Татар эстрадасы ИРКӘләнә

Татар эстрадасы ИРКӘләнә

Татар эстрадасында җилләр исә. Үзгәреш җиле түгел әле монысы, башка төрлесе. Иркәләп искән шушы җил эстраданың бер өлешен тузгытып атты. Һаман тынычланып бетә алмыйлар. Без исә бу тузгуның асыл сәбәпләрен һәм аннан безгә нинди зыян буласын аңлап бетерә алмый йөрибез.

13нче февраль төнгә таба гына җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмына белдерү куйды: иртәгә, ягъни 14е журналистларны матбугат конференциясенә чакырган. Бер тапкыр шундый очрашу оештырган иде инде, ул хакта яздык та («Иркә аркасында җырчылар «Барс-Медиа»дан китә», «Безнең гәҗит», №5, 5 февраль, 2020). Дәвамы буласы дигән иде шул.

ИРКӘ КЕМНӘРНЕ ҮПКӘЛӘТКӘН?

Иртәгесе көнне – изге җомга көнендә (шуңа өстәп, Валентин көне дә иде әле) тагын шул бер балык башын чәйнәргә дип җыелдык. Дөресрәге, без, журналистлар, очрашуга җырчылар авызыннан «Барс-Медиа» компаниясе турында берәр яңа сүз чыкмасмы, бәлки каршы яктан да җавап булыр, дигән өмет белән барган идек. Рингның каршы ягындагылар – җырчы Иркә белән «Барс-Медиа»ның директоры Динә Гәрәева килмәгән иде. Алай яңа сүз дә булмады кебек. Өстәвенә, без бит матбугат конференциясенә дип килгән идек, тик ниндидер ток-шоуга килеп эләккәндәй булдык. Мондый матбугат очрашуын күргән юк иде әле. Залда профессиональ утлар куелган, камералар кабызылган, зур итеп язылган «ХАК» дигән язу эленгән, берәү «әйдәгез, репетиция ясап, сорау биреп карагыз» дип кычкырып тора, җырчылар сәхнәгә тезелеп утырган, алып баручы булып журналист Искәндәр Сираҗи баскан. Әле ахырдан Ландышны ялган детекторында да тикшерделәр (анысын журналистларга күрсәтмәделәр генә, видеосын әзерләп, шуны гына күрсәтәселәр икән). Татарча «Пусть говорят» дияр идең, әзрәк кызулык җитеп бетмәде, чәчрәп-чәчрәп чыгучылар булмады – ни дисәң дә без, татарлар, тыйнак инде. Әллә темасы чәчрәрлек үк түгел иде инде шунда. Дөрес, очрашуны оештырган Ландыш «бу бернинди дә тапшыру түгел, видеога гына төшереп барабыз» дип кат-кат әйтте үзе. Менә шулай кайда утыруыбызны да аңламыйча, татар эстрадасы вәкилләренең ике сәгатьтән артык иркәләнүен тыңлап кайттык.

Җырчылар тугыз иде. Атаманнары – Ландыш Нигъмәтҗанова. Тагын Азат Фазлыев, Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов, Айгөл Рәхимова, Әлфинә Әзһәмова, Ленар Сәйфиев, Рамилә Хәйретдинова. Хәтта татар эстрадасыннан инде күптән юкка чыккан, бүген Төркиядә яшәп ятучы Айгөл туташ та килгән иде. Сөйләшү башланганчы, блокнотыма «болар барысы да – «Барс-Медиа» «әбижәйт» иткән җырчылар» дип язып куйган идем. Юк икән. «Барс»ка рәхмәттән башка сүзләре юк икән. «Барс» бездән җырчы ясады, дип рәхмәтләрен яудырдылар. Эстрадага төнге бураннар уйнатып килеп кергән Әлфинә Әзһәмова «Барс-Медиа булмаса, мин бөтенләй җырчы булмас идем!» дип үк куйды.

«Әбижәйт» итүче Иркә булып чыкты. Моны Ландыш һәм башка җырчылар үзләренең видеоларында да әйткән иде инде, беренче матбугат очрашуында да Ландыш берничә тапкыр кабатлады. Менә бу очрашуда да төп каһарман Иркә булды. Нәрсә генә дип гаепләмәделәр аны! Әгәр кем турында сүз барганын белмәсәң, Иркә дигәннәре җиде башлы, кодрәте ташып торган дию икән, дип уйларсың билләһи! Менә, мәсәлән, Илмира Нәгыймованың күлмәген ерткан икән бу «дию». TMTV премиясе концертында сәхнәгә чыгарга дип торганда, күлмәк итәгенә баскан да ерткан. Азат Фазлыевлардан бик зур суммада акча алып торган һәм аны кайтармаган – моны Азат белән Алсу инстаграмнарына төшереп керткән видеода да әйткәннәр иде. Руслан Кираметдинов хакында Иркә «бу егетне сәхнәгә чыгармаска, җырлатмаска кирәк» дип сөйләп йөргән. Заманында «Музыкаль десант» концертларында кеше кебек ике генә түгел, күбрәк җыр башкара башлаган Ленар Сәйфиевка да теш кайрап караган, тик Ленар «юлыма аркылы төшмә» дип, Иркәнең авызын тиз каплаган. Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсен Фазлыевлар гаиләсе белән талаштырган – монысы да шул Иркә. Әлфинә Әзһәмова да Иркәдән катлы-катлы зыян күргән: кайчандыр Әлфинә гримеркада Иркәгә ниндидер сүз әйткән булган, Иркә шуны «ТМТВ» каналындагы «Сер булып калсын» тапшыруында (артистлар аны үзләре арасында «Әкияттә кунакта» дип йөртә икән – анысын да белдек) экраннан «Әлфинә шулай дип әйтте» дип сөйләгән. Шуннан соң Әлфинәне концертларга кертми, радиода җырлатмый башлаганнар. Айгөл Рәхимова Иркә аркасында ипотекасын түли алмаган. Болары пүчтәк, 2004нче елларда Айгөл туташ дигән исем белән җырлап йөргән Айгөл ханым үзен Иркәнең беренче корбаны дип атады. Аның аркасында илне үк ташлап китәргә мәҗбүр булган ул! Шул китүдән кайтып тормаган, Төркиядә калган. Шушы очрашу өчен Анталиядән ук кайткан.

Изображение удалено.МИЛЛӘТ КАЙГЫСЫМЫ, ТҮШӘК КАЙГЫСЫМЫ?

Уен сүзне читкәрәк куеп торсаң (гәрчә боларны җырчылар үзләре бер дә уен итеп сөйләмәде. Ленар Сәйфиев әйтмешли, чистый «бәгырьләрен ашаган» икән Иркә!), Иркәнең төп гаебе болай (монысы да җырчылар авызыннан): ул башкаларга җырларга ирек бирми, аларга төрле киртәләр куя. Ничек киртә куя – «Барс-Медиа»ның генераль директоры Динә Марат кызы Гәрәева аркылы. Динә үз башы белән идарә итми, Иркә башы белән эшли икән. Хуш, монысы аңлашыла. Кәнәфидә берәү утырып, төп идарәченең бөтенләй башка кеше булуы гадәттән тыш хәл түгел. Мантыйк яңа сорау казып чыгара: ник Иркә сезгә комачаулый, ник юлны яба? Монысына инде Ландыш та, башкалар да «белмим» дип җилкә сикертеп, иркәләнеп тик утырдылар. Бәлки, сәхнәдә үзе генә калырга тели торгандыр, дип фаразлады кемдер. Алай дисәң, Иркә бетми торган эш башлаган: татар эстрадасында көн дә яңа җырчы калкып чыгып тора бит, бөтенесен үк кырып бетерә алмас.

«Безнең гәҗит» газетасына көн дә диярлек ызан бүлешүчеләр шалтырата. Без бүлеп бирә алмыйбыз, безнең эшебез дә ул түгел. Судка бирергә тәкъдим итәбез. Тик кайберсе «судка ук биреп тормыйм инде, сез генә язып чыгыгыз, бәлки күршем укыр да, оятына көч килеп, минем ызанны кире кайтарыр» ди. Бу очрак та ызан бүлешү кебегрәк күренә. Сәхнә бүлешә алмыйлар булып чыга. Һәм бу очракта да «нишләп шәхси аңлашылмаучанлыкны халыкка һәм матбугатка чыгарырга, нишләп суд аша хәл итмәскә?» дигән сорау туа. Әйтик, Ландышның «Барс» белән контракты бар иде, әгәр контрактында күрсәтелгән нәрсәдер үтәлми дип саный икән, тота да судка бирә. Айгөл Рәхимова Иркә аркасында икътисади зыян күрдем, дип саный һәм моны раслый ала икән, тота да судка бирә. Хәйретдиновлар «яла ягу» маддәсе буенча судка бирә ала торгандыр, бәлки. Илмира Нәгыймова да ертылган күлмәге акчасын суд аша кайтартырга тырышып карарга мөмкин. «Болай җыелышуыгызның максаты нидә соң?» дигән сорауны әлеге очрашуда да бирдек. Ык-мык килде җырчылар. Сценарийда анысы язылмаган иде, күрәсең. Бу сорауны әллә ничә тапкыр кабатлагач кына, Ландыш: «Ичмасам, җавап бирсен Иркә, гафу үтенсен. Болай гына аның белән сөйләшеп булмый, җавап юк», – диде. Әлеге дә баягы судка мөрәҗәгать итсәң, җавап бирми хәле булмас иде. Тик җырчылар суд юлын түгел, башка юлны сайлаган.

Шоу карап утыру күңелле, әлбәттә. Тик шушы Иркә мәсьәләсен милләт яссылыгына күчереп карасаң, бу хәлләрнең милләткә нинди зыяны булырга мөмкин соң? «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналы ябылуы ихтимал – моны Марат Гәрәев тә берничә матбугат чарасына әйтте инде. Татар телле медиа ресурслар болай да аз, шуңа күрә болар ябылса, татар өчен югалту булачак. Күпмедер эш урыны да югалачак. Ландышларның җырлары «Барс» милке булып саналып, татар халкы ул җырларны тыңлаудан мәхрүм калырга мөмкин. Ландыш үзе югалмас, хәзер «Барс»тан башка гына да бара ала инде ул, ни дисәң дә Татарстанның атказанган артисты да бит әле. Ә менә яңа йолдызлар кабына алмый тилмерергә мөмкин. Моңарчы аларның күбесен «Барс-Медиа» кабыза иде. Дөрес, изге урын (акчалы урын) буш тормый дигәндәй, монысы бетсә, башка продюсерлык үзәкләре ачылыр йә бу эшкә аерым шәхесләр алыныр. Әнә Элвин Грей үз йолдызларын кабыза башлады инде – шуның кебек.

Ә бәлки, «Барс»ны да вакытыннан алда күмеп куюыбыздыр. Марат Гәрәев соңгы вакытта интервьюларны күп бирә һәм барысында да бер фикерне әйтә: «Барс-Медиа»ны коткарса дәүләт кенә коткара ала». Миллионлаган әҗәтләре булган компанияне дәүләткә «төртмәкче» була, дип яза кайбер телеграмм-каналлар. Белмәссең…

Милләт кайгысымыни әле монда… Бер тамашачы үз соравына җавап таба алмаган икән, инстаграмда турыдан-туры эфирда алып барылган матбугат очрашуына юллады: «Кем кем белән йоклый булды соң инде?» Менә бу ичмасам, чыннан да, кызыклы сорау.

P.S. Шушы әллә матбугат конференциясе, әллә шоуны башларга дип торганда, кайдандыр җыештыручы килеп чыкты да тезелешеп утырган җырчылар каршысыннан сәхнәне швабра белән сөртеп алды. Ул сөртеп алгач кына игътибар иттек – сәхнә тузанга баткан булган икән. Әгәр очрашуда төшерелгән видео-тапшыруның сценариена үзгәрешләр кертергә яраса, бездән тәкъдим: шушы символик хәрәкәтне дә кертеп җибәрегез әле!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии