Илназ Баһ: «Быелгы туган көнемне гомерлеккә истә калдырачакмын»

Илназ Баһ: «Быелгы туган көнемне гомерлеккә истә калдырачакмын»

Тулы исеме: Илназ Баһавиев

Туган көне: 27.11.1983
Туган шәһәре: Арча

Яраткан спектакле: «Телсез күке»

Гаиләсе: хатыны Гүзәл, улы Камил.
Белеме: И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (вокал бүлеге); ТДГПУ (татар филология факультеты), аспирант.

Бездә, татар халкында, чын ир-егетнең төп өч төрле вазифасы була, диләр: агач утырту, егет үстерү һәм йорт салу. Эстрадабыз блондины шуларның икесен башкарган, хәзер өченчесе, йорт салу белән мәшгуль. «Аңла йөрәгемне» дип тамашачылар йөрәгенә үз юлын салган әлеге җырларны үзе үк иҗат итә, ТДГПУ да «Мизгел» халык яшьләр театрында уйный… Мондый темпларда дәвам итсә, Баһ 1700 елларда яшәгән дөньякүләм танылган фамилиядәшенең йөзенә кызыллык китермәстер, мөгаен.

Музыка белгечлеге буенча кабул итү имтиханнарына килгәч, ул курайда Чайковский әсәрен уйный. Комиссиядәгеләр бер-берсенә карашып елмаеша башлый. Илназ дөрес уйнамадым ахры, харап булдым дип, чыгып китә. Шулай булса да, егетне укырга кабул итәләр, чөнки моңарчы татар кураенда мондый көйне уйнаган абитуриент булмый. Еллар сиздерми генә уза тора… Кайчандыр борчылып имтиханга әзерләнгән Илназ бүген дә шундый ук хисләр кичерә, чөнки ул 28 ноябрь көнне тамашачы каршында зур имтихан тотачак! 28 ноябрь Г.Камал театры сәхнәсендә Илназ Баһның тәүге концерты.

– Илназ, сиңа күпләр Баһ дип кенә дәшә бугай. Нәрсә галәмәте бу? Классик музыкага мәхәббәт шулкадәр көчлеме, әллә шоу-бизнес кануннарына яраклашып кыскардымы фамилияң?

– Чыннан да, исем белән дәшүчеләр сирәк миңа. Сәләхетдин исемле бабам бар иде, ул бик абруйлы кеше, бай сәүдәгәр булган, хәзер мәрхүм инде. Аның фамилиясе башта Баһаутдинов, соңыннан сугыштан соң, ниндидер сәбәпләр аркасында, Баһавиевка әйләнгән. Хәзер бөтен нәселебез шул фамилияле, ә Баһны миңа Марсель Җаббаров такты. Бер спектакльдән соң, тамашачыга мине Баһ дип таныштырды һәм менә шуннан китте дә инде.

– Син бит әле җырлар да иҗат итәсең. Көй язганда плагиат куркынычын тоясыңмы?

– Әлбәттә, бар. Мин көй тугач та, аны кат-кат уйнап карыйм. Хатыным Гүзәлгә тыңлатам, телефоныма яздырып «Барс Медиа»дагыларга алып киләм. Үзеңнең иҗат җимешеңне бәяләү кыен ул.

– Күңелгә үтеп керердәй көй язар өчен нәрсә кирәк?

– Яхшы шигырь тексты. Көй язганчы мин башта шигырьне 10 тапкыр укып чыгам. Аеруча Вазыйх Фатыйхов, Эльмира Шәрифуллина, Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен яратам. Шигырьләр яшьлек, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга булганда көй җиңел туа. Китаплардан да мин шигырь китапларын үз итәм, күләмле әсәрләргә сирәк тукталам.

– Синең визит карточкаңа әйләнгән «Аңла йөрәгемне» җырына, аның язылу тарихына тукталыйк әле.

– Бер дустым миңа үзенең яратып йөргән кызы белән аерылышуын, аңа булган хисләрен сөйләгән иде. Мин моны озак кына уйлап йөрдем дә, бер лекциядә утырганда шигырь итеп яздым. Бик тиз язылды ул, соңрак гитара, баян белән уйнап көйләргә тотындым һәм килештердем шикелле. Соңрак телевидениедә яздырылган концертларда күреп, хәтта танышларым «син җырлыйсыңмыни ул җырны» дип аптырый иделәр.

– Сәхнәгә чыкканда җаваплылык хисен тоясыңмы?

