- 23.02.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №07 (19 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
«Хәрби хезмәтен үтәмәгән ир – ир түгел», дип мактанырга ярата армиядән кайткан егетләр. Хәер, мактанырлыгы да бар аларның. Туган нигезеңнән, якыннарыңнан читтә бер ел гомереңне үткәреп кара әле! Менә шундыйларның бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне дә якынлашып килә. Хәер, бөтен ир-атлар бәйрәме дә инде ул хәзер. Ә артистлар бу турыда ни уйлый? 23нче февраль бүләге хезмәт иткән ир-атларга гына эләгәме? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, Татарстанның танылган шәхесләре арасында сораштыру уздырырга булдык.
Люция МУСИНА: «ЯРАТКАН ЕГЕТЛӘРЕМӘ БҮЛӘК ӘЗЕРЛИМ»
– «Армия сафларында хезмәт итмәгән егет – ир-егет түгел», дигән фикер белән килешмим, билгеле. Армиягә бармаучыларның сәбәпләре төрле була. Шуларның берсе – 100 процент сәламәт булмау. Шуңа күрә 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен мин барлык ир-егетләрнең бәйрәме итеп кабул итәм. Үзе бармаган очракта да, аның нәселеннән кем дә булса хәрби сынавын узган бит. Минем ирем Рөстәм Закиров Германиядә хезмәт итте. Кайвакыт шул чакларны сагынып искә алгалый. Озын-озак юлларны җәяү үтәргә туры килгәнен сөйләргә ярата.
– Бу көнне якыннарыгызны бүләк белән сөендерү гадәте бармы?
– Безнең гаиләдә бәйрәмнәр бүләксез үтми. Үземнең яраткан егетләремә – иремә, улыма, туганнарыма бүләк алырга, аларны сөендерергә яратам.
Идел КЫЯМОВ: «БҮЛӘКНЕ ҮЗ КУЛЫБЫЗ БЕЛӘН ЭШЛӘП АЛАБЫЗ»
– 23нче февраль элек Кызыл Армия көне булган, шуңа күрә ул хәрби хезмәткә бәйле бәйрәм. Соңгы вакытта гына егетләр көненә әйләнеп кайтты. Миңа калса, бу бәйрәм белән барлык ир-атларны котларга буладыр, чөнки һәрбер ир, нинди булуына карамастан, гаиләсен тәэмин итүче һәм яклаучы кеше. Әгәр дә ул хатынын һәм балаларын бәхетле итә ала икән, димәк, ул үз вазыйфасын төгәл үти. Мин үзем Калининград өлкәсендә диңгез пехотасында хезмәт иттем. Армиягә барып кайтканыма бер дә үкенмим, горурланып сөйлим. Мәскәүнең Кызыл мәйданында 9нчы май көнне «атларга» да насыйп булды. Минем исемдә калган иң мөһим мизгел ул.
Безнең гаиләдә бәйрәм итүләр юк. Менә сиңа туган көн бүләге, менә гашыйклар көненә бүләк дип, бүләк бирешмибез. Машина алу, җир алу кебегрәк зур сатып-алулар булса, «менә бу сиңа туган көнеңә дә, Ватанны саклаучылар көненә дә», дип көлешәбез. Без бүләк көтә торган кешеләр түгел, үз кулыбыз белән эшләп алабыз, шуңа күрә ир-атлар бит без.
Алсу ФАЗЛЫЕВА: «УЛЛАРЫБЫЗНЫ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ӘЗЕРЛИБЕЗ»
– Аерым гына «егетләр көне» булмагач, Ватанны саклаучылар көнен ир-атлар, малайлар көненә әйләндереп бетердек инде. Шуңа күрә бу – һәр ир-атның да бәйрәме. Әмма армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет, чыннан да, ир-егет статусына ия була дип уйлыйм. Ул тәҗрибә туплый, чыныгу ала, тормыш кагыйдәләренә һәм мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Һәр егет тә хәрби хезмәтен үтәргә тиеш дип саныйм.
– Үзегезнең малайларыгызны армия сафларына җибәрер идегезме?
– Башкаларныкы барганда, ник безнеке бармаска тиеш ди? Тыныч җиргә эләксәләр, әлбәттә. Каршы килмәячәкбез. Гомумән, без әледән үк аларны шуңа әзерләп үстерәбез. Кайвакыт «Ашыңны ашап бетер, көчле буласың бар. Хәрби хезмәткә барасың бар», дип әйткәләп тә куябыз. Балалар үзләре дә моңа күнегә торсыннар, егетләр алдында зур сынау барлыгын белсеннәр дә.
Айдар ГАЛИӘСКӘРОВ: «БАРЛЫК БӘЙРӘМНӘР ӨЧЕН ДӘ БҮЛӘГЕМНЕ АЛДЫМ»
– Айдар, сез «хезмәт итмәгән ир – ир түгел» дигән фикер белән килешәсезме?
– Моннан бер 10 ел элек миңа бу сорауны бирсәләр, мин «әйе» дип җавап биргән булыр идем. Бу вакытта мин армиядән генә кайткан идем. Хәзер тормышлар үзгәрә, шуңа күрә армиягә бару да элеккеге шикелле популяр әйбер түгел. Әгәр ир кеше хәрби хезмәткә бармыйча да, үзенең чын ир-ат булуын раслаган икән, нигә әле 23нче февраль аның бәйрәме булырга тиеш түгел ди? Уйлап карасаң, кемдер армия сафларында тик ятканда, шәһәр яки авылда калган малай әти-әнисе, туганнары, якыннары өчен зур эш башкара. Армиядән калуның сәбәбе фәкать сәламәтлеккә генә барып тоташмый бит.
– Белгәнебезчә, сез үзегез дә хезмәт иткән кеше?
– Әйе. Без гаиләдә – өч малай. Барыбыз да хәрби хезмәтебезне үтәдек. Мин Свердловск өлкәсендә ике ел хезмәт иттем. Армиядә үткәрелгән һәр көн дә кызыклы булды. Гел юлда, гел командировкаларга йөрергә туры килде. Авыр чаклар да булмады түгел, әмма хезмәт иткәнемә бер дә үкенмим. Яңа дуслар таптым. Армиядәге дус ул – мәңгелек дус, дип әйткәннәрен ишетеп кенә белә идем, хәзер моңа инандым. Армиядән кайтканга 12 елдан артык вакыт үтеп китте, ләкин анда танышкан дусларым белән әле дә аралашып яшим, хәбәрдә торам. Бер-беребезгә кунакка да йөрешәбез.
Ул чакларны бик хәтерләмим дә, ләкин сынаулар вакытында яңа аяк киемнәре биргәннәре исемдә. Шул яңа сапогиларны киеп, 10 километр йөгерергә чыгып киттек. Шуннан рота командирын да уздым. Ул арттан: «Татарин, ты куда побежал?» дип кычкыргач, туктап аны уздырып җибәргәнемне хәтерлим.
– Бу көнне хатыныгыздан бүләк көтәсезме?
– Ул медицина хезмәткәре, аның да хәрби билеты бар. Уен-көлке белән бер-беребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Йөрешкән вакытта бүләк алып бирелгәндер, ләкин хәзер дәү бүләк бирешмибез. Минем ике малаем да февральдә туды. Аллаһы Тәгалә барлык бәйрәмнәр өчен дә иң зур бүләкләрне миңа бирде дип уйлыйм. Ике улымнан да зуррак бүләк юк.
Ләйсән ГЫЙМАЕВА: «НОСКИ БУЛСА ДА БҮЛӘК ИТӘМ»
– Безнең нәселдәге ир-атлар һәм күп кенә танышларым да армиядә хезмәт итмәгән. Гомумән, минем улым булса, аны да хәрби хезмәткә җибәрмәс идем, чөнки армиядәге хәлләрне үзегез күреп, белеп торасыз. Анда аяк атларга да куркыныч. Моңа да карамастан, 23нче февральне ир-егетләр көне дип билгеләп үтәргә ияләнгән. Ир-ат Ватанны сакламаган булса да, ул – иң беренче чиратта, гаиләнең саклаучысы һәм яклаучысы. Алла сакласын, сугыш башлана калса да, иң беренче булып ил данын якларга, халкын сакларга аларны алып китәчәкләр бит. Аннары, хатын-кыз һәм балалар һәрвакытта да атадан, ир-аттан ярдәм көтә. Ни дисәң дә, бу – ир-атлар көне. Дөрес, без бу көнне зурлап үткәрмибез, ләкин ел да искә төшерәбез. Әйтик, балалар әтиләренә кулдан ясалган открытка бүләк итсә, мин тәмле ризык белән сыйлыйм. Кыйммәтле бүләк алмасам да, носки булса да бүләк итәм, игътибарсыз калдырмыйм.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии