Альтернатив хезмәт итү армияне алмаштырырмы?

Армиядән качып калу «ысуллары» көннән-көн үзгәреп, яңарып тора. Интернетта yandex.ru сәхифәсендә генә дә «Как откосить от армии?» дигән сорауга шунда ук 2 миллионнан артык җавап табып чыгара. Андагы мәгълүмат китап язарлык! Кемдер «миндә энурез» яисә «мин психик авырулар белән чирлим» дип алдалый, кайсылары тизрәк әти булырга ашыга, ә кайберләре хәтта җенесен дә алмаштыра. Ләкин күп очракта чакырылучы егетләр хәрби комиссариаттан килгән повесткаларны, хатларны укымыйча, комиссариатка гына килми, ягъни югала. Бу, гадәттә, иң популяр «ысулларның» берсе санала. Боларның бөтенесеннән кала, законлы рәвештә армиягә бармау, аны альтернатив хезмәт белән алмаштыру да бар. Моның турында законда да язылган. Урысча ул «Федеральный закон об альтернативной гражданской службе» дип атала. Бу чакырылучы егет хәрби хезмәт урынына эшне сайлый ала, дигәнне аңлата.

Альтернатив хезмәт турында узган ел «Безнең гәҗит»тә (2011 ел, 20нче апрель, №15) бераз аңлаткан идек. Альтернатив хезмәт сайлауның нигезендә, гадәттә, дини яисә шәхси карашлар ята. Әгәр кешенең дине кулга корал тотарга рөхсәт итми яки аның үзенең армиягә барырга теләге юк икән, ул төрле предприятиеләргә, картлар йортына, мәктәпкә, хастаханәгә эшкә урнаша. Иң мөһиме – шушы оешмаларның федераль яисә җирле хакимият кулы астында булуы. Эш урыннарының исемлеген «Роструд» хезмәткәрләре тутыра. Һәр елның 31 декабренә кадәр оешмалар кайсы һөнәр буенча ничә кеше кирәклеген «Роструд»ка тәкъдим итәргә тиеш. Тынычлык һәм хокук яклау гамәлләре Үзәге җитәкчесе Герман Алеткин сүзләренчә, альтернатив хезмәт итүнең беренче проблемасы шушы вакытта барлыкка килә.

Альтернатив хезмәт итүне сайлаган егетләрнең саны ел саен 1,5-1,7 %ка артып барса да, эш урыннарына эшчеләрнең җитмәве берникадәр авырлык тудыра. Бүгенгә Русия буенча якынча 1102 кеше урынына укытучы, санитар һәм башка һөнәрне сайлаган санала. Аңа да карамастан 50 меңгә якын тәкъдим ителгән эш урыннары буш тора. Бу чакырылучыларның белмәвенә бәйле. Безгә мөрәҗәгать иткәннәрнең яртысы, мине армиягә алып киттеләр, дип сөйли башлый. Әйтерсең лә өстәлдә яткан китапны әллә кая алып куйган сыман, аларны да Ватанны сакларга җибәрәләр. Ә альтернатив хезмәт итү турында алар беренче тапкыр ишетә, – дип сөйли ул.

Аңа да карамастан альтернатив хезмәт итүне сайлау, гадәти армиягә караганда, берникадәр отышлырак. Оешмалар эшчеләргә бушлай торак урыннары бирә, ялларда туган якка кайтып килүне дә акча ягыннан тәэмин итә. Эшләгән өчен хезмәт хакы түләнә. Өстәвенә үз һөнәре буенча эшләсә, эш китабына (трудовая книжка) эш стажы да языла.

Безнең илдә шундый тәртип: җитәкчегә берсүзсез буйсынасы. Ул нәрсә куша, шуны эшләргә тиешсең. Армияне альтернатив хезмәткә алмаштырганнарны, эшләренә җавапсыз карый дип эштән азат итә алмыйлар. Димәк, алар башкалардан өстенлерәк тә.

Саратов өлкәсендәге мисалны китерергә мөмкин. Татарстаннан килгән бер егетебез хат ташучы булып урнашкан. Законнарны, төрле документларны укып хат ташучыларда яңгырлы көндә резин итек һәм плащ булырга тиеш икәнлеген тапкан бу. Ә почтада моның турында гомумән белмәгәннәр. Нәтиҗәдә егетне генә түгел, башка хат ташучыларны да тиешенчә «киендергәннәр», – дип сөйли Герман Алеткин.

Тигез агач та кытыршылы була дигән төсле, альтернатив хезмәтнең дә кимчелекләре бар. Беренчедән, хезмәт хакы зур түгел. Мәсәлән, Мәскәү «альтернативщик»лары 15 меңлек эшкә керми. Алар урынына Казанныкылар бара, чөнки безнекеләр өчен ул шактый акча. Икенчедән, барлык оешмалар да торак урыннар белән тәэмин итә алмый. Шуның өчен күп кеше башка җирдә түгел, ә туган шәһәрендә хезмәт итә, ягъни эшли. Өченчедән, чакырылучы егетләр белән эш иткәндә, төрле авырлыклар килеп чыга. Югары уку йортларын тәмамлаган «альтернативщик»ларны эш исемлеге бер дә куандырмый. Чөнки алар юрист яисә экономистка укып чыга, ә монда төзүче, санитар, хат ташучы һөнәрен бирәләр. Бу очракта инде берни эшләп булмый, я эшлисең, я кулыңа автомат аласың.

Альтернатив хезмәткә дә, армиягә баруга да бер үк шартлар куела. Ягъни икесенә дә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр генә барып була. Вакытлыча калып тору мөмкинлеге шулай ук икесенә дә кагыла.

Альтернатив хезмәткә бару өчен, чакырылучы иң элек хәрби комиссариатка 3 документ китерергә тиеш: чакыру комиссиясе рәисенең исеменә язылган гариза, соңгы тапкыр укыган яки эшләгән урыннан характеристика һәм автобиография. Шушыларны чакыруга бер ай кала алдан тапшырырга кирәк. Шуннан соң тиешле вакыт үткәч, комиссариат егетне алыргамы, юкмы дигән карар чыгара. Гаризалар расланса, чакырылучы эшкә китә. Үзе белән «альтернативщик» таныклыгын да ала. Эшләп кайтканнан соң хәрби комиссариатка барып шушы таныклыкны хәрби билетка алмаштыра. Альтернатив хезмәтнең вакыты 21 ай. Ә оешма Саклану министрлыгы составына керсә, чакырылучы 18 ай гына эшли. Дөрес, гадәти армиягә караганда вакыт күбрәк сарыф ителәчәк. Әмма альтернатив хезмәтне сайлаганнарны хәрби җыемнарга чакырмыйлар.

Кайсыдыр елны андый җыемнарга бик еш чакыра башладылар. Җәйгә туры килде ул. Көн саен диярлек минем яныма 40-50 яшьтән арткан ир-егетләр килә иде. Кемнең мунча торгызасы бар, кемнең бакчада суган-кишере уталмаган. Ә аларны окоплар казырга чакыралар. «Альтернативщик»ларга закон белән андый җыемнарда катнашу каралмаган. Шуның өчен алар 21 яисә 18 ай эшләп кайта да тыныч кына гомер итә, – дип искә төшерде Герман Алеткин.

Армиягә барыргамы әллә альтернатив хезмәт итүне сайларгамы? Һәр кеше үзе хәл итә. Иң мөһиме үз сайлаганың киресе белән әйләнеп кайтмасын.

Динар ВӘЛИЕВ,

КФУ студенты.

Комментарии