– Тоям, билгеле. Син чыгып баскач, тамашачы башта җырны тыңламый әле. Беренче куплетта ул сине баштанаяк күзәтеп чыга. Икенчедә синең кем буың, моңарчы нәрсә җырлавыңны хәтерендә барлый. Шушы ике куплет «тәртип белән узса»: костюм чалбарың килешле, җырларың исендә булса, өченче куплетны тыңлый. Шул арада бетеп тә китә, ошатса, ул рәхәтләнеп кул чаба.

Илназ, быелгы туган көнеңне гомергә истә калдырырмын, дип шаяртасың. Нигә?

28 ноябрьдә туган көнемдә Г.Камал театрында тәүге концертым булачак. Беренче концертым бит, шуңа дулкынлану хисе дә бар. Миннән тыш, иҗатташ дусларым Раяз Фасыйхов, Илнар Сәйфиев, Мөнир Рахмаев, Лилия Муллагалиева булачак. 28 ноябрь кичендә, тамашачы концертыма килеп алкышласа, миннән дә бәхетле кеше булмас.

– Әниең медицина өлкәсеннән, әтиең балта остасы булган, дип ишеткәнем бар. Ә җырга мәхәббәт каян туган?

– Чыннан да, әнием Наҗия гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Авылда гына түгел, районда берәр кешенең баласы туса да, авырса да, әнине чакыралар иде, бик ярдәмчел ул, миңа да шул сыйфат аннан күчкәндер. Кечкенә чакта минем дә табиб яки эколог буласым килә иде. Әтием Фаил балта остасы, кулы алтын, агачтан төрле матур тәрәзә рамнары, ишекләр ясый иде. Аларны да иҗаттан ерак кешеләр дип әйтмәс идем, чөнки хезмәтләре үзенә күрә бер сәнгать. Ә менә әниемнең әтисе Әкрам бабай бик матур җырлаган булган, бәлки, бу сәләт миңа аннан күчкәндер. Абыем Нияз баянда уйный, тик үзе өчен генә. Без аның белән икәү бергә гел җырлый идек. Аңа кызыгып, мин дә баянда уйнарга өйрәндем. Абыем Алмаз техника ярата. Ул бик башлы, дөрес киңәшләр бирә, без аны үзебезчә «дом советов» дип шаяртабыз. Ике абыем да гаиләле.

– Үз гаиләң белән дә таныштыр әле.

– Хатыным Гүзәл үзе дә җырлый. Без танышканда ул Рөстәм Закиров труппасы солисткасы иде. Мин «Барс Медиа» белән эшләсәм, ул үзенә үзе хуҗа. Әлегә бала белән ялда. Улыбыз Камил үсә. Аның һөнәрләре көннән-көн арта. Гүзәлне күпләр банкетлар җырчысы итеп белә. Моңа кайчак үзем дә шаккатам, кайчак мин генә ярамыйммыни соң, дип шаяртам.

– Илназ, бер гаиләдә ике иҗат кешесе тормышны катлауландырмыймы?

– Юк, билгеле. Киресенчә, икең дә бер агымда булу бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә. Шул ук көй язу, җыр башкаруга килгәндә дә иң якын киңәшчем – Гүзәл. Якыннарга да җырлап күрсәткәләргә мөмкинмен, тик алар әлеге өлкә кешесе булмагач, аның бөтен нечкәлекләрен аңлап та бетермәскә мөмкин. Ә Гүзәл җитешсезлекләрне шундук тотып ала, ярдәм итеп җибәрә. Мин киресенчә, иҗат кешесенең икенче яртысы да шул ук өлкәдән булганда җиңелрәктер, дип уйлыйм. Икенче яртың белән аңлаша алмасаң бик авыр булыр иде.

– Йорт салу нияте белән йөрисең. Шәһәр фатирыннан туйдыгыз мәллә?

– Фатирлы булу яхшы нәрсә, тик миңа үз йортың белән яшәү күпкә яхшырак булып тоела. Әлегә Азино бистәсендә яшибез, Столбище якларында участок алып, шунда үз йортыбызны булдырыйк дип йөргән вакытыбыз. Анда мунча, гараж салдык инде. Хәзер йортка тотынабыз. Йорт салу уен эш түгеллеген үз җилкәмдә татып карадым инде. Алла боерса бар да яхшы булыр, йорты да салыныр, исән-сау булырга кирәк.

Әңгәмәң өчен рәхмәт сиңа! Иҗатыңда һәрчак уңышлар насыйп булсын.

.

 

Комментарии