«Миндә ике Зөлфия яши. Берсе – куркак, берсе – тиктормас»

«Миндә ике Зөлфия яши. Берсе – куркак, берсе – тиктормас»

– Кайчандыр миңа: «Син – Татарстанның халык артисты булачаксың», – дисәләр, мин ачуланып: «Юкны сөйләмә әле», – дияр идем. Хәзер бу мактаулы исемем турында горурланып сөйлим. Мин куркак, кечкенә Зөлфия түгелмен...

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисткасы Зөлфия Вәлиева сүзләре бу. Балачактан ук артист булам дип янып йөргән кызның нинди хыяллары чынга ашкан? Аның без белмәгән тагын нинди шөгыльләре бар? Бу хакта үзе сөйләде.

«КЕШЕ ФИКЕРЕНӘ КОЛАК САЛА ИДЕМ»

– Казаннан Биектауга күчендек. Хәзер әкияттәге сыман күл буенда, урман янында яшибез. Шәһәрнең дә үз рәхәте бар. Әмма шушы яшемдә табигать кочагына китәсем килде. Бөтен тәрәзәләр дә табигатькә карый. Ә шәһәрдә – машина, халык, ыгы-зыгы. Таш калада көчеңне сарыф итәргә кирәк, ә табигать үзе дәвалый.

Яшь барган саен, син үз яныңа бары тик сине ярата, синнән нәрсәдер таләп итми торган кешеләрне генә җыясың икән. Нишләп бу хакта элек белмәгәнмен? Мине яратмаган кешеләргә гел нәрсәдер дәлилләргә тырыша идем. Андый кеше белән аралашканда кәеф төшә, сәламәтлегең бетә. Ә үз кешеләрең белән көләргә дә, сөйләшергә дә рәхәт.

– Психолог белгечлеген дә үзләштергәнсез икән...

– Әйе. Аптырагач шунда укырга кердем. «Урта яшьтәгеләр кризисы» башлангач (көлә).

– Аңа ничә яшьтә әзер булырга соң?

– Төрлечә. Иң көчлесе 40ка җиткәч башлана. Яшь чакта хыяллар белән янып йөрисең: моны төзисе, тегене үзгәртәсе килә. Өметләнәсең, тырышасың. Ә билгеле бер яшькә җиткәч, син бу хыялларыңның тормышка ашмаганын күрәсең һәм аларны беркайчан да булдыра алмаячагыңны аңлыйсың. Җан кителә, тормыш яме бетә, күңел сызлана башлый. Хатын-кызлар өчен тагын бер мөһим пункт: йөзе-бите үзгәрү. Әйтик, хәзер минем кул тиресендә булган сипкелләрне бары тик әбиемдә генә күрә идем. Хәзер үземдә дә бар. Башта сәер иде, хәзер ияләндем. Менә шушы вакытта үзең өчен нәрсә мөһимрәк икәнлеген аңларга кирәк: кулдагы таплармы, әллә гаиләдәге, тормыштагы тынычлыкмы? Хәзер тормышның шул ягы турында кайгыртабыз.

Мин элек кеше фикеренә колак сала идем. «Кечкенә Зөлфиягә нинди киңәш бирер идең?» – дип сорасалар, «беркемне дә тыңлама», – дияр идем. Бер кызыклы вакыйга сөйлим. Танылган психолог меңләгән аудиториягә семинар үткәрә икән. Шул мең кеше арасыннан бер кызны сайлап: «Ничә семинар үткәрдем, әмма сезнең кебек юләр кызны беренче тапкыр күрәм», – ди бу. Кыз агарына, куркуга кала, тамак төбенә утырган төерне йотып: «Алай димәгез», – ди. Психолог дәшми, бераздан тагын шул кыз янына килә дә: «Күпме семинар үткәрдем, әмма сезнең кебек яшел чәчле кешене күргәнем юк иде», – ди. Кыз көлеп: «Минем чәчем яшел түгел бит», – ди. Бу сүзләрне бик җиңел кабул итә. «Ә мин әйткән ике җөмлә арасында нинди аерма бар соң? Мин сезне белмим. Минем чәчем яшел түгел бит, дисез. Бу – факт. Әмма күңелегездә сез «мин юләр» дигән сыйфат белән килешәсез, аны инкарь итмисез», – ди психолог. Мондый юк-бар сүзләрне, кеше фикерен кабул итмәскә өйрәнергә кирәк.

«МИН – КУРКАКЛАРНЫҢ КУРКАГЫ»

– Зөлфия апа, «йолдызлык чире» сезгә кагылдымы?

– Мин үземне эчтән әле дә әрләп торам: «Масаеп китмә, Зөлфия, башыңдагы йолдызың шартламасын», – дим. Эчемдәге нәрсәдер шул хакта гел исемә төшереп тора. Тәрбиядән киләме икән, тормыш күзәтүеннәнме – белмим. Яшерен-батырын түгел: яшьрәк чакта мине урамда танысыннар иде дип хыяллана идем. Хәзер кеше исәнләшә, таный. Зөлфия, син бит бу турыда хыялландың, синең хыялың тормышка ашты, дим.

– Димәк, балачактан ук театр артисты булырга теләдегез?

– Юк. Опера артисты булырга теләдем. Кеше алдында чыгыш ясау теләге зур иде, әмма мин – куркакларның куркагы. Әле дә кайбер ситуациядә куркып, кысылып калырга мөмкинмен. Качасы килгән вакытлар да юк түгел. Кечкенәдән үк мин сәхнәгә курка-курка чыга идем. Пионер лагерьларга барганда, мин гел берәр җитезрәк кызны эләктереп, сценкалар күрсәтә идек. Сәхнәгә чыгарга куркам, әмма чыккач, җаным-тәнем белән артистланып уйныйм. Ә кеше бу тырышлыгыңны күреп кул чапса, мин шатлана идем. Минем өчен бу зур дәрәҗә иде.

– Зөлфия Вәлиева исемен ачкан режиссер кем ул?

– 1995нче елда Тинчурин театрында минем беренче дебют булды: бер комедиядә опера җырчысы буларак катнаштым. Әмма чын дебютым – «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр роле. Менә шул Сәрвәрне уйный идем дә, битемдәге гримны сөртеп, киенеп, троллейбуска утырып өйгә кайта идем. Мине беркем танымый иде. Ә кайвакыт театрдан кайткан тамашачыны тыңлап та бара идем –беркем белми иде янында Сәрвәр утырганын. 2006нчы елда режиссер Нурания апа Җамали «Язмышлардан узмыш юк икән» дигән фильмда Алинә ролен башкарырга чакырды. Беренче серияне күрсәткәннән соң, икенче көнне кибеткә ипи алырга чыктым. Чиратта торганда бер апа миңа борылды да: «Кызым, син түгел идеңме соң ул кичә телевизорда?» – ди. Менә шунда телевидениенең көчен аңладым. Таный башладылар! «И, балакаем, шундый кызгандым үзеңне. Абынып-сөртенеп йөрдең», – дип кочаклады. Менә Зөлфия Вәлиеваны кем ачты икән?.. Әллә «Зө-Ләй-Лә»дә танылдымы ул? Минем тормышым театр, кино һәм җыр сәнгатеннән тора. Берсеннән дә аерыласым килми.

– Ә кайсы үзегезгә якынрак соң?

– Кечкенәдән үк мендәр өстенә каплаган челтәрләрне өстемә урап, чәч тарагы тотып, көзге алдында сикереп йөргән кыз мин. Җырчылыкка тартылганмын. Мәктәптә спектакль оештырганда, мин иң беренче булып әнинең паригын, күлмәген алып килеп тамаша ясый идем. Ә телевизордан кызыграк кино күрсәтсәләр, экран янына килеп, күз яшьләремне коя-коя буылып бетеп фильм карый идем. Геройлар булып уйный идем. Әмма артист булырга телим, дип әйтергә курка идем, чөнки оят иде. Артист кеше бит ул кул җитмәс, бөек кеше иде. Әй, Зөлфия, кая инде сиңа, ди идем. Мәктәптә укытучы минем фамилиямне әйтсә, парта артыннан торганда ук минем хәлем бетә, кулларым калтырый башлый иде. Ә такта янына чакырып, класска борып куйсалар – яртылаш исән була идем. Элеккеге Зөлфия шундый ул.

– Элеккеге Зөлфиянең уянган чаклары юкмы?

– Нинди булмасын! Каядыр чакыралар икән, башта икеләнеп калам, куркам. Аннары бераз уйлыйм да, син булдырасың, дип үземне тынычландырам. Аллаһ Тәгалә булыша ул. Тормыш җаен чыгара. Куркып торсаң, өйдә генә утырырга кирәк.

– Шулай да артист булырга телим дип иң беренче әти-әниегезгә хәбәр иткәнсездер?

– Юк, мин музыка училищесына укырга кердем, хор җитәкчесе булырга. Башта рәссам булырга тели идем, чөнки кулым ята. Каллиграфия белән кызыксынам. Хыялым да бар. Хәзер заказга хатлар язалар икән. Хәрефләрне бизәкләп, матурлап.

Музыка училищесын тәмамлаганда, берәрсе минем яныма килеп: «Син бит артист», – дип әйтүләрен тели идем. Тик берәү дә әйтми иде. Бер укытучы миңа: «Девочка, а вы не думали про театральный, так хорошо на капустнике сыграли», – диде. Шуннан кабынып киттем. Музыка училищесыннан соң, консерваториягә керәм дип, документларны тапшырып, имтиханнар биргән идем. Алабыз, диделәр. Әмма мин берәүгә дә әйтмичә Мәдәният институтына барып, документларны «актерлык осталыгы»на тапшырдым. Анда Тинчурин театрына аерым курс җыйдылар, шунда кердем. Үз белгечлегем буенча эшлим. Театрда да хор ясыйм, «Зө-Ләй-Лә» дә шушы исемлектә.

– «Зө-Ләй-Лә» таркалды дип әйтеп буламы?

– Рәсми төстә юк. Без чакырган җиргә әле дә барабыз. Аның аерым йолдызлы чоры булды. Бөтен дөньяны әйләндек: Австралия, Лондон, Франция, Төркиягә бардык.

– Сез күбрәк тормыш тарафыннан тапталган, елак хатын-кыз рольләрен башкарасыз. Тормышта да шундыймы сез?

– Мин – лирик героиня. Елак. Табигатьтән дә шундыйрак мин, нечкә күңелле кеше. Элек күңелсез хәл булганда гына көйләр яза ала идем. Пианинода утырам, күз яше тама... һәм мин җыр чыгарам. Әмма бу халәт мине куркыта башлады. Шуңа күрә бу халәттән чыктым. «Зө-Ләй-Лә»дә шаян, шук булу чыгарды.

– Артист кеше ролен өенә алып кайтамы?

– «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәрне уйнаганда, гримеркага кереп башым салып утыра идем. Бүтәннәр инде җыенып кайтып бетәр иде, ә мин һаман үземне җыя алмыйча моңсуланып утыра идем. Хәзер алай түгел. Пәрдә ябылуга, гадәти тормышка кайтам.

– Остаз, артист, психолог... Зөлфия Вәлиеваның без белмәгән тагын нинди профессияләре бар?

– Пешекче буласым килә. Бөтен эшемне ташлап, пешерер идем, кеше ашатыр идем. Бу теләк көн саен көчәя генә. Без яши торган җирдән ерак түгел берәү комплекс төзи. Анда кафе да булачак, ди. Танышып сорыйммы икән әллә: кафега эшкә урнашыр идем. Гел шунда гына булачакмын. Менә уйлап кара: бер сәгать эшкә, бер сәгать өйгә. Көненә ике сәгать тормышым юлда үтә, ә шул вакыт эчендә күпме кешене ашата алыр идем мин, күпме файда китерер идем. Кафеның исемен дә уйлап куйдым инде – «Бикә». Остабикә, ханбикә, матурбикә... Татар хатын-кызына туры килә торган исем.

«БЕРКАЙЧАН ДА МИЛЛИОННАР ТАММАДЫ»

– Холкыгыз буенча кемгә охшаган сез?

– Икесенә дә. Әни – нечкә күңелле, шигырь яза торган елак хатын. Әти баянда уйнаса, шулай ук күңеле тулырга мөмкин, әмма кискен кеше. Ә мин – аларның кушылмасы. Кирәк чакта елак та, кирәк чакта кырыс та була беләм. Хәер, балалар укытканда кырыс булырга кирәк. Миндә ике Зөлфия яши.

– Тыгыз эш сәгатегездә гаиләгә вакыт каламы?

– Тырышам. Улым Кәримгә – 19, кызым Латыйфага 11 яшь. Мин кияүгә 26 яшьтә чыктым. Кәрим баянда уйный, ул әтисе һәм кайнанам кебек физика, математика ягына көчле. «Ворлдскилс» чемпионатында «В инженерии космических систем» номинациясендә өч егеттән торган төркем белән җиңү яуладылар. Хәзер эшләп йөри: Данир Сабиров белән гастрольдә, концертларында ут куя. Салават Фәтхетдиновка ут куеп торды, Фирдүс Тямаевның 9 концертын эшләде. Үзе авыл хуҗалыгы институтында укый. Латыйфа шулай ук иҗатка тартыла, фортепианога йөри.

– Зөлфия Вәлиева нинди әни?

– Берничә ел элек мин кырыс һәм бик усал идем. Балаларны тәрбияләргә кирәк, дөрес итеп үстерергә кирәк дип йөрдем. Ә менә психологка укып чыккач, тынычландым. Җиде ел инде тавыш күтәргәнем юк. Хәер, бу кирәк тә түгел. Гаилә корып җибәргәч тә, әти безгә үзе эшли торган дары заводы тулай торагыннан бер бүлмә табып бирде. Кечкенә булса да, үзебезнеке дип килеп кердек. Мин гомер буе Казанда, фатирда яшәгән кыз, шуңа күрә башта сәер тоелды. Безгә кадәр кем яшәгәндер, әмма бүлмә бик начар хәлдә иде. Әле дә хәтеремдә: бер стена тулысынча пәрәвәздән тора, анда кипкән тараканнар эленеп тора. Ирем Тәлгать: «Җыештырырбыз», – диде. Юып чыгардык. Ремонт кирәк булды: идәнен алыштырырга, обой ябыштырырга. Әтиләр: «Обой ябыштырырга булышырбыз», – диделәр. Шулай идәндә әтиләрне көтеп утырабыз. Инде караңгы да төшә башлады. Шул мизгелдә мин бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Үзебез ябыштырдык. Шунда сигез ел бәхетле гомер кичердек, машина алдык. Чәй белән эчәргә 3 сум 40 тиенгә попкорн алып керә идек. Тәлгатьнең авылдан алып килгән «Иней» дигән кечкенә суыткыч һәм пианино – йортыбызның төп күрке. Берәүдән дә артык яшәмәдек. Миллионнар таммады. «Зө-Ләй-Лә»дән дә 500 мең сум акча кермәде, күп дигәндә, һәрберебезгә 20шәр мең сум акча ала идек. Аллаһ Тәгалә булышты. Сигез ел яшәгәннән соң, соципотека белән фатир алдык. Иренмәскә, ышанырга һәм яныңдагы кешеләрнең сине яратуын белергә кирәк.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии