Футбол татлы да, кызыклы да, файдалы да була ала

Футбол татлы да, кызыклы да, файдалы да була ала

Чын футбол җанатарына шәп уен күрер өчен «Казан Арена» футбол стадионына барып, 2-3 сәгать чират көтәргә кирәкми. Әнә, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы яшьләре өченче ел рәттән авылда футбол бәйрәме оештыра. «Рубин» көнләшерлек итеп әле: ашап-эчеп, җырлап, уйнап ял итәләр биредә. 

Нәкъ өч ел элек бер төркем авыл егетләре футбол ярышы үткәрү турында хыяллана башлый. Ә ник әле үткәрмәскә? Авылда туп тибәргә яратучылар җитәрлек. Шуңа күрә хыял тиз арада тормышка да аша.

– Футбол ярыш кем өчен күңелле? Дөрес, авылда 5-6 футбол командасы җыела. Болар – футбол белән җенләнүчеләр. Алар уйный, аларга күңелле. Тик балалар, олыларга туп артыннан йөгереп йөрүчеләрне генә күзләп утыру бик кызык булмас, авыл бәйрәме булып истә калырлык бәйрәм оештырырга кирәк дигән фикергә килдек, – дип уртаклашты Зур Сәрдек авылы егете Инсаф Минемуллин. 

Беренче елны Футбол ярышын авылның хоккей мәйданчыгында үткәрәләр. Егетләр футбол уенын көйләсә, авыл кызлары балаларга уеннар уйната. Һәр килгән кунак тәмле чәй, су һәм шурпадан авыз итә. Рәхәт ялны файдалы эш белән берләштергәннәр, кыскасы. Икенче ел исә хоккей мәйданчыгы кечерәк була башлый, шуңа күрә бәйрәм мәктәп бакчасына күчә. 

– Элегрәк, без мәктәптә укыганда, авылда дүрт җирдә футбол уйныйлар иде. Төп мәйданда авыл яшьләре «бил алышса», кечерәкләр өч җирдә уйный иде: Сабантуй мәйданында, авыл уртасында һәм элеккеге Сабантуй җирендә. Яхшырак уйнаганнарны, олыраклар үзләре янына дәшә иде. Шулай күчеп йөрдек, – дип сүзен дәвам итә Инсаф. – Элек авылда спорт көчле үсеш алган иде. Хоккей секцияләре бар иде, районнан тренер килә иде. 10 ел элек кыш буена өчәр хоккей ярышы уздыра идек, 2-3 волейбол ярышы үтә иде. 

Сер түгел: хәзер яшьләр спортка тартыла, диләр. Әмма авыл урамнарында сызыкташ уйнаучылар күренми. Болыннарны шау иттереп «гол» дип кычкыручыларның тавышы ишетелми. Ә әниләрең суган тутырырга дип алып куйган тишекле капчыгын баскетбол сеткасы өчен кулланам дип урлаучылар гомумән юктыр?.. Зур Сәрдек авылы яшьләре дә шундый фикердә. Ярышлар оештырылмый, яшьләр уйнамый, үрнәк булсын дип тотына алар бу эшкә. 

– Бердәм авыл яшьләре генә авыл бәйрәмен үткәрә ала, – дип саный Инсаф. – Аерып әйтер кеше юк, чөнки әлеге футбол ярышына да күп кешенең хезмәте керә. Егетләр берсе дә юк дими, һәр эшне бүлгәлибез. Безнең халыкта бер сүз бар: берәр нәрсә оештырам дисәң, акча кирәк, акча юк, диләр. Акча – иң ахыргы проблема ул. Теләк кирәк. Вакыты да, акчасы да табыла. Аллаһка шөкер, яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә булышырга әзер. Бөтенебез ярдәме белән быел балалар өчен бушлай батут, татлы мамык, поп-корн да оештырдык. Килгән һәркем тәмле пылаудан авыз итте. 

Җәй башында ук: «Быел футбол ярышы буламы?» – дип кызыксынып сораучылар да юк түгел. Ә төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр белән үрелеп барган футбол ярышы балалар өчен көтеп алынган бер бәйрәмгә әйләнгән. Дәвамлы булсын! 

P.S. Авылны яшьләр яшәтә, диләр. Әмма авылны яшәртергә һәм яшәтергә теләгән яшьләрнең булуы да кирәк әле. 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии