- 22.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №41 (18 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
2000нче еллар башында «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә Гөлнара исемле тере, уңган бер чибәр кыз эшкә килде. Ул редакциядәге журналист Алсу Хәсәнова һәм башка кызлар белән шунда ук дуслашып та китте. Бу елларда яңа чыккан, февраль аенда үткәрелә торган «День влюблённых» – «Гашыйклар көне» бик модада иде.
Алар редакция стенасына кәгазь, картоннан почта тартмасы кебек савыт ясап куйдылар. «Гашыйклар көне» белән редакциядә кемнең кемне котлыйсы килә, шул тартмага язып салырга була иде. Ул вакытларда редакциягә ниндидер җылылык йөгерде, рәхәт булып китте. Бу чибәр кызларның бәйрәмчә матур итеп киенеп, елмаеп йөрүләре генә дә ни тора иде, ул сәгатьләрдә! Бу көнне редакциядә кешеләр бик игътибарлы булдылар, иң усал кешеләр дә юашланып калдылар, бер-берсен яратып күзәттеләр, матур сүзләр әйттеләр.
Соңыннан тартмадагы язуларны алып, ияләренә таратып та чыкты гүзәлкәйләр. Анда минем үземә дә кызларыбыз матур сүзләр язганнар иде, мин ул мәхәббәт хатларын хәзер дә яратып саклыйм әле. Карале, мине дә кемдер ошата икән дип, берара горурланып та йөрдем.
Бервакыт Гөлнара да бүтән эшкә китеп барды, «Гашыйклар көне» дә ничектер бүтән төрлегә әйләнеп куйды.
Инде менә Гөлнарабыз «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабировага әйләнеп, яңадан газетабызга кире әйләнеп кайтты. Бу авыр эштә ир-атлар гына эшли ала дип уйлый идек без. Гөлнарабыз менә ничә еллар инде Республикабызның иң мәртәбәле газетасын җитәкли. Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә, күп җырлар авторы. Ул хәзер инде тагын да чибәрләнеп, сөйкемлеләнеп, матурланып киткән. Гөлнара сеңлем, син гел шулай безне сокландырып яшә инде, яме!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре
Комментарии