«Үзебезнең мәйданда үзебезчә бәйрәм оештырасы килде»

«Үзебезнең мәйданда үзебезчә бәйрәм оештырасы килде»

Хәзер Сабан туйлары, Президент указы буенча, билгеле бер көннәрдә генә үтә. Өстәвенә, берничә авылны берләштереп, күмәк бәйрәм уздыралар. Ә менә Арча районы, Наласа авылы яшьләре инвестор оештырган Сабан туе белән генә чикләнмәскә булган. Узган шимбәдә авыл башындагы үзәнлектә халык үзе тагын бер Сабан туе оештырды.

Авыл җыены дип атасалар да, чынлыкта, шул ук Сабан туе инде бу. Ләкин «авыл җыены» дигән атамасы да матур яңгырый, еракларга сибелеп яшәүче авылдашларны үзенә чакырып тора. Хәер, бу көнне Наласага күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Бу вакытта инде Сабан туйлары юк, ә урып-җыюга керешкәнче күңел ачып каласы килә бит. Наласа бәйрәме менә дигән мөмкинлек булды! Бөтен халык Наласага җыелган иде диярсең…

Наласада «законный» Сабан туе июнь башында – указ кушкан көндә узган инде. Дөрес, анысы Наласаныкы гына түгел: анда Түбән Аты авылы да, шушы агрофирмага караган башка авыллар да булган. Әтнә юлында зур болынлыкта үткән бәйрәм. Ә монысы нинди җыен соң моның – шуны беләсе килә бит. Авыл башлыгы Илфира Шакирова ачыклык кертте: «Элек-электән Сабан туйлары шушы мәйданда уза иде. 2012нче елда Татарстан күләмендә Наласаның 500 еллыгы билгеләп үтелде. Ул елны, монда гына сыймабыз дип, икенче яктагы болынлыкта бәйрәм ителде, анда килүчеләр дә күп булды. Аннан соң Сабан туе да ел саен шунда уза башлады. Ләкин яшьләребезнең шушы җирне – борынгыдан Сабан туе үткән урынны кире кайтарасылары килде. Бер-ике ел киңәшеп йөрдек. Быел егетләрне җыеп әйттем, нишлисез, оештырасызмы, дидем. Оештырабыз, диделәр. Март аенда ук сөйләшә башлаган идек. Менә шушындый бәйрәм килеп чыкты».

Хәзер Илфира ханым әйткән егетләр белән – җыенны оештыруда башлап йөрүчеләр белән дә сөйләшәсе килә бит инде. Барлыгы 100ләп егет җыелганнар, һәрберсе берәр мең сум акча биргәннәр – Сабан туеның бюджеты шулай барлыкка килгән. Ул акчага бүләкләр алганнар. Мәйданның бер читендә бүләкләр тау булып өелеп тора иде.

100 егет белән дә сөйләшеп булмады (үзләрен сүз белән түгел, эш белән күрсәтү яклы Наласа егетләре!), шулай да берничәсен сөйләштерә алдык. «Без бу бәйрәмне былтыр ук оештыра башлаган идек, оешып бетеп кенә булмады», – дип сөйләде Ягъфәр Мөхетдинов. Ул да Илфира ханым башлаган сүзне кабатлады: бу урын сагындырган иде, бушап калганына күңел әрни, шуңа Сабан туен кабат шушында кайтарырга булдык. Гомумән, «бу урын сагындырган иде, үзебезнең урын бит» дигән сүзне ул көнне бик күп кеше кабатлады – әби-бабайлар да, 30-40 яшьлекләр дә. Бөтен халык ярата торган бу мәйдан Рим шәһәрендәге Колизейны хәтерләтә: мәйдан үзе үзәнлектә урнашкан, аны зур булмаган тау – калкулык әйләндереп алган. Мәйдан эчендә барган тамашаны шул тау битенә утырып карыйсың, менә сиңа амфитеатр!

«Быел бәйрәм авырданрак оешты, киләсе елга җиңелрәк булыр, халык та активрак катнашыр дип уйлыйбыз. Шулай да акчалата ярдәм итүчеләр дә, бүләк бирүчеләр дә булды. Мәгълүмат «сарафан радиосы» аша таралды. Аллаһка шөкер, әзрәк әйдәли торгач, җыелалар, кушылалар тагын. Ашкынып йөргән активистлар бар, шулар аркасында оешып чыга да инде мондый чаралар. Безнең авыл халкы бөтен эшне дә шулай оешып эшләргә ярата. Бер елны шулай җыйнаулашып авыл кичләре оештырган идек. Күптән түгел чишмәне рәтләдек, зиратны да өмә ясап җыештырабыз», – дип сөйләде Ягъфәр Мөхетдинов. Җыенның ничек оешканын оештыручылар үзләре генә белә инде, ә халык бик җылы һәм матур бәйрәмне тамаша кылды. Җырчылардан Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар, Илназ Гарипов, Рөстәм Закиров килгән иде.

Бу бәйрәмне оештыруның башында торган Рамил Мөхетдиновны Арча районының мәдәният бүлеге җитәкчесе буларак беләбез. Ул халыкның бу мәйданны ни өчен яратуының, ни өчен шушында җыеласылары килүенең тагын бер хикмәтен ачты. «Менә монда зиратыбыз бар. Болай итеп җыелу – ерактан кайткан кешеләргә якыннарының каберләрен зыярат кылу да ул. Монда төшкәч, зиратка керми калмыйлар инде. Югары очлар бөтен урамны тутырып төшәләр. Гадәттә, түбән очта туганнары булганнар аларга кереп чәй эчәләр, аннары монда мәйданга киләләр. Бөтен туганнарны күрештерү бәйрәме бу», – дип аңлатты ул. Мәйданны тәртипкә китерү, печәнен чабу, чистарту әлеге дә баягы авыл яшьләре җилкәсенә төшкән.

«Уеннарда җиңүчеләргә акча бирмибез, бүләкләр алдык. Сабан туеның истәлеге булырга тиеш. Безнең авылдан чыккан шәхси эшмәкәр Төхвәтуллиннар 30 мең сум акча бирде, аңа көрәшчеләргә бүләк алдык. Ике тәкә: берсе – абсолют батырга, икенчесе –яшүсмерләр арасында батыр калучыга», – дип аңлатты Рамил Мөхетдинов. Наласа гомер-гомергә көрәшчеләре белән дан тота инде. «Соңгы 5 елда бөтен агрофирмалар арасында район күләмендә үткәргән ярышларда гел беренче урынны алып барабыз. 30лап егетебез көрәшә», – дип мактанып та алды Илфира Шакирова.

Ярышлардан тагын күзгә ташланганы мотоблок узышы булды. «Элек Сабан туеның күрке ат чабышлары иде. Хәзер авылда атлар аз, булган очракта да яшьләр атка атланып чабам дип тормыйлар. Һәр кешенең диярлек каралты-курасында мотоблок бар. Шуларны ярыштырып карарга булдык», – ди Ягъфәр Мөхетдинов. Ул мотоблокларга исемнәр дә биргәннәр – чып-чын тимер атлар инде менә!

Ә Гөлчирә апа Нәҗметдинова белән ире авыл җыенына бизәлгән атта төшкәннәр. «Без Арча Сабан туена да ат бизәп бара идек. Ахыргысында икенче урынны алып кайттык. Соңгы 5 елда гына барган булмады. Бүген менә бик теләп бизәдек», – дип сөйләде халык дәвачысы Гөлчирә апа.

Җирлек башлыгы Илфира Шакирова белән авыл яшьләре турында сөйләшеп алдык. «Элегрәк бер төркем яшьләр авылдан чыгып китте. Без ул агымны туктата алдык. Авыл җирлегендә яшәп, авыл җирлегендә хезмәт куючыларга миллион сумнан артык субсидия бирелә башлады бит. Быел шундый яшь гаиләләрнең 15нчесенә йорт салдык. Үзләре йорт төзергә теләүчеләргә җир табып бирдек. 35 яңа йортта инде яшиләр, тагын 10 йорт төзелеп килә. Бөтенесенең дә эше-ашы бар», – дип сөйләде җитәкче. Бу җыенны да авылы дип янып-көеп яшәүче тырыш яшьләр оештырган бит инде. Без эшләдек, дип мактанып йөрми алар. Мәйдан читендә тыйнак кына күзәтеп тордылар, берничәсе оештыру эшләре белән мәш килеп йөрде. «Исән-сау булсак, киләсе елларда да дәвам итәргә исәп бар», – диләр. Бездә Сабан туе үтми, дип зарланып елап ятарга да, Наласа авылы егетләре кебек үзең башлап оештырып чыгарга да була икән…

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии