Авылны үзләре гөрләтә

Авылны үзләре гөрләтә

Туган авылымда еш булам мин. Бу юлы озаграк кайтмый торырмын инде, дип андагы абыйларга, күрше-күләнгә «вәгъдә итеп» китәм дә, 1–2 атна үтүгә кайтып төшәм. Сагындыра, гел кайтасы гына килеп тора. Бер дә китмәс идем шуннан. Менә әле 8нче мартка бәйрәм концерты оештырыла, булыша алмыйсыңмы, дип мәдәният йорты директоры Суфия Сәетова сорагач, ярар дидем.

Авылым Түбән Орыда күңелле яшиләр. Бер кузгалсалар, олысы-кечесе авырсынып тормый, дәррәү кубып сәхнәне яулый. Халык та мондый кичәләргә урын алыр өчен алдан ук кереп утыра. Зал шыгрым тула. Бу юлы да шул хәл кабатланды. Суфия әйткәч, кайтасы, концертны әзерләшәсе дәдер дип уйлаган идем. Кая ул, инде атналап җыелышып ятканнар, биюләр, җырлар өйрәнгәннәр. Концертның сценариен кулыма тоттыргач, мондый өлгерлеккә аптырап киттем. Миңа, һәм күршем Әлфия Бакиевага концертны алып барасы гына калган. Хәер, Әлфия дә миңа кадәр күп көч куярга өлгергән инде. Мин бу юлы берни эшләмәдем, дисәм дә була.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Авыл матурлыгы, аның уңган кешеләре, хатын-кызларыбыз турында җылы сүзләр, шигъри юллар белән башланып та китте концерт. Артистлар үзебезнеке, үзебезнең авылдан. Берсен берсе алыштырып тамашачыга сулыш алырга да ирек бирмиләр. Тегеләр алкышлап кына өлгерсен. Резеда Сибгатуллина, Миләүшә Габдрахманова, Гөлфания Шәрипова, Гөлназ Арсланова бергәләп җырлап кына калмады, әле күмәк бию дә өйрәнергә өлгергәннәр. Алинә Шәрипова, Алсинә Яруллина, Энҗе Габдрахманова әзерләгән бию дә дәртләндерде авылдашларын.

Бу концерт минем күршеләрем Сибгатуллиннардан башка барып та чыкмас иде, мөгаен. Артистлар гаиләсе бу. Зөлфәт белән Искәндәр алыштыргысыз тамада, җырчылар, ә иң өлкән абыйлары – Илнар диджей. Әниләре Резеда да сәхнәдән төшми.

Үзе уйнап, үзе җырлаган авылдашыбыз, Казаннан шушы концерт өчен махсус кайткан минем классташым Адик Нуриевны да тамашачы озак кертмәде сәхнәдән. Аның апасы Ания Лотфуллина, шулай ук Альбина Вәлиева матур җырлар бүләк итте авылдашларына. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Дамир Мортазинны да баяныннан башка күз алдына китерә алмыйм мин Түбән Орыда. Аның җәмәгате, башлангыч сыйныфлар укытучысы Сүрия Мортазина авылыбызның биючесе. Биюләрне ул куя. Бу юлы үзе дә шаян «Чабата» биюен күрсәтте.

Бәйрәм уен көлкесез буламыни?! Рәсимә Яруллина белән Суфия Сәетова низаглы күршеләрне сәхнәдә сурәтләп күрсәтеп, тамашачыны, тын алырга да ирек бирми, көлдерде, гыйбрәтләндерде.

Гомумән, сәләтле халык яши Түбән Орыда. Әнә Раил Бакиевны районда гына түгел, республикада беләләр инде. Ул «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты, әле быел гына Арчада үткән «Пошалым чаналары» бәйгесендә җиңгән талант.

Укучыларыбызга бу концерт гадәти авыл кичәсе, чираттагы бәйрәм концерты кебек тоелыр. Бәлкем шулайдыр, әмма тагын бер атнадан авылыма кайтырга туры килде. Очраган һәркем рәхмәт әйтте, рәхәтләнеп ял итәрлек концерт күрсәттегез, дип мактап искә төшергәч, дәшми кала алмадым. Бездә күңелсез, берни оештырмыйлар, дип зарланучыларга җавап булыр дип яздым бу мәкаләне. Үзең күңелсез булсаң, дөнья караңгы ул. Үз күңелеңне үзеңә күрергә өйрәнергә кирәк. Түбән Орыда моны беләләр. Мондый бәйрәмнәр, авылдашларымдагы энтузиазм, сәнгатьне ярату мәңге сүнмәсен. Мәчетебез бар, иске булса да, революциядән калган клубыбыз әле ишелми, аны шунда эшләүче Дамир белән Суфия тишек-тошыкларын томалап тора. Кичәләр оештырышырга алар авылдашларны сәхнәгә туплый ала. Димәк, яшәргә, эшләргә, ял итәргә, иман ныгытырга мөмкинлекләр җитәрлек авылда да. Әле театр, концерт күрмәгән шәһәр халкына караганда минем авылымда күпкә күңеллерәк, мәртәбәлерәк яшиләрдер.

Шунысы күңелне сызлата: заманында колхозлар гөрләп торган чакта, мондый бәйрәмнәрне оештыруда колхоз әйдәп йөри иде. Хәзер бездә инвестор шул: «Вамин»га эшләүчеләрнең тормышы мөһим түгел. Шуңа да эшләүче дә юктыр инде. Мин авылыма кайткач, ферма ягыннан иңрәп мөгрәүче сыерлар тавышына йоклый алмый ятам. Сазда, ач яталар күрәсең… Бер кереп чыгасы булыр әле. Малны шулай туктаусыз мөгрәрлек хәлдә ник тилмертәләр икән.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан-Арча-Казан.

Комментарии