Үткәннәргә кире кайтып…

Үткәннәргә кире кайтып…

Безнең гөрләп чәчәк аткан яшьлек елларында менә мондый эчтәлекле шигарь язганым хәтеремдә: «Барысы да кеше өчен, бар да халкыбыз өчен!» Ә хәзер моның киресе, тормышның асты өскә әйләнде – рухи сүлпәнлек, көнчелек, акча чире, вәхшилек, эчкечелек, наркоманлык һ.б.

Ә безнең балалык, яшьлек елларындагы күңелдән җуелмас хатирәләр: 1 май, 7 ноябрь бәйрәмендә урамдагы тантана, гаиләләре белән бер-берсенә кунакка йөрүләр, шатлыклы, көләч йөзләр, җыр, бию, музыка тавышлары, демонстрацияләр, һәр оешмада кызыл әләмнәр эленгән, транспорантлар, партиябез җитәкчеләренең, Политбюро әгъзаларының портретлары үзе яшәү рәвешен чагылдырды, туасы көнгә өметләнеп яшәдек. Кибетләрдәге кием-салым, ашау-эчү һәм көнкүреш товарлары арзан бәядә булды, балта, пычкы, чүкеч, көрәк, сәнәк, чалгы, пычак һ.б. бәяләре үзенә чукып язылды. Аларга бәя кую, кайдан килүе, сыйфаты эчке эшләр органы тикшерүендә үтте. 1960-61 елларда конторада кешесез бүлмәдә, әзер ведомостька кул куеп, эш хакын алуым да хәтеремдә. Бу хәл озакка бармады, өч ай гына булды, чөнки безнең халыкның намусы, гаделлеге моңа өлгермәгән иде.

Эшләгән урыныңда җәйге ялга чыккач, ял йортларына юлламалар бирделәр, әле барырга да мәҗбүр иттеләр. Күпләребезнең саклык кассаларына акча салырга да мөмкинлеге булды. Юл транспортында билет бәяләренең тиеннәр генә торуы, ягулыкларның арзанлыгы да уңайлылык тудыргандыр. Концерт-спектакльләргә дә бәяләр арзан иде. Артистлар халыкны ял иттерергә килделәр, хәзерге кебек кесә калынайту турында уйламадылар.

Сәламәтлек өлкәсендә түләү дигән әйбер булмады. Югары уку йортларына керү өчен түләргә кирәкми иде. Ул коммуналь түләүләргә бәяләр артуына чик куелырмы? Әлегә билгесез. Күмәк хуҗалыклар таралып, инвесторлар килгәч тә, туасы көнгә ышаныч әллә ни юк. Элекке кебек профессиональ-техник училищеларга керүчеләр бөтенләй юк диярлек, барысы да финансист, юрист һ.б. булырга телиләр. Ә завод-фабрикаларда эшче куллар: эретеп ябыштыручы, металл эшкәртү остасы (токарь), ташчы, слесарьларга алмаш юк.

Бәяләргә килгәндә, тотрыксызлык хөкем сөрә. Пенсияләрне бераз өстәсәләр, базарда бәяләр дә күтәрелә. Бу бәяләрне кемнәр куя, билгесез, тикшерүчеләр дә юк.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналардан йә ремонтка, йә бәйрәм кичәләренә акча җыялар. Мәктәп укучыларының формасы булмавы, үз-үзләрен тотышлары, өлкәннәргә карата тискәре мөнәсәбәте, наркоманлык, эчкечелек, тәмәке тартулары күңелемне сызландыра, сыкрата. Мәктәпләрдә татар теле, тарих фәне дәресләренең кыскартылуы, укыткан хәлдә дә революционерларның террорчыга әйләндереп күрсәтелүе яшь буынга тискәре йогынты ясаячак. Октябрят, пионер, комсомол, партоешмалар таркалды, идеология бетте, патриотлык юкка чыкты. Кайда ул тимурчылар, матросовчылар, яшь гвардиячеләр, Павлик Морозовлар, Зоя Космодемьянскаялар? Әгәр патриотлык хисе, тимурчылар булса, бүгенге кыргый күренешләр булмас, орден-медальле, утны, суны кичеп, Берлинга кадәр барып җитеп, илебезгә азатлык бирүчеләрне таламаслар да, үтермәсләр дә иде.

Кайда ул патриотлык? Кайда ул идеология? Юк шул, йөгән ычкынды… Барысы да, киресенчә: байлык, акчага корылган кыргый капитализмда яшибез. Бу мәхшәр көннәр кайчанга кадәр барыр? Булыр, тик өметеңне өзмә генә… Инде анда без булмабыз…

Нурислам ГАЛИЕВ.

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы.

Комментарии