Тыныч тормышта да саклаучылар кирәк!

Тыныч тормышта да саклаучылар кирәк!

Япониядән Казанга килеп укучы бер танышым: «Сезнең илдә һәйкәлләр бик күп! Дөньяның төрле почмакларында булганым бар, күпме илләр күрдем, әмма бу кадәр һәйкәлне бары Русиядә генә очратырга мөмкин», – дип үзенең тәэсирләре белән бүлешкән иде. Дөрестән дә, Русиядә һәйкәлләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Аларның күбесе кырларында ятып калган, Ватаны өчен гомерен биргән якташларыбыз, ватандашларыбыз истәлегенә куелган.

Русия гомер-гомергә «сугышып» яши торган ил була. Ир бала тугач та, ата-ана аны хәрби хезмәткә алуларыннан куркып яшәгән. Патшалар идарә иткән чорда хәрби хезмәт срогы төрле кеше өчен төрлечә була. 21 яше тулган егетләрнең барысы да Ватанны сакларга тиеш дип саналсалар да, дин әһелләре, укытучылар Ватан алдындагы бурычларын үтәргә бармаган. Чакырылыш вакытында, егетләр күп булу сәбәпле, «шобага» салганнар. Әгәр егет гаиләдә бер генә булса яисә өлкән бала, гаиләдә иң төп эшче көч икән, андый егетләрне хәрби хезмәткә алмаганнар. Бу законнар, тәхеткә нинди патша килүенә карап, гел үзгәреп торган, билгеле. Хәзер дә бит президент алышынган саен конституция үзгәрә, законнар яңара…

Безнең көннәрдә, хәрби хезмәткә баручыларга караганда, «качып калырга» теләүчеләр артыграк кебек. Армиягә бармас өчен генә күп егетләр югары уку йортларына укырга керә, төрле авырулар «уйлап таба», табиблардан белешмәләр җыя. Сүз уңаеннан, хәрби хезмәттән азат итү исемлегенә егермедән артык авыру теркәлгән!

Хәрби хезмәт дигәндә, күз алдына никтер гел ир-егетләр генә килеп баса. Ә бит Ватаны өчен җанын-тәнен кызганмаган хатын-кызларыбыз да шактый. Бөек Ватан сугышы вакытында алар аш пешереп, гаилә учагын гына саклап утырмаган, ә ир-егетләр белән бергә утка да, суга да кергәннәр! Күпме шәфкать туташлары, табиблар сугышка үз теләкләре белән киткән!

Хәзер дә хәрби хезмәткә хатын-кызларны бик рәхәтләнеп алалар, махсус килешү нигезендә, билгеле. Бер кызыклы факт китерәм. 2010 елның көзге чакырылыш вакыты башланганчы ук Түбән Кама хәрби бүлегенә Ватанын сакларга теләүче хатын-кызлар агыла башлый. Хәрби хезмәткә Түбән Камадан 10 гына хатын-кыз алынырга мөмкин икән. Ә теләк белдерүчеләр саны 300дән артып киткән. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре фикеренчә, гүзәл затларның болай хәрби хезмәткә ашкынуының төп сәбәбе – төбәктә хезмәт хакын вакытында түләмәү. Ә килешү нигезендә хезмәт итүчеләр акчасын да ала, киенә, тамагы тук була. Өстәвенә, хәрби хезмәттән соң кызлар югары уку йортларына конкурстан тыш кабул ителәләр. Кайберәүләр үзләренең сөйгән ярларын табар өчен шул юлны сайлыйлар икән.

«УН ЕЛЛЫК СУГЫШ…»

Бөек Ватан сугышыннан соң ил халкы тынычланып, аякка гына басып бетә, Совет гаскәрләрен Әфган җиренә кертәләр. 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр «интернациональ» сугышта «дошманнар»га каршы сугышкан меңәрләгән Совет солдаты цинк табутта туган якларына кайтарыла. Татарстаннан хәрби хезмәткә киткән 290 егет тау-ташлы илдә корбан була. Ә 200дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре аркасында инвалид булып кала. Бер кечкенә генә республикадан да бу сугышта никадәр кеше гомере өзелә, күпме ананың күз яше түгелә, ничә егет гомер төзәлмәс күңел һәм тән яралары ала. Советлар Союзыннан барысы 15051(31) кеше һәлак була, 53753 һәм офицер яралана. Якынча 417 хәбәрсез югала.

Безнең авылдан (Чирмешән районы, Иске Кади) да бу сугышта шактый егетләргә катнашырга туры килә. Шуларның берсе Рәис абый Камаловның мәктәпкә, Әфганда һәлак булганнарны искә алырга килгәч, истәлекләре белән бүлешкәнен хәтерлим. «Иң авыры аларның һава тырышына күнегү иде. Температура һәрвакыт югары, ком-тузан. Эчәсе килә. Үзең белән алган су җитми, тиз бетә. Тау башларында очраган күлләр, елгаларны эчәргә ярамый, чөнки «душман»нар аларны агулаган була»

Ун елга сузылган әлеге сугышта барлыгы 620 мең кеше катнашкан.

«ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА ДА СУГЫШЛАР БУЛА ИКӘН…»

Төньяк Кавказда бәрелешләр башлангач, Русия солдатларын кабат ут эченә илтеп тыктылар. Башта бу фактны халыктан яшерергә тырыштылар, әмма сугыш югалтуларсыз булмый… Кавказдан да илебезгә цинк табутлар кайта башлады. Чечняда 1999 елның 1 октябреннән алып 2002 елның 23 декабренә кадәр 4572 солдат һәлак булган, 15549 кеше яраланган. 2002 елдан соң исә статистик мәгълүматларны гына газета-журналларда күрсәтә башлыйлар. Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әйтүенчә, Төньяк Кавказда барган бәрелешләр вакытында 2178 хокук саклаучы һәлак булган.

Русиянең югалтулары түбәндәгечә:

 

ел

  
1999547 (+12 хәбәрсез югалган) 
20001297 (+13 хәбәрсез югалган) 
2001502(+2 хәбәрсез югалган) 
2002463 яки 485 
2003263 яки 299 (+1 хәбәрсез югалган) 
2004174 яки 162 
2005105 яки 103(+4 хәбәрсез югалган) 
200657 
200754 
200812 (июнь аена) 

Чагыштыру өчен, кавказ ягыннан сугышучы террорчылар якынча 15000 кешесен югалткан дигән мәгълүмат бар.

Ни генә булмасын, кабат кеше каны түгелә, күз яшьләре ага, аналар ялгыз, хатыннар тол кала. Тыныч тормышта да илебездә күпме югалту… Тынычлыкны саклаучылар кирәк!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Тыныч тормышта да саклаучылар кирәк! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии