«Аның үлеме – дөньядан көлүенең бер ысулы»

«Аның үлеме – дөньядан көлүенең бер ысулы»

Турысын йөзеңә бәреп әйтүче, һәрвакыт юмор белән сөйләшүче, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы һәм беткәннән-беткәнгә тәмәке пыскытучы… Каләмдәшләре һәм дуслары туры сүзле публицист һәм сатирик язмалар авторы Фәнзаман Батталны әнә шундый итеп хәтерли. Кайберләре аның шәп актер һәм яхшы әңгәмәдәш булуын да искәртә әле. Күренекле язучының тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсеннән без дә истәлекләр барлап кайттык.

«МИН ӘЛЕ ҮЛӘРГӘ ҖЫЕНМЫЙМ!», – ДИДЕ»

– Мин Фәнзаман Баттал белән танышканда «Социалистик Татарстан» газетасында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли идем, – дип сөйләде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, публицист Марат Әмирханов. – Ләкин аның язмаларын укып, танышып бардым. Шулай беркөнне шалтыраттым мин аңа:

– Әйдә, безнең газетаның актив хәбәрчесе булып урнаш әле, – дим.

– Марат дус, сез мин язганны мәңге бастырмыйсыз, ә мин үземә ошаганны гына язам. Кеше кушуы буенча эш башкарырга яратмыйм, – диде.

Сүзләреннән үк аңлашыла – үзенекен эшли торган кеше иде. Шулай да ялагайланып сорап карадым:

– Газетаның авыр чагында да булышырга ризалашмассыңмы?

– Ул вакытта уйлап карармын, ләкин эшләүчеләр исемлегенә кермим, – дип җавап кайтарды.

Аның белән бәйле истәлекләр күп. Әйтик, мин тумышым белән Актаныштан, ә Фәнзаман Минзәләдән булса да, Казанда бер урамда тору насыйп булды. Фатирларыбыз Декабристлар урамында янәшә урнашкан иде. Бер йорт белән икенче йорт арасында – мунча һәм Мәскәү базары. Үзем мунчаны яраткач, гел шунда чабынырга йөрдем. Сирәк кенә Фәнзамал да кергәләде. Ә менә базарда атнаның һәр шимбәсендә очрашып, сөйләшергә вакыт таба идек. Ни кызык, кайчан гына күрешмик, Фәнзаман янында гел берәр кунак булыр, ул аны үзе белән бергә йөртер иде. Менә мәңге оныта алмыйм: базарда йөргәндә кунагы белән бергә каршыма килеп чыгар төсле.

Ә соңгы тапкыр аны үземә күзлек сайлаганда очраттым. «Энем, бу күзлек соңгысы булырга мөмкин. Яшь тә бара», – дидем. Ул: «Юкны сөйләмә әле. Хәзер бит дөнья бозылды, аны халык кулына калдырып китә алмыйбыз. Мин әле үләргә җыенмыйм!», – диде.

«КАРА ЭШЛӘПӘ, КОСТЮМ, ТӘМӘКЕ – ЯШИ ӘЛЕ!»

Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы һәм сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев та Фәнзаман Баттал белән бәйле кызыклы истәлекләре белән бүлеште:

– Мин аның белән танышкан вакытта, ул кыска юморескалар иҗат итә иде. Үзгәртеп корулар башлангач, цензура да әкренләп читкә киткәч, Фәнзамал да кыю мәкаләләр яза башлады. Шулай иҗат иткәч, Язучылар берлегенә керергә теләк белдерде. Мин берлеккә бөтен язучыны дә рәттән алырга риза булмаган кеше буларак, чыгышымда «Һәр журналист язучы, ә һәр язучы журналист була алмый», дип белдердем. Аралаша башлагач, Фәнзаман: «Булды. Беттем, дип уйлаган идем ул чакта», дип сөйләгәне әле дә исемдә. Әлбәттә, ул сүзләр Фәнзаман Батталга кагылмый иде, шуңа да без аны Язучылар берлегенә алдык.

Аның белән уртак тел табу авыр булмады. Мин партиягә кергәч, аның гел мине үчекләп көлүе дә истә калган:

– Җәмгыятьтә барган үзгәрешләрдә партиялеләр гаепле. Марсель Галиев та гаепле.

Аннан соң, аның гел тәмәке тартуы турында сөйләргә кирәкмидер дә. Ул беткәннән беткәнгә тартты аны. Кайчак әңгәмә барышында да «Кайчан ташлыйсың соң тартуны?», дип сорый идем. Ә ул ташлый алмаячагын яшермәде. Соңгы күрешкән вакытта да, аның кара эшләпәсенә, костюмына, кулындагы тәмәке төпчегенә карап, яши әле бу, яшәячәк дип уйлаганымны хәтерлим.

ЯЛГЫЗ ТОРМЫШ РӘХӘТ

– «Булмый бу болай, кереп утыр». Фәнзаман Баттал белән бер күрешеп сөйләшкән кеше бу сүзләрне аңлар. Татар язучысы Рифә Рахман да аларны гел искә ала икән:

– Аның белән саубуллашканда «сау бул» дисәң, ул һәрчак: «кереп утыр», ди иде. Шул сүзләре генә дә аның нинди кунакчыл икәнен күрсәтә бит. Бәлки, хатыныннан аерылып, үзе генә яшәгәнгә күрә дә шундый булгандыр. Кайчак аның янына кунакка килә идем. Ашарына үзе пешерсә дә, кыстыбыйны хатын-кызга пешерергә куша иде. Ул пешкән арада ялгызлык турында сөйләшергә дә вакыт табыла: ул да ялгыз, мин дә… Шундый әңгәмә вакытында аның гел көлеп сөйли торган сүзләре бар иде:

– Ялгыз булу рәхәт бит ул. Бар нәрсәгә дә акча җитә, син бик яхшы кеше, беркем сүкми, беркем борчымый. Ә сөйгән ярың барлыкка килдеме – акча да бетә, иң начар кешегә дә әвереләсең, сүгүчеләр дә арта. Бер ай эшләгән хезмәт хакы – хатыныңның сатып алган яңа киемнәренә оча да бетә.

Кызыклы шәхес кенә түгел, шул ук вакытта Фәнзаман Баттал идеалист кеше иде. Ул 10 ел элек үк Русия таркалачак, дип әйткәне исемдә. Аның бөтен сүзенә ышансам да, шундый зур илнең таркалачагына ышанмадым, ә бүген бу сүзләргә инанам. Ул гомере буе татар милләтенә мөстәкыйльлек килә, ул әле бик зур үрләр яулар дип өметләнеп яшәде.

ХЫЯЛЫ ЧЫНГА АШКАН

Кемдер кечкенәдән җырчы, кемдер спортчы булырга хыялланса, Фәнзаман Баттал актер булу турында еш уйлаган. Татар язучысы, журналист Заһид Мәхмүди дә аның бу хыялы турында сөйләде:

– Без режиссер Фәнис Камал белән берлектә «Җәза» фильмын төшерә башларга планнар корып йөргән чак иде. Кино төшерер алдыннан төп рольгә Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал исемендәге театрлардан актерлар эзләдек, тик нигәдер, берсе дә безгә туры килмәс кебек тоелды. Тоемлавым дөрес булган, күрәсең. Мин Фәнзаманга шалтыраттым һәм ул ризалашты. Өстәвенә, миңа рәхмәт әйтеп, балачак хыялымны тормышка ашырдың, диде. Әле бүген дә озак уйлап утырдым: әгәр Фәнзаман Баттал бу фильмда төшмәгән булса, аның уңышы да югары булмас иде. Ни кызганыч, үзе исән вакытта фильмны тулысы белән күрә алмады. Быел августта аның арабыздан киткәненә 4 ел тула инде, – диде ул.

«КАРА-КАРШЫ ЙОКЛАДЫК»

Фәнзаман белән беренче танышуыма «Шәхри Казан» газетасына рәхмәт әйтәм. Шулай беркөнне редакциядә әдәби хезмәткәр булып эшләүче Мөдәррис Әгъләмов белән кайтырга чыктык. Без аның белән гел бергә кайта идек, ләкин ул көнне юлыбыз никтер икенче якка борылды. Шулай Декабристлар урамына килеп чыктык. Бер йортның әллә 4, әллә 3нче катына күтәрелдек тә, Мөдәррис бер ишекне дөбердәтергә тотынды. Эчемнән генә: «Әллә, кыңгыравы юк инде йортның?», дип уйлап куйдым. Ишекне бер ир-ат ачты. Ул вакытта Фәнзаман Батталны ишетеп кенә беләм, күрешкәнем, сөйләшкәнем юк бит. Куркып кына кердем. Шулчак Мөдәррис кулына тәмәке кабын алды да «Бу хатынның синең белән сөйләшәсе бар», дип балконга чыгып бикләнде.

Бер-беребез каршына утырыштык, ләкин сүз башларга кыймыйм. Аннары, нәрсә турында сөйләшергә дә белмим бит.

– Әйдә, сорау бир, – дип сүзен башлады ул.

– Хәлләрегезне сорасам гына инде.

– Вәт, собака хатын, – дип шигырь юллары тезеп китте. Озак та үтми, мин дә үземнең уйдагы юлларны рифмага китерә башладым.

– Уйландырасың, син, собака, – ди миңа. Шулчак нидәндер ике арада сорау купты һәм мин:

– Акка алай дип язмыйлар инде, матуррак сүз уйларга кирәк, – дип ычкындырдым.

– Акка төшкәннең барысы да хакка төшми бит, – дип җавап кайтарды.

Шуннан соң аның белән сөйләшүебезнең тәме китмәде. Нинди темага гына алынмыйк – барысына да кызыклы һәм эчтәлекле җөмләләр таба белде. Озак сөйләшү нәтиҗәсе булгандыр инде, йокыга да киткәнбез. Шулай мин Фәнзамал Батталның йортында аның белән кара-каршы утырып йокыга да киткәнмен. Безне Мөдәррис кенә уятты. Шушы хатирәләрне искә алам да уйга калам. Фәнзаман һәрчак «Мин дөньядан көләм, чөнки ул шулкадәр кызганыч», ди иде. Бәлки, аның үлеме дә дөньядан көлүенең бер ысулы булгандыр, – дип сөйләде Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күренекле татар шагыйрәсе, журналист Нәҗибә Сафина.

Үзеңнән соң исемең калсын, диләр бит халыкта. Ә Фәнзаман Баттал исемен генә түгел, үзе белән бәйле булган истәлекләрен дә мәңгеләштергән. Димәк, мәңге үлмәскә дип туган Фәнзаман, татар халкы күңелендә һәрчак милләт өчен яшәүче, илне үзгәртергә теләүче булып яши бирер.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

КФУ студенты

Комментарии