- 22.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
«Ахырзаман алдыннан аралашу иң кадерле, иң кыйммәт, иң мөһим чарага әйләнәчәк. Дөньяда бар да булачак, тик кешеләр бер-берсеннән читләшәчәк, сөйләшү-аралашу, кайгы-хәсрәт уртаклашу, шатлык-бәхетләр белән бүлешү юкка чыгачак», – дия иде дәү әни без кечкенә чакта. Чыннан да, соңгы елларда моның шулай икәнлегенә ышанмый мөмкин түгел. Дусларга эч сереңне ачып, алар белән хәлеңне уртаклашырга теләсәң, үз проблемаларыбыз чиктән ашкан дип, авыз да ачтырмыйлар. Ә сине тыңларга теләгәннәргә үзеңнең ачылып китәсең килми – утыз теш арасыннан чыккан утыз адәмгә җәелер, дип уйлыйсың да ачылган авызны шап итеп ябып та куясың. Туганнарга, якыннарга сөйли алмаганны дуслар белән уртаклашып, күңелеңә тынычлык аласың. Кайчак проблемалар шулкадәр үзәккә үтә: аларны якын кешеңә сөйләп күңелне бушатасы килә. Чит илләрдә мондый чакта психологларга мөрәҗәгать итәләр. Анда күпләрнең үз гаилә психологлары бар. Безнең илдә проблемаларны мондый ысул белән чишәргә күнегелмәгән. Күрәсең, оялу-кыенсыну, проблемаларны читкә чыгарасы килмәү… һәм тагын әллә нинди сәбәпләр табып, үз казаныбызда кайнауны кулайрак күрәбез. Якыннары сектага эләккән, азартлы уеннарга бирелгән, кредит алып бәлагә тарганнарга, наркоманнарга… һәм башка төрле бәйлелектән интегүчеләргә нишләргә?
«КӨЗГЕ» ҮЗӘГЕНДӘ
Казанда психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре шактый. Тик шуларның кайсын сайларга, эч сереңне кемгә ышанып сөйләргә? Шушы сорауга җавапны башкалабызның Карл Маркс урамында очраклы рәвештә каршыма килеп чыккан Ирэна ханым Боброваны күреп аралашкач таптым. Озак еллар буе Татарстан Эчке эшләр министрлыгында төрле авыр хәлләргә тарганнарга, аларның якыннарына психологик ярдәм итеп, тормышка кайтарган шәхес ул. Пенсиягә чыккач, хәзер «Көзге» республика халыкка социаль-психологик ярдәм итү үзәгендә эшли. Аңа ияреп әлеге үзәк белән танышырга булдым. Ул ике катлы бинага урнашкан, холл һәм башка бүлмәләр зәвык белән бизәлгән. Иркенләп аралашыр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: диванчыклар, кресло, урындыклар, бик күп уенчыклар тезелеп киткән.
– Моңарчы без Короленко урамында урнашкан Халыкны социаль яклау министрлыгының берничә бүлмәсендә сыенып эшләдек. Моннан биш ел элек Карл Маркс урамындагы шушы йортка күченгәч, иркен сулыш алдык. Республикада безнең профильдә эшләүче тагын бер үзәк бар. Ул Алабуга шәһәрендә урнашкан. Без аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, инвалидларга, сукбайларга, приютларга, балалар һәм картлар йортларына хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде безгә әлеге үзәк директоры урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Борис Николаевич Васенин.
Әңгәмәгә «Көзге» үзәге башлыгы, филология фәннәре кандидаты Исланова Нина Николаевна килеп кушылды. Без аның белән бүгенге көн проблемалары, аларны чишү юллары хакында сөйләшеп алдык.
– Соңгы елларда социаль мохит бик нык үзгәрде, – дип башлады әңгәмәбезне Нина ханым. – Кеше аерым яшәргә күнегеп килә, ялгыз калуны кулайрак күрә. Моның өчен шартлары да чыгып кына тора, дача, коттеджларда яшәү дә этәрә моңа. Халык территориаль яктан аерымлана. Элекке шикелле ачылып китеп аралашулар сирәгәйде. Моңа буыннарның бер-берсеннән читләшүе дә өстәлә. Ә бит тормышта якын кешеләргә мохтаҗлык һәрвакыт зур, һәркем өчен аерым бер аралашу мохите булдыру зарур.
Икенчедән, стрессларга каршы торучанлык кимеп бара. Аеруча яшьләрдә үз-үзеңне саклау дигән нәрсә юкка чыкты. Әти-әни баласына машина бүләк итәргә ашыга, машина йөртү хокукы бирүче документларны да сатып кына алучылар бар. Чит илләргә сәяхәт кылулар артты… Боларның барысы да психик травмага этәргеч булып тора.
Ашау-эчүдә дә чама дигән нәрсәләр югалып бара. Әллә нинди ысуллар белән ябыгулар модада. Яисә моның гел киресен очратырга туры килә: ни телим, шуны ашыйм… Ата-ананың дөнья артыннан куып, балаларын тәрбияләргә бөтенләй вакытлары калмый. Тормыш катлаулана бара, яшәү стиле юкка чыга.
– Нина Николаевна, сезгә кемнәр һәм нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
– Беренчедән, ата-ана һәм балалар арасындагы мөгамәләне әйтер идем. Яшьләр балаларын әби-бабайлар, нянялар карамагына ташлый да, йөрәк парәләренең үсеп буйга җиткәннәрен дә сизми кала. Ата-аналар балаларын хоккей, музыка, сәнгать мәктәпләренә, һәртөрле түгәрәкләргә тапшыра да шуның белән шул дип уйлый. Бүгенге яшьләрне ата-ана вазифасын башкару эшенә өйрәтә башларга кирәк. Без шушы юнәлештә киләчәктә даими эшләргә ниятләп торабыз.
Тагын бер авыр мәсьәлә – танышырга өйрәтү. Хәзер, элекке кебек, озаклап аралашып йөрү модада түгел. Яшьләрне этикет мәсьәләләренә күндерү зарур. Җәмгыять, кеше хокукларын санламау, мин-минлек, эгоистлык сыйфатлары чәчәк ата. Көн үтте, дип яшәүчеләр саны арту күзәтелә. Бу проблемаларны чишү юллары хакында да уйланабыз.
Соңгы елларда «50 яшь кризисы» дип аталучы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Ирләре ташлап киткән ханымнарга тормыш туктап калгандай тоела. Терәге бар чакта муллыкта, байлыкта, проблемаларсыз яшәгән хатын-кыз аерылгач югалып кала. Балалар да үсеп буйга җиткән, кулда һөнәр дә юк. Шундый ханымнарга тормышларын яңадан башларга ярдәм итәбез. Авыр, озак вакыт таләп итүче катлаулы хезмәт бу. Кешенең савыгуын күрү шатландыра. Шул җанга рәхәтлек өсти.
«Тормышта ничек уңышка ирешергә?» – дигән сорау белән дә еш киләләр. Бигрәк тә бу хәл яшь ханымнарны борчый. Иртә кияүгә чыгып, кулга һөнәр алырга өлгермәгән, беркайда да эшләмәүче ханымнар, аерылгач, үзләрен беркемгә дә кирәк түгел, дип исәпли. Андыйларга уңышка эштә ирешергә кирәклекне аңлатабыз. Шундыйларның әкренләп тормышка кайтуын күрү шатландыра.
Күп кенә яшь кызлар кияүгә чыгып, эшләмичә утырырга хыяллана. Мондыйларга да ярдәм итәргә тырышабыз. Лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итәбез. Үз-үзенә ышаныч булдырган хатын-кызларны күрү, аларның тормышта үз урыннарын табуларына сөенү – үзе зур бәхет.
Безгә ирләр дә мөрәҗәгать итә. Аларны эчкече, наркоман хатыннары проблемасы алып килә. Ирләр мондый четерекле мәсьәләләр алдында югалып кала. Проблемаларын читкә чыгарырга оялып, кайчак бик соң мөрәҗәгать итәләр. Мондый очракта никадәр иртәрәк ярдәм сорап килсәң, шул кадәрле яхшырак.
Яшь парлар да ярдәм эзләп безгә килә. Өйләнешеп бергә тора башлагач, аларның, гомумән, пар килмәгәнлекләре ачыклана. Өйләнешәләр, ә максатлар үзгә булып чыга. Ир кеше гаилә дип үлеп тора, хатынга байлыктан башка берни кирәкми. Шундый төрле каршылыклар нәтиҗәсендә, аерылышалар. Моны күптән түгел үткәрелгән тикшерүләр дә раслый. Башкала уку йортларында белем алучы студентлар арасында уздырган сораштырулардан күренгәнчә, егетләрнең 70 проценты өйләнеп гаилә корырга әзер. Аларга кызларның бот озынлыгы да, күкрәк үлчәмнәре дә әллә ни мөһим түгел. Егетләр ышанычлы хатын, булачак балаларына әни эзли. Ә кызлар яшьтәшләрен, гомумән, ир буларак кабул итми. Кызлар күбрәк ир түгел, ә бай сөяркә эзли. Ни аяныч, тикшерүләр шул хакта сөйли.
Балалар проблемалары да шактый кешене борчый. Мәсәлән, башлангыч мәктәптә укучы бер малай безнең үзәккә бер ел йөрде. Паша характеры буенча – флегматик, бик акрын кыймылдый. Шул сәбәпле, дәресләрен әзерләп өлгерми, «койрыклар»ы шактый җыелган. Ел дәвамында безгә йөргән баланы хәзер танырлык түгел…
Наркоманнарга да булышабыз. Аларга безнең ярдәм, нигездә, медицина учреждениеләреннән дәваланып чыккач яисә дәвалау ысуллары белән беррәттән күрсәтелә. Сектага, төрле деструктив оешмаларга эләккәннәр, һәртөрле бәйлелектән интегүчеләр белән дә эшлибез. Тик дәвалау очраклары һәрвакыт төрле. Һәр кешенең үзенә туры килгәнен сайлап алып, сихәтләндерергә тырышабыз.
Шунысын әйтергә кирәк: безнең хезмәткәрләр тылсымчы түгел. Кайвакытта барлык проблемаларны тиз генә ерып чыгу да мөмкин түгелдер, бәлки. Шулай да, кешеләр безгә ышанып килә.
«Көзге» үзәгендә эшләүче белгечләр гел эзләнүдә, яңадан-яңа ысуллар ярдәмендә халыкка ярдәмне сыйфатлы итү өчен һәрдаим тырышалар. Югарыда санап киткән проблемаларны күздә тотып, эшне берничә юнәлештә планлаштырабыз. Мәсәлән, тиздән «Яшьләр мәктәбе» ачарга ниятлибез. «Яшь әниләр мәктәбе» дә булдыру күз уңында. Гаиләләре белән килергә теләүчеләрне дә биредә яңалык көтә. Алар өчен «Өй җылысы» клубы эшләячәк. Мәсәлән, бала тотлыгудан дәваланганда, дәү әнисе сәламәтлеген ныгыта яисә кул эшләренә өйрәнә. Әти-әниләргә дә биредә шөгыль табылачак. Ял көннәрендә дә «Көзге» ишекләрен япмаска исәп. Әлегә бу юнәлештә 39 мәктәп балалары белән эшлибез.
Өйгә барып психологик хезмәт күрсәтү оештырмакчы булабыз. Инвалидларга, төрле авыр хәлләргә тарганнарга мондый ярдәм бик кирәк.
Эшебездә волонтерлар да бик булыша. Шундый 30дан артык яшь булышчыбыз бар.
Ирэна ханым белән «Көзге» буйлап сәяхәт кылдык. Бүлмәләрнең берсендә бер төркем барабаннарда искитәрлек ритмда көйләр суза. Алар ялга туктаган арада, бераз гәпләшеп алдык. 45 яшьлек Сания ханым барабаннарда егерме минутлап уйнаганнан соң, кан басымы нормальләшүе хакында әйтте. Бирегә ул югары кан басымыннан сихәтләнер өчен йөри икән. Ә Галина ханым болай диде:
– Барабаннарда уйнап, күңел төшенкелегеннән котылам. Күңелем тынычланып кала. Моңарчы гел дару эчеп тора идем, хәзер алардан башка да яшим.
Биредә шулай ук невролог та кабул итә. Сөлек белән дә дәваланып була. Рефлексотерапия, массаж, мануаль терапия, дару үләннәре белән дәвалану оештырылган. Умыртка сөяге авыртуыннан сихәт эзләп килүчеләрне дә очраттым. Дәвалау чит илләрдә эшләнгән прибор, аппаратларда алып барыла.
Биредә тәҗрибәле, үз эшләрен чын күңелдән бирелеп башкаручы белгечләр эшли – «Көзге» үзәгенә ярдәм эзләп килүчеләр күңелләренә сихәт табып китә…
Мәдинә НУРУЛЛА
ҖАНЫҢ СИХӘТКӘ СУСАСА... ,

Комментарии