- 22.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №41 (18 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист, олуг дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең 12нче гыйнварда туган көне. Ул калдырган мирас гаять бай һәм ике гасырга якын вакыт узса да, бәясен югалтмый.
Дини-фәлсәфи фикерләренең башлангычы Ризаэддин Фәхреддиннең балачактан алган тәрбиясеннән килә. Мәдрәсәне тәмамлап эшли башлагач, ул 1887нче елда имамлыкка имтихан биреп, бу вазифаны намус белән башкара. Мәрҗанинең йогынтысы нәтиҗәсендә фәнни эш белән дә мавыга: китаплар, мәкаләләр яза, татар халкының рухи тормышына караган язмалар белән матбугатка чыга. 1887-1888нче елларда аның «Әт-төхфәтел-әнисия», «Китабет-тәсрыйф», «Китабе мөкаддимә. Әт-тәхрирел-мосфа...» һәм «Китабел – игътибар» исемле китаплары басылып чыга. Аларның беренчесе –татарча хезмәт, икенчесе – гарәп теле грамматикасы (морфологиясе) буенча дәреслек, өченчесе – мирас бүлү мәсьәләләрен шәригать кануннарына нигезләнеп аңлатып бирү, ягъни хокук фәне буенча кулланма, ә дүртенчесе – тәрбия, әхлак мәсьәләләре турында.
XIX гасыр урталарында татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында җитди үзгәрешләр башлана. Бигрәк тә ислам динен реформалаштыру, аны заманга яраклаштыру мәсьәләсе көчле бәхәсләр уята. Мәдәни тормышта исә китап басу, мәдрәсәләрдә укыту ысулын үзгәртү, дөньяви фәннәр өйрәтү, чит телләр, аерым алганда урыс телен өйрәнү һәм башка үзгәрешләр көн тәртибенә баса. Бурыч-максатлар үзгәрүгә бәйле рәвештә җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килә. Шул чорда танылган фикер иясе, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, журналист, педагог һәм әдип, гомумән энциклопедик характердагы эшчәнлек алып барган Ризаэддин Фәхреддин татар халкы тарихы, дин, фәлсәфә, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка мәсьәләләргә караган тармак-юнәлешләрдә яңа сүз әйтә, җитди башлангычларга нигез сала.
Хезмәтләре белән җәмәгатьчелек арасында инде шактый танылып өлгергән Ризаэддин Фәхреддинне 1891нче елда Диния нәзарәтенә казыйлык вазыйфасына эшкә чакыралар. Биредә эшләү аңа фән белән шөгыльләнергә бик зур мөмкинлекләр бирә. Ул Диния нәзарәте архивында тупланган бик күп чыганакларны өйрәнә. 1906нчы елда бертуган Рәмиевләр чакыруы буенча Уфадан Оренбург шәһәренә күчә. Бу вакытта аның күптөрле фәннәр буенча басылган һәм аны мәгърифәтче итеп таныткан 60лап китабы була.
Шактый зур фәнни һәм укыту эше буенча тәҗрибә туплаган галим үзенең укытучылык эшчәнлеген Оренбургта да дәвам итә һәм берничә ел дәвамында танылган «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли. Биредә ул ун ел буена (1908-1918) мәшһүр «Шура» журналы нәшире һәм мөхәррире булып эшли. Әлеге журнал битләрендә фәлсәфә һәм тарих, әдәбият һәм тел белеме, география һәм педагогикага караган һәм башка мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау буенча журнал гаять зур эш башкара. Оренбургта яшәгән елларында Ризаэддин Фәхреддинев 90га якын китап, «Шура» журналында һәм башка газета-журналларда бик күп мәкаләләр бастыра. Аның тарафыннан барлыгы 50 исемдә 147 китап бастырыла. Шулай ук аның 100 томга якын зур күләмле кулъязма хезмәтләре барлыгы билгеле. Ике томнан, 15 кисәктән торган «Асар»да борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр яшәгән меңнән артык мәшһүр тарихи шәхес турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган.
«Шура» журналында Р.Фәхреддинев Борынгы Греция, Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәшһүр философлары, танылган рус язучылары турында яза, аларның әсәрләренә бәя бирә һәм ул әсәрләрдән өзекләр урнаштыра. Аларның кайберләренә аерым китаплар да багышлый, татар халкы арасында материалистик караш таратуда үзеннән зур өлеш кертә. «Мәшһүр ирләр», «Мәшһүр хатыннар» исемендә бик күп атаклы шәхесләрнең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган егерме китап бастырып чыгара.
1917нче елның май аенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда Р.Фәхреддинне яңадан Диния нәзарәтенә казый итеп сайлыйлар. Ул 1918нче елда Оренбургтан Уфа шәһәренә күчә. Бераз казый булып эшләгәч, мөфти вазифасын башкаручы итеп, ә 1922нче елда мөфти итеп билгелиләр.
1926нчы елда Ризаэддин Фәхреддин Мөселманнарның Мәккәдә уздырылган Бөтендөнья Корылтаенда катнаша һәм саф гарәп телендә Корылтайга рәислек итеп, аның эшен җитәкли. Аның дәрәҗәсе бөтен дөнья мөселманнары алдында бик нык үсә.
Дин белгече Ризаэтдин Фәхредддинең ислам дине турындагы фәлсәфи карашлары һәрбер әсәрендә чагылыш таба. Аерым алаганда «Ислам дине нинди дин?» хезмәте ислам дине, ислам фәлсәфәсе турындагы карашлары тупланмасы булып тора. «Гакаид», «Мөхәммәд», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Җәвамигуль кәлим» шәрехе кебек китапларында галимнең дини-фәлсәфи карашлары тупланган. Галимнең «Җәвамигуль кәлим» шәрехе хезмәте Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) төрле мәсьәләләргә багышланган 344 хәдисенә гаять зур һәм киң итеп бирелгән аңлатма-шәрехләрдән тора
«Әхлак гыйлеме»нең тугызынчы кисәге булган «Адабе тәгълим» (Укыту кагыйдәләре) исемле китабы 1908нче елда Казанда икенче басма итеп бастырыла. Бу китап моннан бер гасыр элек язылса да, бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган». Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим» китабы милләтебезгә зыялы шәхесләр тәрбияләүче һәр укытучының өстәл китабы булырга хаклы.
Татар халкының әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын туплаган «Нәсыйхәт» исемле гыйльми хезмәте дә халыкта бик тиз танылып өлгерә. Китап күп тапкырлар зур тиражлар белән басылып таратылган, һәр мәктәп-мәдрәсә укучысының өстәл китабы булган. Автор дистәләрчә гасырлар дәвамында яшәп килгән халык педагогикасы алымнарына, укытучы-тәрбияче буларак, үз тәҗрибәсен дә куша.
Р.Фәхреддиннең татар әдәби мирасында зур урын тоткан беренче романы «Сәлимә, яки гыйффәт» 1898нче елда дөнья күрә. Әсәрдә Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алган егетнең дөнья күрү максатыннан сәфәргә чыгуы, шунда Тәһран шәһәренең мәшһүр сәүдәгәре кызы, укымышлы, акыллы Сәлимә белән танышып, өйләнүе турында бәян ителә. Автор әсәр үзәгенә акыллы, тәрбияле геройны куя, шуңа бәйләп, мәгърифәтле кеше өчен бәхеткә юллар ачык, дигән идеяне беренче планга чыгара. Аның әлеге караш-фикерләре «Әсма яки гамәл вә җәза» әсәрендә дә дәвам иттерелә, камилләштерелә. Роман үзе, мәгърифәтчелек әдәбиятына хас булганча, яхшылык һәм яманлык каршылыгына корылып иҗат ителә. «Сәлимә, яки гыйффәт», «Әсма, яки гамәл вә җәза» әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә дә актуаль һәм тәрбия фәне проблемаларына аваздаш булып кала.
Соңгы елларда Р.Фәхреддиннең эшчәнлегенә игътибар артты. Галимнең хезмәтләре аша күп гасырлык традицияләрне өйрәнеп, элеккеге тәҗрибәне куллану бүгенге көннең проблемаларын хәл итәргә һәм күп кенә хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә.
Сөмбелә ФӘХЕРТДИНОВА,
Чаллы шәһәре
Комментарии