«Халыкны җыр һәм моң белән шаккаттырам»

«Халыкны җыр һәм моң белән шаккаттырам»

– Концертыгызда халыкны нәрсә белән шаккаттырырга уйлыйсыз? – дип сорыйм автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты, бу көннәрдә концертына әзерләнеп йөрүче Вәис Бәйрәмовтан.

– Мин шоу да ясамыйм, фокус та күрсәтмим, тамашачыны җыр һәм моң белән шаккаттырырга уйлыйм, – ди Вәис Бәйрәмов.

Ул көй язган җырларны төрле артистлар башкаруында радио-телевидениедән даими ишетеп торсак та, Вәис Бәйрәмовның соңгы елларда үз концертын куйганы юк иде. Соңгы тапкыр 5 ел элек булган икән. Быел тагын оештыра. Сәбәбе дә саллы – 55 яшьлек юбилее артистның!

«Хәзерге заманда концерт кую җиңел түгел, билгеле. Шулай да булган җырларны халыкка җиткерәсе, иҗатымның шушы чорына нәтиҗә ясыйсы килә бит», – ди Вәис әфәнде. Ә нәтиҗә, чыннан да, бар. Үз гомерендә 200дән күбрәк җыр иҗат иткән ул. Аларны Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Гөлшат Имамиева, Алсу Ибраһимова, Илшат Вәлиев, Резедә Төхвәтуллина, Лилия Муллагалиева, Фердинанд Фәтхи, Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, Энҗе Шәймурзина, Алсу Вәлиуллина кебек танылган артистлар башкара. Алар Вәис Бәйрәмовның концертында да җырлаячак. Әлбәттә инде, автор-башкаручы үзе дә чыгыш ясаячак. Җырлыйм да, уйныйм да, ди. Концертны да үзе башкара торган җыр исеме белән атаган – «Яшәүнең үзеннән көч алам» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре). Әле өр-яңа җыр бу – берәр ай тирәсе элек кенә язылган.

Сүз шул якка борылгач: «Ә беренче җырыгызны кайчан язган идегез?» – дип сорыйм. Анысын хәтерләми дә инде Вәис Бәйрәмов: «Әллә сигездә, әллә тугызынчы класста укыганда булды шунда», – ди тыйнак кына. Җырларын санап та бармый, сатмый да икән ул. Күңеленнән түгелгәндә яза да бүләк итеп бирә.

31нче мартта булачак концертында тагын «Казан» бию ансамбле, Омскидан килгән «Идел» вокал төркеме, якташлары – Арча бизәкләре» халык уен кораллары оркестры (Вәис Бәйрәмов – Арча районы, Симетбаш авылыннан. – Авт.) да катнаша. Тагын бер сюрприз – Газиз Бәйрәмов. Аңлагансыздыр, монысы – Вәис Бәйрәмовның улы. 18 яшьлек егет тә әтисе юлыннан – сәнгать юлыннан киткән.

Вәис Бәйрәмовның юбилей концерты 31нче март көнне 17:00 сәгатьтә Филармония Концертлар залында узачак. Касса телефоны: 8 (843) 590-95-95. Яшь чикләве – 6+.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии