- 22.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
26нчы апрельдә Казан шәһәрендә Әмир Гимадиевка багышланган хәйрия концерты узачак. Әмиргә куркыныч диагноз куйганнар, күзендә – рак. Рак аркасында аның уң күзе бөтенләй күрми. Яман шеш инде 3нче дәрәҗәгә җиткән. Казан табиблары операция белән күзне алырга дип әйтәләр. Тик менә Америка табиблары өмет чаткылары уята! Алар химия терапияне локаль рәвештә зарарланган зонага гына ясый, нәтиҗәдә башка әгъзаларга авырлык килми, икенчедән, күзне дәвалап, малайның гомерен саклап калырга вәгъдә итәләр! Тик моның өчен күп акча җыярга кирәк – 6 миллион сум! Гимадиевлар гаиләсе инде 4 миллионны туплаган. Яман шеш нерв үзәгенә үтеп керсә, сабый шул ук мизгелдә үләргә мөмкин!
Тугыз ай буе карынында йөрткән, дөньяга беренче кат аваз салган мизгелләрен йөрәк түренә салып куйган Айгөл мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә ышана! http://vk.com/club67639349
карта Сбербанка 4276 8800 1670 9036
карта «Альфабанк» 5211 7866 4368 7237
карта ТАТФОНДБАНК 4172 2600 0135 1299
Карта Связного 2989 3993 04389
Яндекс кошелек 4100 1101 1466 168
QIWI кошелек +79173922250
Концерт Щапов урамы, 37, М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында үтәчәк, билет бәясе – 250-500 сум. Касса – 89503237289, 89600579667.
Концертта катнашалар: Раяз Фасыйхов, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Рифат Зарипов, Илшат Вәлиев, Илдар Әхмәтов, «Тандем» бию ансамбле, Илназ Сафиуллин, Чәчкә, Ирек Гыйбадуллин, Ленар Сәйфиев, Рамил Әсхәдуллин, Руслан Кираметдинов, Раил Рамазанов, Наил Табанаков, «Тылсым» төркеме, Вероника Кузнецова, Айсылу Габдинова, Гөлсинә Ильясова һәм башкалар! Дуслар, әйдәгез бергә булыйк, бердәм булыйк! Сабыйның киләчәге бары тик безнең кулда!
Реклама хәйрия максатында бирелә.

Комментарии