- 22.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Җырлар язу җиңел түгел,
Моны белә һәркем дә.
Язган җырың «ертык» булса,
Кирәкмәс ул беркемгә.
Җырларны белеп сайлагыз,
Ертык җырлар булмасын!
Ул җырлар яңгыраганда,
Бөтен халык моңлансын!
З.Шәмиев.
Җырның ертыгы буламы? – дип сорасалар, әлбәттә инде, булмый, диярләр, чөнки татар халкының «җырның ертыгы булмый» дигән әйтеме дә бар бит әле. Әмма кайчакларда булгалый шул, әле ниндиләре генә! Югарыда китерелгән әйтем, гомумән, җырның сүзләрендәге җитешсезлекләрне каплау, аларны аклау өчен генә әйтелә. Аны фәкать гаилә мәҗлесендә яки дус-ишләр җыелган өстәл янында җырлашып утырганда, шул мизгелдә башларына ни килсә, шуны яңгырату булырга мөмкин, чөнки барысының да башлары «томанлы». Күп очракта җырның мәгънәсез сүзләре яки берни дә тормый торган көе дә була. Юкка гына Гомәр ага Бәширов «Җидегән чишмә» дигән җырның сүзләрен язгач, Сара апа Садыйковага аның көен өч мәртәбә яздыртмаган. Нәкъ менә шулай ул үзе язган җырның үз күңеленә дә, халкы күңеленә дә хуш килүенә ирешкән. Гомумән, җырның исәбе дә, исеме дә мөһим түгел, ә җисеме кирәк! Кыскача итеп әйткәндә, бер яктан, начар «ертык» җыр талымсызлык галәмәте булса, икенче яктан, аны яңгырату – тамашачыларны хөрмәт итмәү ул. Җыр мәгънәсез сүз боткасы булырга тиеш түгел, ә, киресенчә, тыңлаучының күңелен сүзләренең мәгънәсе белән дә, көе белән дә тибрәндерергә, уйландырырга тиеш. Мисал өчен Ә.Бакировның Х.Туфан сүзләренә язылган «Әйткән идең» дигән җырын алыр идем. Бу җырның, чыннан да, һәр җөмләсендә тыңлаучыны уйландыра, дулкынландыра торган тирән мәгънә ята. Минемчә, соңгы елларда барлыкка килгән күпчелек җырлар, аларга булган таләпләргә тәңгәл түгел. Сүзләрнең мәгънәләре туры киләме, юкмы, аның турында уйлап тормыйлар, тик рифма гына булсын. Соңгы вакытларда бигрәк тә яшь башкаручылар арасында гел «Мәхәббәт» турындагы җырларны яңгыратулар күбәеп китте. Кайсысы «бер күтәрелеп каравына да» канәгать, кайсысын йөрүләре туйдырган, шуңа күрә «йөрмә-йөрмә артларымнан», дип, ә кайсы «яратам-яратам» дип «өзгәләнә». Алардан чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен, нинди булганын белмәгәннәре күренеп тора. Чын «саф» мәхәббәт андый булмый ул… Ә инде башкаручыларына ни әйтим? Алар үзләре дә ярымшәрә, гел бозыклыкны гына уйлап йөриләр һәм шул башкарган җырларына тәңгәл килеп торалар. Әдәп-әхлактан ерак киткәннәр. Ә бит алар безнең татар балалары! Ник ата-аналары аз гына да тәэсир итми икән? Мин алар урынында булсам, дәрәҗәмне төшереп, гомумән, андый мәгънәсез җырларны башкарырга алынмас идем. Ул җырлар ертык кына түгел, ә бик зур тишекләрдән генә тора дип әйтергә була.
Ә хәзер элеккерәк җырлар хакында. Кайсыдыр шагыйрә сандугачларны капкага тезеп, канатларын тактага җәйдереп куя. Сандугачлар ни эшләсен ди капкада?! Аларның тормышлары тал-тирәкләрдә һәм чәчәк аткан бакчаларда. Шушы мәкаләдә мин халыкка яхшы таныш һәм көйләре күңелгә ятышлы булган берничә җырга кагылып китәргә булдым. Беренчесе – яраткан җырчыбыз Зөһрә ханым Шарифуллина башкаруындагы «Озак барды атым чапмады» дигәне. Сүзләренә караганда, язучы «тимер аттан» башканы күргән-белгән кеше түгел. Атның хәрәкәт итү хәле (аллюр) берничә төрле була: атлап кына бару, юыртып чабу, кушаяклап сикереп чабу. Аның физиологик һәм биологик хәле: ул арыган, тамагы чиктән тыш ачыккан, бәлки чыгымчы, йә, булмаса, чамадан тыш йөге авыр – шулар сәбәпле ул тизлеген арттыра алмый. Әгәр дә ат (башка җан ияләре дә) бернинди дә хәрәкәт ясамый икән, димәк, алар басып торалар. Шуңа күрә хәрәкәт иткән атны «торды» дип әйтеп булмый. Шулай ук ул торган җиреннән кинәт кенә тизлеген дә арттыра алмый. Җырның исеме дә, җисеме дә туры килми. Аны түбәндәгечә атарга һәм җырларга кирәк.
Озак барды атым чапмады
1) Акрын барды атым чапмады,
Борылышларда чак-чак атлады.
Кыңгыраулар тагып, Казан урамнарын,
Сихри моңга күмеп булмады.
Акрын барды атым чапмады.
2) Арыган атым һич тә чапмады,
Йөге авыр чак-чак атлады.
Бизәлгән елгырда, тальяннар уйнатып,
Җыр-моңнар таратып булмады.
Акрын барды атым чапмады.
3) Озак барды атым чапмады,
Арыганлыктан чак-чак атлады.
Чалку башын чайкап, дәртле-ярсу атлап,
Җил уйнатып барып булмады.
Акрын барды атым чапмады.
Икенче җырым – соңгы елларда Салават Фәтхетдинов башкаруында яңгыраган «Сау булыгыз, дуслар» дигән җыр. Бу җырның шулай ук сүзләре безгә ошамады. Шул сәбәпле, иптәшләремнең үтенече буенча, мин аны үзгәрттем. «Сау булыгыз дуслар»ны без – Тәтеш район мәдәният йорты каршында эшләп килгән татар халык театры артистлары сәхнәдә барган һәр чыгышыбыздан соң (тамашачылар белән хушлашып), әлеге сүзләр белән яңгырата идек. Тамашачылар күңеленә ул бик тә хуш килеп, алар үзләре дә аңарга кушылып җырлый һәм безгә рәхмәт белдерәләр иде.
Сау булыгыз дуслар
1) Акрын гына күктә кояш бата,
Күк гөмбәзен алсу төс ала.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез, бәлки
Күрешә алмабыз тиз ара.
2) Күктә кояш бата, тулган ай калка,
Сихри тынлык тарала җиһанга.
Әйдәгез, дуслар, бергә җырлыйк,
Шатлык, җыр-моң таратып дөньяга.
3) Акрын гына күктә кояш бата,
Күк йөзендә балкый йолдызлар.
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Кабат күрешергә өмет бар. (2 мәртәбә)
Өченче җыр – Фәннур Сафинның «Хушлашырга ашыкма» җыры. Аның көе матур (Риф Гатауллин язган), әмма сүзләренең яңгырашы тормыш хәлләренә тәңгәл килми, ягъни тоташтан ертык. Менә карагыз инде: «Хушлаштың да, китеп бардың», – ди автор. Китеп баргач, алда кемгә мөрәҗәгать итә соң ул? Аннан, сайрар кошларга нинди мөнәсәбәте булырга мөмкин? Аларның үз тормышы. Кыргый табигатьнең кеше тормышына нинди бәйләнеше булсын? Елгалар ничек аккан, шулай ага бирә. Җилнең көченә карап, урман шаулый. Җир тетрәү булмаса, таулар да ишелми. Шулай булгач, бер мәгънәсез сүз боткасыннан кемгә ни файда? Шуннан чыгып, мин җырның сүзләрен реаль тормышка тәңгәлләштереп, түбәндәгечә яңгыратырга тәкъдим итәр идем:
Хушлашырга ашыкма
1) Хушлаштың да, китеп барасың,
Аерылышу авыр бит.
Күзләрең карашын,
Күңелемә салыйм
Тукта, дустым, сабыр ит?!
2) Гомер буе ярсу йөрәк,
Сагынуларга соң ничек түзәр?
Уйла ипләп шунысын,
Чү, ашыкма, дустым!
Аерылу бит дуслыкны өзәр.
3) Кеше гомере бик тә кыска,
Шуңа кирәк бит аны нык сакларга.
Дусларыңны ташлап,
Еракларга китү,
Хезмәт итмәс гомереңне саклауга.
4) Дуслык хисе – мөһим тойгы,
Ул булыша гомерне саклауга.
Якыныңда дуслар булу –
Нык терәк тормышыңда,
Шуңа кирәк аларны якларга!
Мин әлеге мәкаләне язарга күптәннән уйлап йөргән идем, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында яза алмадым. Ниһаять, бу эшне башкарып чыктым. Шул ук вакытта ике-өч нотадан гына торган, сукыр мәхәббәт турындагы такмакларга тукталмаска булдым, чөнки аларны язучы яшьләр әдәп-әхлакны, саф сөю һәм сөелү хәлен белмиләр, ә аның турында җыр язалар. Кемгә кирәк андый җырлар? Аларны сурәт күрсәтү әрҗәләреннән дә карап гарык инде.
Аннан соң бит, шунысын да онытырга ярамый: тамашачыга сыйфатсыз «товар» нигә тәкъдим итәргә? Концерт залына барган тамашачы да, я булмаса радио һәм зәңгәр экран аша караучылар да (бу аппаратлар күктән төшмәгән, ләбаса) моңа үзенең хәләл акчасын сарыф итә!
Илгизәр ГАЛИ.
Тәтеш районы.
Мин болгагач, син дә болга…
яки эротик җырлар заманы
Илгизәр абый, сездән килгән шушы хатны зур кызыксыну белән укып чыктым да, фикерегез белән тулысынча килешеп, соңгы вакытта чыккан искиткеч кызык җырлар белән сезне дә таныштырырга булдым. Бәлки, әле ишетеп тә бетермәгәнсездер. Сез аларны тәнкыйть аша кабул итәсез икән, ә без, иптәш кызлар белән, аларны юморга әйләндереп, көлә-көлә арып бетәбез. Җырчыларның мәгънәсезлеген тәнкыйтьләп утырып кызык та, файдалы да түгел бит инде, үзегез аңлыйсыз.
«Бирмим мин сиңа» дигән җырны ишеткәнегез бар микән? «Почти» шәрә килеш сәхнәдә шушы җырны башкарып, Аиша тәхәллүсе белән татар эстрадасына килеп кергән бу кызга башта чирканып карадык. Аннары интернетта булган тәнкыйть сүзләренә кушылып сүккән булдык. Ә хәзер… Кич утырырга чыккач, берәр егет күзләрен майландырып карап торса, телефонның җырлары арасына сакланган шул җырны кабызып җибәрәбез дә, телне чыгарып кына күрсәтәбез. Ә Аиша бөтен әйтәсе сүзләрне әйтеп бирә!
«Бирмим мин сиңа, кагылма!
Бирмим, сузылма кулыма!
Йөрим бит бары котыртып
Карап каласың ут йотып…
Вакыт уздырма яратып…
Бирмим мин сиңа! Бирмим мин сиңа!»
Эльмира Сөләйманова җырлый торган җырны да без кәеф төшкәндә җырлыйбыз. Болга-болга, дигән җирләренә басым ясап!
«Сандугачым-тургаем,
Күрсәм куллар болгаем.
Мин болгагач, син дә болга,
Мин дә мәхрүм калмаем!»
Ярый да җырчының кулы бар, ә «сандугачым-тургаем» нәрсә болгарга тиеш микән? Әллә ниләр күзалдына килә! Канатны болгасаң ничек була микән ул? Әллә сүз канат турныда түгел микән? Аннары, нинди гибрид кош соң ул – сандугач-тургай?!
Уйлап карасаң, күп инде ул андый җырлар. Менә монысын кем җырлавы да истән чыккан. Җырчысы Кукмара якларыннан түгел микән дип уйлыйм әле. Анда бит «дагын», «дәген» кушып сөйләшәләр. Ничек кенә булмасын, бу кыз аны бәет сыман сөйләп җырлаган чакта аны жәлләп… көләсе килә. Җырның мәгънәсен аңлап түгел, ә җырларга тырышып көчәнүеннән!
«Бик авыр булса дагын
Язам соңгы хатымны
Саубуллашам синең белән
Аңламадың хатамны.
Җибәр мине тыныч кына
Саклама йөрәгеңдә,
Китәрмен мин бик еракка
Күрмәссең гомереңдә.»
Әле язып куйдым да, мәгънәсен аңларга тырышып утырам. Хат язучы да тилмерә, җибәрүчесе дә тәгаен тилмергәнгә охшаган, алайса тыныч кына җибәрүне сорамас иде. Ә, әле бу җырның бик кызык дәвамы бар. «Күрмәссең гомереңдә», дип вәгъдә биргән кызый алга таба болай дип җырлый:
Ялгыш кына очрашсак та,
Үтәрбез күрешмичә.
Бер-береңне белмәгәндәй
Атларбыз ашыкмыйча.
Бу куплетта минем баш мие эшләүдән баш тарта. Гомер буе күрешмиләр, ләкин андый-мондый күрешсәләр ашыкмыйча гына атлыйлар. Туктале, мин бу кешене белмим бит, белмәгән кеше яныннан ашыкмыйча гына атлыйлар, тиз атларга ярамый!
Мөнир Рахмаев җырларын үлеп яратам үзем. Шул җырга канатланып сикергәндә, сүзләрен ишетмисең дә. Аңа көй язучыларга рәхмәт укыйсың.
«Ал-ал-ал, нәфис күңелеңә сал
Минем тик сиңа дигән ихлас хисләрем.
Кал-кал-кал, сөю диңгезендә кал
Көтә безне офыкта бәхет көннәре.
Ландыш Нигъмәтҗанованың «Алтын барс»ка лаеклы дип табылган җырын да мәңге онытасым юк. Күзләрен аллы-күкле итеп буяп, кып-кыска итәк киеп сәхнәгә чыкты да:
Үп мине, үп!
Иренемнән син назла
Ал әле, ал, мине җылы кочакка,
Чакыр да мине җылы учакка
Яратам диеп кочакла, – дип сикерә-сикерә җырлады.
Бу җыр бит инде «Бирмим мин сиңа»ның нәкъ киресе булып чыга түгелме?!
Индива җырлый торган «Җепләре сүтелә» дигән җырны язган кеше дә бу җырны кем һәм ни өчен җырлаячагын уйлап бетермәгән ахры.
«Бәлки, гөл булып, хуш исле гөл булып үсәрмен мин
Бәхеткә төреп, җылы сулар сибеп үстер мине.
Күбәләк булып, кулларыңа кунып уйнармын мин
Син генә зинһар миңа тимә,
Канатларым каерылып көяр.»
Алга таба җырласаң, бөтенләй куркыныч. Берәү әйтмешли, моны өч борынга очламыйча гына ерып чыга торган түгел. Менә шулай ул, Илгизәр абый. Эротик җырларга төренеп яңа заман килде. Алга таба нишләп бетәрбез?!
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии