- 22.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
– Беренче класска килгәндә, без 32 идек, – дип башлады сүзне Сәләхетдин, 50 елдан соң Әтнә районы, Олы Бәрәзә сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар очрашуга җыелгач. 1957нче елның 1нче сентябрендә көзге чебешләр кебек сыйныф җитәкчебез Гөлнур апа Шакированың канат астына җыелыштык.
Мәктәбебез бүрәнәдән салынган, мич утын белән ягыла. Кышларын салкын булса да, укытучыларыбызның ягымлылыгы, игътибарлылыгы безне җылыта иде. Күп укытучыларыбыз сугыштан кайткан, аларның таләпчәнлеге безне дә тәртипкә өйрәтте. Тырышып укыдык, олимпиадаларда катнашып, район күләмендә яхшы урыннар ала идек, концертларда катнашып, алдынгылар рәтендә булдык.
Очрашуга унбер кеше килдек. Кемдер саулыгы булмау аркасында килә алмады. Арабызда бакыйлыкка китүчеләр дә аз түгел. Беренче эш итеп алар һәм мәрхүм укытучыларыбыз рухына дога кылдык…
Авылда яшәүче сыйныфташларыбыз Сәләхетдин, Илюзә, Гөлфия, Нурия, Сәлимә кайтучыларны тәмле ризыклар пешереп, өстәл әзерләп каршы алдылар. Түгәрәк өстәл артында яңадан бер мизгелгә сабыйларга әйләнеп, балачагыбызны, укытучыларыбызны, мәктәбебезне искә алып, бик күңелле итеп утырдык. Беренче көндә бердәнбер исән легендар укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Сания апа Сабитованы кочаклап рәхмәт әйтү, аның безгә рәхмәтле күз яшьләрен күрү – үзе бер бәхет бит.
Авылыбызда хәзер бөтен шартлары булган яңа мәктәп, яңа буын укытучылар, ә укучылар – безнең оныклар. Барысын да котлыйсы килә, җаваплы эшләрендә уңышлар, ә балаларга яхшы укулар телибез. Һәркемгә безнең кебек күңелле очрашулар телибез.
Рәисә, Наилә, Нәзирә, Тәскирә, Юныс, Альберт,
1965нче елгы чыгарылыш укучылары.

Комментарии