Яшә әле, яшә Түлешкә!

Яшә әле, яшә Түлешкә!

Саба районының Түлешкә авылында «Түлешкә үзенең балаларын барлый» дип исемләнгән җыен-бәйрәм үтте. Ятим авыл ул. Бәйрәмнең үзенчәлеге дә менә шунда, аның шул буш авылда оештырылуында.

ДАНЛЫ ТАРИХ

Түлешкә турында кеше яшәми торган авыл дип әйтү дөресрәктер. Ягъни әле дөм юкка чыгып бетмәгән. Авыл 1678нче елдан Пустошь при Речке Тулушке буларак мәгълүм. Кайбер чыганакларда Яңа Тулушка исеме белән дә искә алына. 1920нче елда авылда халык саны 135кә җитә, аннары кимү ягына китә. Күмәкләштерүнең беренче елларында оештырылган колхозга «Салкын чишмә» исеме бирелә. XX йөз башында көндәлек кирәк-яраклар кибете эшли, соңрак башлангыч мәктәп ачыла. Элек монда ат, үрдәк, куян фермалары гөрләп торган, хатын-кызлар яшелчәлектә кыяр, кәбестә үстергәннәр. Халыкның авылдан күпләп күченеп китү чоры 1979-1989нчы елларга туры килә. Гаиләлеләр Шәмәрдәнгә, Сабага, Казанга һәм башка шәһәрләргә барып урнаша. Чит илләрдә яшәүчеләр дә бар. Хәзер инде Түлешкәдә беркем дә яшәми. Элек биредә тормыш кайнаганын ятим йортлар гына сиздереп тора. Үзенең кибете, клубы, мәктәбе һәм «Салкын чишмә» дип исемләнгән аерым колхозы булган Түлешкә авылыннан соңгы булып Хәйруллиннар күчеп китә.

 (Фотода Зөмәрә һәм Хаҗинур)

Алар 20 ел үзләре генә гомер иткән. Әтиләре Мансур абый ике ел элек вафат булгач, уллары Хаҗинур һәм Флорид Миңгәргә күченә. Авыл бушап кала. Хәзер туган нигезләренә берән-сәрән кайткалаучылар гына бар. Ә менә «Авыл көне» мәдәни чарасы түлешкәлеләрнең барысын бергә җыю бәйрәменә әверелде. Традициягә 2015нче елда нигез салынган. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде.

– «Авыл көне» оештыруның төп максаты – төрле елларда авылдан читкә китеп, дөньяның төрле почмакларына сибелгәннәрне туган авылга, нигезләренә кайтарып очраштыру. Чын мәгънәсендә кирәк булган бу чараны район мәдәният бүлеге үткәрә, – ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Хәниф Тимербаев.

СУКМАКЛАР ӨЗЕЛМӘСЕН

(Фотода Зөлфия һәм Рафис Сөнгатовлар кызы, оныклары белән) 

Авыл башындагы агач йорт иң яңасы. Аны Түлешкәдә туган һәм Сабада озак еллар ремонт-төзелеш участогында эшләгән Ренат Сөнгатов бабасы истәлегенә салып калдырган. «Нигъмәтҗан бабай авылда хәлле кеше саналган, атлар тоткан. Йорты авыл башында булгач, юлаучылар юл сорап һәм чәйләр эчәргә аларга кергәннәр, бураннарда төн дә кунганнар. Аны ат бабай дип йөрткәннәр. 1914нче елдан революциядә, гражданнар сугышында катнашкан. Колхоз төзелгән вакыттан соңгы көннәренә кадәр ат караучы булып эшләгән. Алты баласы булган. Каршыдагы өйдә бертуганы Зыятдин яшәгән. 1959нчы елда аның икенче улы – безнең әти Хәкимҗан Сабага күчеп китә. Бабай гомер иткән, әтибез туган авылны әле дә якын күрәбез. Биредән сукмакны өзмәскә тырышабыз», – дип сөйләде сугыш ветераны Хәкимҗан Сөнгатовның улы Рафис. Алар «Авыл көне»нә балалары, оныклары белән килгәннәр иде.

СОҢГЫ «РОБИНЗОН»

Үзләре генә калгач та күчеп китмәгән Хәйруллиннар гаиләсе Сөнгатовларның күршесендә генә яшәгән. Мансур Хәйруллин ике улы белән гомер иткән йорт яшәмәслек түгел әле. Әле дә төсен җуймаган тәрәзә йөзлекләре биредә кулы эш белгән кеше гомер иткәнлеге турында сөйли. Чыннан да, Мансурның олы улы Хаҗинур – республикада танылган агач эше остасы. «Мин район буенча тәрәзә рамнары, кәрнизләр, ишекләр ясап йөрдем. Заказларны Казаннан ук килеп бирәләр иде. Мин агач эше буенча Русиядә 1нче урынны алган кеше. Күргәзмә өчен кибет витринасын махсус сызым буенча Карадуган, Яшел Үзән мебель фабрикалары да эшли алмады. Без энекәш белән башкарып чыктык. Һөнәрем булгач, авылдан китмәдем. Алтынчыда укыганда ук балык җәтмәләре бәйли идем. Хәзер дә үрәм, алучылар бар»,– ди Хаҗинур. Аның сөйләве буенча Түлешкә яшьләре 70-80нче елларда хоккей белән җенләнгән. Район буенча 1нче урыннарны күп алганнар. Футбол уенында да аларга каршы тора алучылар табылмаган.

«Яшь вакытта безнең авылда бик күңелле иде. Иркен табигать, саф һава, тау буйлары гел җиләк кенә. Кечкенә генә клубы да бар иде. Унсигездә авылдан чыгып кителгән. Хәзер Казанда яшим. Балачакны уйласаң – авыл, туган җир, яшьлек искә төшә», – дип сүзгә кушыла сеңлесе Зөмәрә Гәрәева. (фотода Зөмәрә һәм Хаҗинур)

КАЙТАЛАР ДА КИТӘЛӘР ШУЛ

Түлешкә авылында туып үскән танылган шәхесләр арасында сугыш ветераны, батырлыгы өчен ике «Кызыл Йолдыз» ордены, медальләр белән бүләкләнгән Мөхәммәт Закиров та бар. Ул фронтка үз машинасы белән җибәрелгән. Алгы сызыкка корал, шартлаткычлар ташыган. 1946нчы елда туган авылына кайта, фронтта йөргән машинасы белән төрле оешмаларда эшли. Хезмәтләре өчен Ленин орденына лаек була. «Әти күп үлемнән калган. Мине Ходай саклап йөрде дип әйтә торган иде. Ул машинада эшләгән вакытта Олы Шыңардан Түлешкәгә юлны ачтылар әле. Ялга чыккач, кышын йөрү кыенлашты. Кар басып китәр иде. Бервакыт кыш уртасында шәһәрдән авылга адаша язып чак кайтып кергәнне яхшы хәтерлим. Юлсызлык авылның бетүенә бер сәбәп булды. Шулай да без кайткалыйбыз әле. Күзләрне иркәләрлек яшел гүзәллектә ял итеп, машина тутырып тәмле чишмә суы алып китәбез»,– ди Мөхәммәт Закировның кызы Зәбидә ханым. 

НИГЕЗ ТАРТА

(Безнең йорт шушында иде, диләр Әлфирә һәм Фәндәлия)

Түлешкәнең иң аргы башындагы йортта Фоат һәм Закирә Сабирҗановлар яшәгән. Гаилә башлыгы «Авангард» колхозында бригадир булып эшләгән, кыш айларында итек баскан. Закирә апа да бик тырыш, уңган хуҗабикә булган. Кич утырып ул бәйләгән шәлләр йомшаклыгы, җиңеллеге белән аерылып торган. «Хәзер әниебезгә 88 яшь, Шәмәрдәндә энебез Фаил белән яши. Түлешкәдәге йортыбыз бик нык, төзек иде, кызганычка каршы, сүтәргә туры килде. Шулай да нигезебезгә еш кайтабыз. Онытып булмый. Сагындыра. Киткәннән соң, беренче елларда күз яшьләре белән елый идек. Балачагың үткән нигез бик кадерле була икән», – диләр Сабирҗановларның кызлары Әлфирә һәм Фәндәлия. Зарларын да белдереп алдылар. Шәмәрдәндә яшәүче әниләрен Өлкәннәр көнендә искә-санга алучы юк икән. Башкалар хөрмәтләнгәндә олы кеше кимсенми калмый шул. Күчтәнәченнән бигрәк игътибар кирәк аларга.

Соңгы никах, соңгы бала

(Гөлсинә һәм Фәнил Гыйльметдиновлар)

Шулай килеп чыга: Фәнис һәм Фәнил Гыйльметдиновлар Түлешкә сәхифәсенә гаилә статистикасына соңгы ноктаны куючылар булып керә. Фәнил 1990нчы елның сентябрендә Саба кызы Гөлсинә белән гаилә кора һәм яшь парларның язылышуы авылда соңгы тапкыр теркәлгән никах булып кала. «Мин килен булып төшкәндә Түлешкәдә башка авыллардагы кебек тормыш кайный иде әле. Әлбәттә, Саба кызы өчен, мин кая килеп эләктем дигән хис тә туган булгандыр. Ул вакытта Фәнил Шәмәрдәндә эшли иде. Без озак та үтми авылдан киттек», – ди Гөлсинә.

Зөбәрҗәт һәм Фәнис Гыйльметдиновларның кызлары Зилә туа һәм шуннан соң авылда дөньяга килүче булмый. «Мин Түлешкәдә 26 ел яшәдем. Өч класс шушында укыдым. Яшьләр күп иде. Инде Зиләнең дә үз тормышы. Гомер үтә, балачак, яшьлек узган авыл гына онытылмый», – дип сөйли Фәнис. Ике ел элек кенә Түлешкәгә кайтып китү дә проблема булган. Елга аша күпер эшләнгәнче, яңгыр ява башласа, авылдан тизрәк чыгып китү ягын караганнар. Хәзер мәсьәлә хәл ителгән

Гомумән, авылда туып-үскәннәр нигезләрен онытып бетермиләр, зирад кылалар. Берничә кеше җәйләрен монда умартачылык белән шөгыльләнә. Ә Түлешкә авылы көне барысын да берьюлы җыйды. Күршеләр очрашты, хатирәләр барланды... Авыл гөр килде.

Бәйрәмнең бар шарты үтәлде. Башта авыл буйлап бирнә җыю йоласы үтте. Бар да гөрләп торган авыллардагыча, әйтерсең бу халык туган нигезләренә кайткан кешеләр түгел. Бар да үзләренең йорт урынына баскан, бүләк җыючыларны көтә. Шекше авылының «Зиләйлүк», Шыңарның «Мирас» ансамбльләре бар шартын китереп бирнә җыйды, һәр нигез каршында туктап хуҗаларын биетте, җырлатты... Күңелле, урам гөрли, әмма бәйрәм рухы артына моң да яшеренгән шул: авыл буш, нигезләр ятим.

Бирнә җыелды. Инде мәйдан көтә. Бу бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан да киләләр. Чөнки бик күңелле. Мәйдан читендә сәүдә кайный. Уеннарда балалар белән рәттән өлкәннәр дә көч сынаша. Быел популяр җырчылар Резеда Шәрәфиева һәм Энҗе Шәймурзина бәйрәмнең күрке булды. «Авыл көне»н оештыруга Саба район мәдәният бүлеге «Туган як» җәмгыяте, Олы Шыңар авыл җирлеге, Шыңар һәм Шекше мәдәният йортлары хезмәткәрләре, үзешчәннәре зур өлеш кертте. Бәйрәмне онытылмаслык күңелле итеп Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев алып барды. Ихлас һәм купшы, шул ук вакытта гади булды Түлешкә авылы бәйрәме. Түлешкә үзенең балаларын барлады. Исән-сау булсыннар. Авыл рухын сүндермәсеннәр.

Фәнил МӘҮЛЕТОВ

Саба районы

(Түлешкәгә атна саен кайтучы Гөлүсә һәм Илдар Сәлаховлар. Аларның йорт эче кешеләре каядыр чыгып киткән кебек кенә. Электр уты яна, телевизор күрсәтә, суыткыч эшли.)

 

 

Түлүшкә 

Кәтри таллыклары шау-гөр килә,

Авыл барлый үзенең баласын.

Кемнәр генә уйлап бакты икән

Бер гаилә утырып каласын.

Әмрикәгә барып урнашкан бит

Түлүшкәнең гади баласы.

Австралия дә аны читкә какмый,

Якын итә Лондон каласы.

«Кызрата» да һаман хәтерлидер

Әүмәкләшеп чана шуганны.

Мөлдерәмә итеп чиләкләрне,

Ярыша-ярыша җиләк җыйганны.

Инеш буендагы атаулыкта

Төтен чыга: казан асканнар.

Исән чакта, әйдә; күрешик дип,

Җыйнаулашып зурлап кайтканнар!

Самавырлар кайнап-гөжләп тора,

Өч чишмәнең суы салынган.

Монда кайткан һәркем йөрәгендә

Сагыну уты күптән кабынган.

Дүрт буыннан вәкил килгән монда,

Ашкына шул күңел, сагына.

Яшьлек эзләренә баса-баса,

Картлык атлый абына-абына.

Уйный-җырлый көлә бүген авыл,

Бар халыкны җыйган Түлүшкә.

Очрашулар насыйп икән лә шул,

Эчәр сулар калгач инештә!

Искәрмә: Кәтри таллыгы, Кызрата тавы, атау, инеш – Түлүшкәнең истәлекле урыннары. Бәйрәмгә Австралия, Америка, Англия һәм Балтыйк буе илләреннән кайтканнар иде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф ТИМЕРБАЕВ,

Саба районы

 

 

 

Комментарии