«Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга»

«Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга»

Газета-журналлар актарып утырганда, «горурлансын геройлары белән, үткән юлын белсен һәр бала» дигән бик тә мәгънәле сүзләргә тап булдым. Чынлап та без үткәнебезне, аның билгеле, күренекле шәхесләрен барлап, онытмыйча яшәргә тиешбез. Ни өчен дигәндә, туган ягыбызда күпме танылган, әдәбиятыбызда үз эзен калдырган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, тел белгечләре бар. Исән чакта без алар белән очрашабыз, аралашабыз, иҗатлары белән кызыксынабыз. Ә вафат булгач, шул кешене сагынабыз, китапларын кат-кат актарып, аның тормышын, иҗатын янә бер кат күздән кичерәбез.

Тирәнрәк уйлап карасак, һәрбер урман – үз агачы, һәр болын үз чәчкәсе белән матур булган кебек, безнең милләт тә үзенең талантлы, халык арасында шактый зур танылу алган ул-кызлары белән күркәм. Байлангар авылында туып үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы китаплар авторы, оста мәзәкче Тәлгать Самат улы Нәҗмиев та әнә шулай халкы өчен, аның киләчәге өчен борчылып яшәүче шәхесләрнең берсе иде. Ул зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади булып кала белде. Шул гадилеге, ярдәмчел булуы белән безнең күңелләрдә калды.

6нчы октябрь көнне Байлангар авылында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының 618нче карары нигезендә «Кукмара муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет оешмасының 5нче филиалы булган Байлангар авылы китапханәсенә язучы-журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиев исеме бирелүе уңаеннан истәлек тактасын ачу тантанасы, аның иҗатына багышланган кичә булды. Тантанага язучылар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин, «Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлев, дуслары, туганнары, гаиләсе, хезмәттәшләре, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре, авылдашлары чакырылган.

Тантананың икенче өлеше Байлангар мәдәният йортының тамаша залында үтте. «Туган ягыма кайттым әле менә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә халык шактый җыелган. Һәрберсе Тәлгать аганың кешелекле, яхшы күңелле булуын сөйли, каләмдәш дуслары аның белән бергә узган елларны сагына, аның белән бәйле хатирәләрне яңарта. Сәхнәдә чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы, мәртәбәле кунаклар, Милли китапханә хезмәткәрләре, дуслары, якыннары, хезмәттәшләре – барысы да язучыны күпкырлы талант иясе, үз эшенең остасы булуын әйтә. Аларның чыгышында Тәлгать аганы сагыну ачык чагыла. Якыныңны, күп еллар дәвамында аралашып йөргән кешеңне чынлап торып юксынмаганда, аңа карата шигырь хисләре тумас та иде, мөгаен. Моның шулай икәнлеген «Сагынырмын мең тапкыр» дип исемләнгән шигырьне өзгәләнеп сөйләгән якын дусты, Балык Бистәсе районының «Авыл офыклары» газетасы баш мөхәррире Минневазих Фатыйхов мисалында күрергә мөмкин иде.

Бу язмамда Тәлгать Нәҗмиевның гаиләсен телгә алмасам, мәкаләм тулы булмас кебек. Мәдәният йорты каршында кунакларны каршы алып торганда, күзем Тәлгать ага кебек ачык йөзле бер әфәндегә төште. Баксаң, ул язучының улы Нияз Нәҗмиев икән. Иң беренче чиратта, бигрәк тә иҗат кешесе булганда, гаиләңнең сине аңлавы бик мөһим. Бу яктан безнең якташыбыз уңган дисәк, һич ялгыш булмас. Арча районы Сеҗе авылы кызы Лемара ханым белән Тәлгать ага бик матур яшәп, ике балаларына гомер биреп, башлы-күзле иткәннәр. Бүгенге көндә улы Нияз, кызы Гөлназ да гаиләле, үз тормышларын бер җайга салып, алга атлап баралар. Янәшәдә балалар, кияү-киленнәр, оныклар. Кызганыч, алар өчен төп терәк булып яшәгән Тәлгать Нәҗмиев кына еракта… Тик ул якын кешеләренең күңел түренә кереп оялаган да, шуннан аларга туры юл күрсәтеп, янәшәләреннән атлап бара сыман. Сәхнәдә аның гаиләсе чыгыш ясаганда дулкынлану, сагыну хисләре тагын да көчәйде, ләкин иманым камил: язучының гаиләсе аның йөзенә беркайчан да кызыллык китерми, киләчәктә дә дус-тату гомер кичерер.

Үткен каләм иясенең оста итеп мәзәкләр иҗат итүе нәтиҗәсендә, кичәбез моңсулык төсмере алмады. Фәнис Яруллин аның мәзәкләре турында болай дигән: «Тәлгать Нәҗми мәзәкләренең үзенчәлеге шунда – ул безне кешни-кешни көлдерергә тырышмый. Хикмәтле хәлләрне, кызыклы кешеләрне зәвык белән бәян итә, көлеп-шаярып, туган-яшәгән төбәгенең, Саба якларының тарихын яза, энциклопедиясен төзи». Аның шулай икәнлеген китап укучылар да дәлилли, чөнки Тәлгать Нәҗмиев китаплары киштәләрдә ятмый, ә кулдан кулга йөреп укыла. Фойега тезеп куелган китап күргәзмәсе арасыннан әдәбиятны үз итүчеләр иң элек Тәлгать Нәҗмиевның яңа басылып чыккан «Изге сәфәр җиңел гамәл түгел» дип исемләнгән китабы белән кызыксынды.

Ике сәгатькә сузылган тантанада җырчылар моңлы җырларын бүләк итсә, каләм тибрәтүчеләр нәфис сүзгә өстенлек бирде, мәзәкчеләр теленнән шаян мәзәкләр агылды, гомумән олы шәхес турында бары җылы сүзләр әйтелде бу көнне. Тәлгать Нәҗмиев исеме Байлангар авылы халкы өчен зур горурлык һәм ул тарих битләрендә лаеклы урын алды. Үз чиратында Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова үзенең сөенече белән уртаклашты. «Киләчәктә язучының исеме беркайчан да онытылмасын һәм киләчәк буын да аның барлыгын белеп яшәсен, иҗаты белән якыннан танышсын өчен бар көчемне биреп эшләрмен, китап укучылар яңартылган китапханәбездән өзелмәс», – диде ул.

Күп еллар «Саба таңнары» газетасында хезмәт итеп, шул якларда гомер итсә дә, ул үзенең туып-үскән авылын онытмады. Һәрдаим мәктәпкә укучылар белән, мәдәният йортына авылдашлары белән очрашуларга ашкынып кайтты ул. «Туган ягыма кайттым әле менә» дип исемләнгән кичәдә безгә аның үзен күрү насыйп булмаса да, тантанага килгән һәркем аны хатирәләр, истәлекләр аша үз янәшәсендә хис итте. Тәлгать ага Нәҗми безнең күңелләрдән мәңге җуелмас!

Илзия ХАРИСОВА,

Кукмара районы үзәк китапханәсенең

балалар белән эшләү бүлеге методисты

Комментарии