- 22.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Минем өчен аңлашылмаган хәл булды, шул хакта бәян итим әле. Лаеш шәһәрендә 5 район күләмендә Ф.Туишев хөрмәтенә гармунчылар сайлап алу ярышы булды. Мин дә тальян гармунда уйнап катнаштым. Казаннан өч кеше – Казан дәүләт консерваториясе деканы С.Хәбибуллин, республика халык артисты Рамил Курамшин, инструменталь жанр буенча белгеч Ф.Кисляков комиссиядә иде. Соңыннан иптәш Хәбибуллин бәйгегә анализ ясады. Миңа карата мондыйрак сүзләр яңгырады: «Иптәш, гармуның чыш-пыш итте. Син аны клей яки башка төрле ябыштыру әйберләре белән ремонтла әле». Мин үз чыгышымда татар халык көйләренә тезмә уйнадым. Ә бу хакта ул ләм-мим бер сүз әйтмәде. Кешегә бер начар сүз агу белән бер бит. Ә бер яхшы сүз май булып ята. Без бит кайдадыр штатта тора торган кешеләр түгел. Шулай да миңа карата әйтелгән фикере белән килешәсем килми. Дөрес, мин жюри әгъзалары белән сүз куертырга теләмим. Чөнки алар – музыка өлкәсендә зур белгечләр. Музыканың һәрбер нечкәлекләрен аңлаучы кешеләр. Алар белән гәпләшергә хакым да юк. Әмма ул мине башка кеше белән бутады, ахры. Гармуныма бернинди дә ремонт кирәк түгел. 3 тальян гармуным бар. Алар барысы да бик яхшы хәлдә. Хәтта өч оныгыма да берәр гармун алып бирдем. Үземнең ике улым да тальянда бик иркен уйный. Заманында үзем дә төшеп калганнардан түгел идем. Юкка гына бүләкләргә лаек булмаганмындыр! Алар исә түбәндәгеләр. Ф.Туишев исемендәге өченче республика гармунчылары смотр-конкурсында мәдәният министрлыгыннан икенче дәрәҗә диплом, Мактау грамотасы. Аңа исә ТАССРның мәдәният министры М.М.Таишев һәм композиторлар берлеге идарәсе рәисе М.З.Яруллин кул куйган. Диплом белән дә бүләкләндем, мактаулы күкрәк тамгасы да бар. Дипломант гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге җиденче республика конкурсында җиңүче дә булдым. Өч мәртәбә беренче каналдан күрсәтелә торган «Играй гармонь» тапшыруында катнаштым, Татарстан, Лаеш данын якладым. «6 гармунчыны саклау фондына», – дип тә үземне төшереп киткәннәр иде. Ул вакытта диктор Хамматова иде, ә Клара Хәйретдинова җырлады.
Өлкән яшьтә булуыма карамастан, тормыш белән бергә атларга тырышам. Үзебезнең телебезне, динебезне, моңыбызны сакларга һәм дәвам итәргә, татар халкының уен коралларында яшьләребезне дә уйнарга кызыксыну уяту өстендә эшлим. Тик кенә өйдә утырасым бер генә дә килми шул.
Хәзер Чирпы авыл җирлегендә өч авылда ветераннар советы рәисе вазифасын башкарам. Авыл мәдәният йортында үткәрелә торган концертлар миннән башка үтми. Район Сабантуйларында да тальян гармуным белән катнашам. Шуңа күрә дә, район башлыгы ике тапкыр Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде.
Мин бу хатымны нәрсәгәдер өмет итеп яки кемнедер гаепләп язмыйм. Төрле дәрәҗәдәге алган бүләкләрем ялган булган микән дип, үпкәләп кенә куйдым. Киләчәктә яшьләр белән картларны, профессиональләр белән үзешчәннәрне аерым чагыштырып бәяләсеннәр иде.
Жюри әгъзалары Р.Курамшин, Ф.Кисляковаларга үпкәм юк. Алар үзләренең йомгаклау сүзләрендә ата-бабаларыбыздан калган татар моңын бирә торган тальян гармуннарына карата бик матур сүзләр әйттеләр. Аларга рәхмәт!
Рамил САЛЯХОВ.
Комментарии