Эшләргә теләгең булса, халыкны оештырып була ул...

Эшләргә теләгең булса, халыкны оештырып була ул...

Хәзер клубка йөрүче юк, дип зарлана күп кенә авыл клубларының җитәкчеләре. Ә сәбәбе нәрсәдә соң? Бу сорауны үз-үзләренә биргәннәре бар микән? Менә сүнәм – менә сүнәм дип пыскып кына янып утырган «учакларын» сүндермәс өчен атнага ике-өч булса да клуб ишекләрен ачып ябалар тагын үзләре. Андыйларга, рәхмәт төшкере, район мәдәният йорты җитәкчеләре дә сүз әйтми. Каян беләсең соң син, дип кычкырасыгыз киләдер. Мин белмәсәм сөйләмим, күрмәсәм дәшмим. Элеккеге әбиләр, кеше белән якыннан аралашасың килсә, «якты чыраеңны, тәмле телеңне, такта чәеңне кызганма», дип белми әйтмәгәннәрдер. Чәе булмаса да, халыкка якты чырай белән тәмле телеңне кызганмыйча сөйләшү осталыгың булса, бәйрәмнәрдә генә түгел, мондый көннәрдә дә мәдәният йортларыгыз буш тормаячак. Шуңа өстәп осталыгың белән сәләтең дә булса, эшләрең гөрләп кенә барачак...

Ноябрь аенда Район мәдәният йорты нигезләмәсе буенча авыл җирлекләрендә район-күләм үзешчән театрлар бәйгесе башланып китте. 30нчы ноябрь көнне, өч авылда куелып, генераль репетиция ясаганнан соң, Тырыш авылы клубында үзешчән артистларыбыз Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» мелодрамасы белән жюри алдында чыгыш ясады. Спектакль башланыр алдыннан дүртенче тапкыр карарга килгән тамашачылар булуын да белеп, алар белән бераз аралашып алдым. Ничек инде бер спектакльне дүрт тапкыр карарга мөмкин?! Сорауга каршы «башта үзең кара, аннан сөйләшербез», диделәр...

Бу әсәрне сәхнәгә куючы – күптән «Иң яхшы режиссер» исеменә лаек булган Яңа Сәрдек авыл клубы мөдире Ильяс Галиев. Көтелмәгән борылышлар тулы тетрәндергеч язмышлы, үзәк өзгеч сагышлы бу спектакль минекен генә түгел, күпләрнең күңелләрен айкап, яшьлегенә кайтаргандыр. Чөнки минем артта утыручы өлкән яшьтәге бер апаның да «минем язмыш, нәкъ минеке», дип көрсенеп утыруы йөрәгемне тагын да елатты. Спектакльнең төп герое Зөһрәгә гомерлек мәхәббәткә тугрылык, еллар буе көткән шатлык, ачы хыянәтне татырга туры килә. Сөйгәненең башкага өйләнүе аны акылдан яздыра һәм ул үз-үзенә кул сала. Бу рольне, Сәрдекбаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Михайлова уйнады. Спектакль барышында, бу кыз театр училищесында укыгандыр, дип күңелемнән уйлап утырган идем дә, чынлыкта һөнәре тегүче икән. Бер ел элек Сәрдекбаш клубына Чура авылыннан сәнгать җитәкчесе булып эшкә килгән ул. Шуннан Сабантуйга яулык җыеп йөргән вакытлар олы бәйрәмгә әверелгән, мәдәният учагына җан кергән. Чибәрлеге, ягымлылыгы, теттереп биюләре, искиткеч моңлы җырлавы белән генә түгел, гадилеге, халык белән уртак тел табып, җиңел аралашуы белән ул авылда үз кешегә әверелә. Зур өметләр багларлык оста, үзешчән сүзен төшереп калдырып, актриса дигән исемгә дә лаек бу туташ.

Шушы урында үземчә, тел байлыгым булдыра алганча, режиссерга да афәрин сүзен әйтмәсәм, дөрес булмас. Спектакль тәмамланганнан соң бераз гына булса да Ильяс белән аралашып алдым. «Өч-дүрт ай эчендә йөзгә якын пьеса укып чыкканмындыр. Комедия әсәрләре күп очрады, әмма тамашачыга аңлатып көлдерерлек итеп уйнарга бик күп осталык кирәк. Күңелем шушы мелодрамага тартты. Укыганда ук рольләрне кем уйныйсын, сәхнәдә үзләрен тотышларына кадәр күзаллап укыдым», – дип елмайды ул. Ильяс Сәрдекбаш урта мәктәбендә 21 ел тарих белән җәмгыять белеме дәресләрен укыта. 2021нче елның октябрь аеннан үзенең туган авылында клуб җитәкчесе.

Коллектив Район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Жюри тарафыннан үзешчән артистларның тырыш хезмәте дөрес бәяләнү чиксез сөендерә. Мондый чараларны ешрак уздырсагыз иде. Алайса, кайбер клублар «йокыга» тала бит. Язмамның башында клуб мөдирләре, халык хәзер клубка бик йөрми, дип зарлана дигән сүзләр язган идем. Аларга җавабым: «Авылдан авылга йөреп, дүрт мәртәбә бер үк спектакльне карарга килгән кешеләр булганда, зарлануыгыз урынсыз».

 Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии