Яхшылык җирдә ятмас

Олы Кайбыч урта мәктәбендә 1970-80нче елларда «Правда» колхозын җитәкләгән, авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар яулаган Закиров Мансур Әхмәтҗан улы истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантанада район башлыгы, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авыл халкы, район мөхтәсибе, туганнары катнашты. «Бу мемориаль тактаның мәктәптә булуына бик шатландым. Мансур бик кешелекле, хезмәт сөючән, гадел иде. Балаларда да аның яныннан узганда изге, яхшы теләкләр генә туар дип уйлыйм», – дип тәмамлады сүзен Мансурның хатыны Әлфия ханым. Аннары Мансурның гаиләсе – балалары, оныклары әзерләгән мул сыйлы табынга «Олимп» кафесына җыелдылар. Бу йортны Мансурның улы Рамил Закиров төзеткән иде. Халыкка хезмәт итә ул, туган көннәрне, никах мәҗлесләрен, юбилейларны да шунда уздыра халык.

Мансур үзе 1935нче елның октябрендә Олы Кайбыч авылында үрнәк гаиләдә алтынчы бала булып туа. 11нче сыйныфны тәмамлагач, армиядә флотта хезмәт итә. Хыялы авиация институтын тәмамлау булса да, гаиләдә төпчек ир бала булганлыктан, әти-әнисе сүзенә каршы килми, «Бауман» исемендәге ветеринария институтын тәмамлап, туган авылына кайтып, зоотехник булып эшли башлый. Тырышлыгын күреп, аны колхоз рәисе итеп куялар. Кайбыч, Кошман, Чәчкаб, Кече Кайбыч авылларын үз эченә ала бу колхоз. Җигелеп бар көченә тарта ул, халыкка яхшы булсын, дип тырыша, зур уңышлар яулый, мактаулы бүләкләргә, исемнәргә лаек була. Ул төзеткән зур мәктәп, идарә йорты, терлекчелек комплекслары, башка төзелешләр аңа изге догаларын ирештереп торадыр.

Искә алу мәҗлесен Дамир хәзрәт дога белән башлап җибәрде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары турында сөйләде, изге догасын юллады. Зәвык белән төзелгән өстәлләр артында 70тән артык кеше Казаннан да, Апастан да, авыллардан да килгәннәр. Һәрберсе Мансурның изге эшләрен искә алды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мәҗлесне бик матур үреп барды. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән мәҗлес сизелми дә калды. Бу мәҗлес чын тәрбия мәктәбе, үрнәк гамәл булды. Искә алып сөйләрлек матур истәлекләр яңарды. Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгәнчә, мондагы теләк-шәрифләребез Мансурга һәм аның якыннарына да, Кайбыч зиратындагы мәрхүм-мәрхүмәләргә дә ирешкәндер. Кайбычның бер урамы Закиров урамы дип йөртелә. Бик тиздән Мансур истәлегенә багышланган китап та дөнья күрәчәк.

Мансурның әтисенең әтисе Закир (Мөхәммәтзакир) үз заманында укымышлы, динле, гадел, хезмәт сөючән, алдынгы карашлы шәхес булган, чит илләргә йөргән, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Аның биш улы, бер кызы була. Ул балаларына яхшы тәрбия бирә. Олыгайгач, васыятен җиткерә. «Игелекле, кешелекле, намуслы булыгыз, кеше рәнҗетмәгез, туганлык җебен өзмәгез, аралашып яшәгез. Бер кыз туганыгыз Фатыйманы онытмагыз, кыз туганның ир туган өстендә хакы бар», – дигән. Закир бабаның биш улы Закиров фамилиясен киң җәелдерделәр, берсе дә тап төшермәде. Мансурның абыйсы Ленар Закиров әле исән-сау, Кайбычта яши, хөрмәтле хезмәт ветераны, милиция полковнигы, акыл иясе. Закир бабаның өч ир баласы бер урамда күршеләр булып яшәделәр. Закир бабаның нәсел җебе ак тасма булып, нәсел тармакларында дәвам итә.

Мансурга килсәк, үзгәртеп кору җилләре исә башлап, колхозларны төрлечә бүлгәләүләр башлана. Сәламәтлеге какшый Мансурның. «Халыкка яхшы булсын дип, үз кулларым белән 87 объект төзеттем», – ди ул, төрлечә таркатуларны күреп. Рәхимсез авыру аны 2002нче елда әле 67 яше дә тулмаган көе, мәңгелек йортына күчерә. Мансурның өч баласы да матур гаилә корып, ил-көн каршында үрнәк булып яшиләр. Инде туруннары да бар. Бабасы, әти-әнисе, үзе яшәгән йорт нигезе балкып, чәчәккә күмелеп утыра.

Яхшылык җирдә ятмас,

Начарлык чәчәк атмас.

Яхшылыкка дан явар,

Начарга каргыш агар.

Яхшылык озак яшәр,

Телдән телләргә күчәр.

Яхшылык эшләүчегә

Аллаһым рәхмәт итәр.

Закиров Мансур Әхмәтҗан улының исеме мәңгеләште. Олы Кайбыч мәктәбенең урам як стенасында урнаштырылган мемориаль тактада ул һәркөнне балаларны каршы ала, озатып кала, укытучыларга, авылдашларына изге теләкләрен юллый сыман.

Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Кайбыч районы, Мөрәле авылы.

Комментарии