Дуслаштыра. Язарга да, уйларга да өйрәтә...

Дуслаштыра. Язарга да, уйларга да өйрәтә...

Әле кайчан гына татар халкы кулына яңа басманы – «Безнең гәҗит»нең иң беренче санын алган иде. Баксаң, инде 20 ел узган да киткән!.. Шул вакыт эчендә айлык газетадан атналыкка да күчкән, күпме журналистларын да алыштырган ул. Әмма бер нәрсә генә үзгәрешсез кала бирә: «Безнең гәҗит» үзенең даими укучысы һәм язучылары белән мактана ала. Шуңа да бу бәйрәмне алар белән үткәрергә, сәхифәне аларның хатирәләре белән бүлешеп алып барырга ниятләдек.

«ОНЫКЛАРЫМ БЕЛӘН БЕР ЯШЬТӘ»

Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин башкаруындагы «Бер генә минутка» җырын белмәгән татар юктыр. Ә шул шигырьнең авторы – безнең даими укучыбыз һәм язучыбыз, шагыйрә Динә апа Камалетдинова. «Безнең гәҗит» укучылары аны хикәяләреннән танып белә. Бүген Буа районының Иске Суыксу авылында гомер кичерүче Динә апа әле тагын хикәяләр язарга ниятли. «Газета укучыларын сөендерәм әле», – ди.

– «Безнең гәҗит» – минем оныкларым белән бер яшьтә ул. Фаилем кебек көчле, Динарам кебек уңган, Ләйсән кебек көләч. Мин аны чыга башлаган көненнән бирле алдырдым. Бер язылдым да, ошатмадым. Ә 2010нчы елда «Сөю хакы» дигән хикәя яздым. Тукта әле, минәйтәм, «Безнең гәҗит»кә җибәреп карыйм. Ул чакта әлеге газетаны шактый мактап өлгергәннәр иде. Җибәрдем, тиз генә басылып та чыкты. И, ул чакта сөенгәннәремне белсәгез! Шуннан тагын яздым, тагын басылды. Гәҗит белән дуслашып киттем бит. Шигырьләремне дә җибәрә башладым. Ул вакытта шигырьләрне үз исем-фамилиям астында, ә хикәяләрне «Гайникамал» тәхәллүсе белән бирә идем. Бер-ике елдан соң Илфат Фәйзрахманов белән танышырга туры килде. «Мин – Динә Камалетдинова булам», – дим. «Динә апа, үз фамилиягезне куегыз», – диде Илфат елмаеп. Аның белән әле дә күрешкәләп, сөйләшеп торабыз.

Әле кичә газетаның үткән саннарында басылып чыккан язмаларымны караштыргалап утырдым. Үземнекеләрне аерып җыеп барам. Моны мин яздыммы икән ни, дип уйлап куям кайчак. Укыганда елап та алам. «Безнең гәҗит» минем хикәяләремне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Сердәшчем һәм киңәшчемә әйләнде. Мин хикәяләрне башта дәфтәргә язам. Беркайчан да дәфтәргә язганны яңадан укып чыкканым юк. Конвертка бөкләп салам да, киленем Миләүшә иртән почтага тапшыра. Икенче кат укуым бары тик гәҗиткә басылып чыккач кына була. Әгәр дәфтәргә язганны укысам, редакциягә барып җитмәячәк ул. Хаталарымны табачакмын, бу җирендә моны үзгәртеп, икенчесендә тегене сызачакмын. Мин – гади авыл кызы. Шөкер, авылыбыз матур, сулар һавабыз чиста. Менә шул гади кешеләрнең иҗаты белән бүлешкәнегез өчен рәхмәт!

Алга таба да хикәяләр язарга телим. Илһам кайчан килер, әлегә билгесез. Ул бит сорап тормый. Үзебез таза-сау булып, «Безнең гәҗит» тә озын гомерле булса иде!

«СҮЗ ИРЕГЕ БАР ӘЛЕ»

Тәмләп һәм мавыктыргыч итеп яза белүче икенче авторыбыз Казанда яши. Кирәк чакта сәясәткә кереп китеп, түрәләрне дә чеметеп алырга сәләтле Рәфкать абый Ибраһимов турында сүзем.

– «Безнең гәҗит» турында башта белмәдем. Белгән булсам, күптән язылыр идем. 2010нчы елда бер туганыма кунакка баргач, әлеге газетаны кулыма алдым. Кереп киттем: һәр язманы, өтерен һәм ноктасын да төшереп калдырмыйча укып чыктым. Өйгә кайтканда почтага кереп, үзем дә язылдым. Газета белән танышуым әнә шулай башланды. Инде менә 13 ел аннан аерылган юк.

«Безнең гәҗит» – халыкчан газета ул. Мин үзем дә каләм чарларга яратам. Үз мәкаләләремне дә төрле матбугат чараларына юллаганым булды, тик берсе дә аларны бастырырга алынмады. Чеметеп ала торган гадәтем бар бит. Ә «Безнең гәҗит» курыкмый. Газета битләрендә Сталинны яклап язучылар да булды. Минем язмаларыма каршы «һөҗүм»нәр дә барды, әмма «Безнең гәҗит» беркемнең фикерен дә читтә калдырмады. Гәҗит аша дуслар да табылды: Рәүф Ибраһимов, Хәмид Вәлиди белән аралашып торабыз, аларның язмалары да газета битләрендә күренгәли.

Газета белән мин 13 ел дус. Моннан ун ел элек сүз иреге көчле иде. Хәзер дә юк димим, чөнки газета битләрендә кыю язмалар әле дә чыгып килә. Тик хәзер мәкалә язганда ук, менә бу фикеремне бизәкләп, яшереп бирим әле, дип уйлыйсың. «Безнең гәҗит» өйрәтә ул! Газетаның гомере озын булсын. Аны чыгаруга өлеш керткәннәргә дә исәнлек-саулык телим. Иҗат чишмәгез саекмасын!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии