Яңа сезонга әзерлек башландымы инде?
– Әйе, чыктык. Эшлибез, тырышабыз.
– Ничә ролегез бар?
– (озак кына уйланганнан соң) Санап бетереп булмый инде аны, бар инде, буш түгел.
Минем белән сөйләшеп бетергәч, көрәшкә йөгерде Раушан. Ит белән бәрәңгене яхшы ашаган, күрәсең, үз авырлыгы буенча 2нче батыр калды.
Аның артыннан гер күтәрергә Буа театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Раил Садриев керде. 40 тапкыр күтәрде! Кызган баштан сөйләтим, дигән идем, Раил абый «разборка»га кереп китте. Тагын бер кеше (анысы да Буа театрыннан – Тимур Парфенов) 40 тапкыр күтәргән, хәзер Раил абыйга 2нче урын гына эләгәсе икән. Ник күбрәк күтәрергә әйтмәдегез, дип, үзенекеләргә йодрык болгады Садриев.
Ул арада Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова белән сөйләшә тордык.
– Ничә кеше килдегез, Гүзәл?
– Ой, мин хәтта белмим дә. Автобус тулы иде, кайберәүләр үз машинасында килде. Берәүне дә көчләп китермәдек. Ел саен көтеп ала торган матур бер гадәт, бәйрәм бит инде бу.
– Сезнең театрда бүген ничә артист бар?
– 33 идек, 34 булдык. Рәшит Вәлиуллин исемле яңа актер алдык.
– Алайса сездә актерларга кытлык түгел?
– Киресенчә, актерлар эш сорап килә, без аларны ала алмыйбыз, штат тулган. 18ләп кеше эш сорап килде.
Сүз уңаеннан, Кариев театрының элеккеге директоры Мансур Ярмиев тә монда иде. Тик ул театрлар белән түгел, WorldSkills командасы белән килгән.
Раил Садриев бушады. Барып котладым.
– Әле тагын бер 10ны күтәрә ала идем. 40 кына җитеп бетмәгән бит әнә…
– Герне электән күтәрәсезме?
– Күптән күтәргән юк иде инде. Иртәләрен бер 50 тапкыр «отжимание» ясыйм, шуның белән шул. Элек штанга күтәрә идем. Армиягә киткәндә студентлар арасында үз авырлыгым буенча авыр атлетика чемпионы идем.
– Көрәшкә чыгасы килмиме соң?
– Юу-ук. Алай ватыласы килми. Дәрт бар кәнишне. Көн саен спорт залында шөгыльләнсәң була ул…
Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт уеннарга кермәде, карап кына йөрде.
– Минем туганнан туган абыем көрәш буенча спорт мастеры иде, хәзер мәрхүм инде. Көрәшергә өйрәт әле, дип сорый идем. «Син җырлыйсыңмы? Менә җырла гына, сиңа ул көрәш кирәкми», – ди иде. Мин шуңа күрә көрәшмәдем дә.
Минем әни сыра ясый иде. Колхоздан ат сорап, шул сыраны алып, 18 км ераклыктагы районга бара идек. Ул вакытта бер флягасы 10 тиен тора. Берсен сатсаң, икенчесен авылдашларга, дусларга бушлай биреп җибәрәсең. Менә шул утырып барган ат белән чабышка кергән кеше мин! Атны туардым да, әтигә «су эчерергә барам» дидем дә язылмыйча гына чабышка кердем. 4нче килдем! Кайттым да, әтиләр сүкмәсен дип, атны энекәшкә бирдем. Ат борып ала да суга китә икән. Әти күреп алган да тотып калган моны. Ул тотып калмаган булса, атым су эчкән булыр иде дә шунда ук егылып та үлгән булыр иде, – дип искә алды артист.
Әсхәт абый белән 9 минут сөйләштек, шул 9 минут эчендә 4 кеше килеп, фотога төшик әле, дип сорады. Таныйлар Әсхәт абыйны, яраталар.
Ерак түгел Камал театрының директоры Илфир Якупов йөри иде. Гомумән, театр директорлары барысы да диярлек Сабан туена килгән. Ә менә режиссерлар Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин күренмәде.
– Иң бай театр ул – Камал театры, калганнар үги бала шикелле, дигән сүз бар. Башка театрлар сездән көнләшәләрме? – дип сорадым Илфир Якуповтан. Туры җавап бирмәде.
– Акча юк, дип әйтү иң җиңел аклану бит ул. Әнә Буа театры үз фестивален үткәрә. Булдыра ала бит! Таба бит акчасын да ничектер. Ә бит алар Камал театры түгел. Менә Тинчурин театры бөтенебезне монда җыйды. Булдыра бит! Безнең республикада беркемгә дә юк димиләр. Сорасаң, эшлим дисәң, акчасын да бирәләр. Өстән беркайчан да төшми инде, сорамасаң, берәү дә китереп бирми, – диде.
Театраль Сабан туенда бер кеше белән озак сөйләшеп торып булмый. Әнә ул арада Чаллы театры актеры, Татарстанның халык артисты, драматург Булат абый Сәлахов чүлмәк ватты. «67 яшемә җитеп, гомеремдә беренче мәртәбә чүлмәк ватарга чыктым, ваттым бит! Мин урман малае (Арча районы, Алан авылыннан). Урманда йөреп күнеккән, башым әйләнми, бервакытта да адашмыйм. Шуның ярдәме булгандыр, мөгаен», – ди.
Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова отпускта ял итә алмаган. «Рәхәт яшибез!» дигән яңа сериалда төшә ул.
– 1нче июльдә төшерә башлаган идек, кичә генә бетердек. Көненә 12шәр сәгать төшердек. Текстны төшерү урынына килгәч кенә ятлаган чаклар да булды.
– Фильмда төшүдән баш тартканыгыз бармы?
– Бервакыт бер роль тәкъдим иттеләр: ире начар чирдән үлә, балаларында начар чир, үзендә әллә нәрсә. Мин театрда рольдән баш тарта алмыйм, ә фильмда төшү үз иркемдә, бу рольне уйнамыйм, дидем.
– Театрда ничә ролегез бар?
– Аена 4-5 спектакль, күп түгел.
– Үзегезнең театр артисты Зөлфия Вәлиева белән бер йортта торасыз. Ул нинди күрше?
– Беркөнне фильмда төшеп йөреп төнге 10нарда гына кайтып кердем. Керсәм, өстәлемдә зур таба белән яңа гына мичтән чыккан өчпочмаклар тора. Зөлфия керткән! Зөлфия бигрәк тә юмарт инде ул.
Ул арада аркан тартышы башланды. Көрәштән дә ныграк кызыксынып карадылар аны. Катнашучылар да җан-фәрманга тартышты. Чаллы театры артистының аяктагы сеңере өзелде хәтта. Аны «Ашыгыч ярдәм» алып китте, куркырлык бернәрсә дә юк, диделәр.
Сабан туен алып баручы Фидаил Мортазин (аны районның «Ак барс» банкы җитәкчесе, диделәр): «2007нче елда Теләчегә Согуд Гарәбстаныннан делегация килгәч, мәйданда ат тизәкләрен күреп, шаккатып кайтып киткәннәр иде. Быел аркан тартышы белән шаккаттырдыгыз. Мондый тамашаны күргән юк иде. Ел саен Теләчегә килегез яме!» – дип тел шартлатты.
Хатын-кызлар арасында аркан тартышта беренче урынны Минзәлә театры яулады. 12нче ел рәттән җиңүләре икән! «Җиңсәк, премия язабыз, диделәр», – диеште җиңүче апалар. Әллә шаярттылар, әллә дөресен әйттеләр шунда. Ә беренче урын өчен һәрберсенә иттарткыч бирелде.
Гомумән, театраль Сабан туеның бүләкләре саллы иде. Иттарткыч, тузан суырткыч, суыткыч… «1000 сумнан да арзанлырак бүләк юк», – диде Тинчурин театры директоры, театрлар Сабан туеның башында торучы Фәнис Мөсәгыйтов.
– Абсолют батырга куелган машинаны («Лада-Веста») Президент Рөстәм Миңнеханов бирде. Мәдәният министры 350 мең сум бирде. Беренче елларда уздырганда бер җирдән дә ярдәм юк иде. 12 елга беренче тапкыр, быел ул акчалар 2 ай элек үк күчкән иде инде, ә элекке елларда һавадагы акчага оештыра, аннары акчасы артыннан йөри идек, – диде Фәнис әфәнде.
Көрәшкә керергә торганда, Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин-Хуҗа Насретдинга эндәштем. Аның, 2009нчы елда баш батыр калып, машина отканы бар иде инде.
– Тагын бер машина алырга исәп бармы, Алмаз?
– Монда бит яшьләр, минзәләлеләр бик көчле.
Өметсез генә сөйләшсә дә, 43 яшьлек Алмаз (Теләче районы егете!) үзе әйткән көчле егетне – Минзәлә театрыннан 23 яшьлек Нәфис Гайфуллинны чиста җиңүгә ирешеп, абсолют батыр калды. И-и Тинчурин театры сөенде инде! Бөтенесенә машина бирәләр, диярсең. Алмазны күккә чөйделәр. Алмаз үзе, кешегә күрсәтми генә, күз яшьләрен дә сөртеп алды. Әле быел апрель аенда гына өченче баласы туган иде аның. Сабан туена хатыны Ләйсән дә, өч баласы да килгән. «Бик борчылдым, һаман бөтен җирем калтырый. Ышанып та булмый! Минзәләлеләр гәүдәлерәк тә бит, шуңа күрә Алмаз җиңәсенә бик ышанмаган да иде. Шулай да өметләнде инде. Ул көрәш белән яна, яши бит. Улыбызны да көрәшкә бирербез әле, бәлки», – дип сөйләде Ләйсән.
Быелга Татарстандагы соңгы Сабан туе (шулайдыр, шәт. Хәзер уңыш бәйрәме җитә бит инде) менә шулай узды.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Теләче – Казан

Комментарии