Кемгә – нәрсә, җырчыга… алтын

Кемгә – нәрсә, җырчыга… алтын

Сезнең өчен ел вакыйгасы нәрсә ул? Менә минем өчен – җәйге ял вакыты. Иптәш кызым ел вакыйгасы итеп, алман овчаркасы сатып алган көнен истә калдырган икән. Авылда яшәүче ниндидер Әсма әби өчен ул, мөгаен, сыеры бозаулаган көндер. Һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә.

Татар эстрадасы тирәсендә бөтерелүчеләр өчен исә, ел вакыйгасы – ул, һичшиксез, «» фестивале. Бу чарага татарның каймагы җыелуын әйтеп тормыйм. Быел концертка белән аның хатыны Сәкинә ханым да килгән иде.

Концерт оештыру өчен 10 млн сумнан артык акча тотылуы, билетның бәясе 2000-5000 сум булуы да күпне сөйли. Шуңа карамастан, алар берничә ай алдан сатылып беткән икән. Димәк, бездә халык артык начар яшәми, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

2012 елга аяк басар алдыннан «Татар җыры» 12нче мәртәбә узды. Быел ул ике көн дәвам итте. 16 декабрьдә «» мәдәни күңел ачу үзәгендә «Татар җыры – 2011» фестиваленең гала-концерты булса, 17 декабрьдә Алтын барс тапшыру тантанасында могҗизаи тамаша шаһитләре булдык. Өченче көн уздырылса да тулы аншлаг буласы иде, чөнки бик күп кеше бу чарага билет таба алмый тилмергәнен беләм. Тәмле нәрсә күп булмый шул. Быел бу чара, чыннан да, бик «тәмле» булды!

АЛЫП БАРУЧЫЛАР «ҮРЧИ»

Сүз дә юк: «Татар җыры» елдан-ел камилләшә. Анда барганда тагын нәрсә белән гаҗәпләндерерләр, ниләр уйлап чыгардылар икән дип, ашкынып барасың. Быелгы концерт тамашасының идеясе ук үзенчәлекле иде. Ул ел фасылларына бәйле рәвештә төзелгән һәм дүрт ел фасылының да үз алып баручылары бар. Узган елларны һәм Искәндәр Хәйруллин алып баруына күнегеп беткән булсак, быел алар кыш фасылына туры килгән өлешен генә җитәкләде. Хәер, бездә ел кыш белән башлана һәм шуның белән үк тәмамлана бит. Шуңа күрә, алар кичәне ачып җибәрде һәм алар ук тәмамлап та куйды. Гөлназның тавышын яратмыйча, күкрәк баласын ташлап, концертлар алып баруын тәнкыйтьләп, интернетта фикер язучылар шактый. Эт өрә – бүре йөри тора дигәндәй, Гөлназ һаман игътибар үзәгендә һәм сәхнә түрендә. Ул үз-үзен тота белә, аңа килешмәгән күлмәк юк, ул искиткеч гламур һәм үҗәт, тырыш булуы белән башкалардан аерылып тора. Нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен аны гел матур итеп кенә күрәсе килә дә.

«Яз пары» дип Алсу Әбелханова һәм игълан ителде. Җәйне – белән Рамил Төхвәтуллин, көзне – һәм үз кулларына алды. Әллә Гөлназ белән Искәндәргә артык күнегелгән шунда, әллә калган парлар артык каушады, Фәритнең «ы-ы-ы…» дип сүзләр ялгый алмый басып торуы, кайнар алкышларны сорап-сорап та залдан тартып ала алмавы, Нәфисә Хәйруллинаның боргаланып, бер үк сүзләрне берничә кат кабатлавы алар өчен бераз гына оялырга мәҗбүр итте. Аның каравы, җәй парлары шәхсән миндә зур горурлык уятты. тә программадан тыш «чп»ларда югалып калмады, халыкны да көлдерә белде, сөйлисе килгән җырчыларны да сөйләтте. Кыскасы, үпкәләп калучы булмады.

ШАККАТТЫК – ТЕЛ ШАРТЛАТТЫК!

Татарстанның халык җырчысы Алсуның бу концертта чыгыш ясавы фестивальне яңа югарылыкка күтәрде. «Сандугач» җырын һәм «Кышкы романс»ны башкарып, ул тамашачыны тавышы һәм сәләте белән бер әсир итсә, сәхнәдә үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы белән икенче кат йөрәкләрне яулады.

– Бу минем икенче туган ягым, монда һәр ел кайтам. Мине һәрчак елмаеп, шатланып каршы аласыз. Үземнең чыгышым белән, татар булуым белән горурланам, – диде Алсу сүз алып.

«Татар җырын дөньякүләм таныту» номинациясендә аңа да Алтын барс тапшырылды. Премьер-министр Илдар Халиков, Алсуга һәм аның әтисенә, кайсыдыр сайлауларда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, Алтын барсны дөньякүләм танылган җырчының кулына тоттырды.

Концертта шаккаттыргыч галәмәтләр күп булды инде. Алинә Шәрипҗанова «Телевизион тамашачы мәхәббәте» өчен Алтын барска лаек булган җырын җырлаганда, сәхнәдә чын самолет очып йөрде. Аның озынлыгы ярты метр, авырлыгы210 граммикән. Әлеге уникаль самолетны махсус «Татар җыры – 2011» өчен Казанда яшәүче Александр исемле бер егет ясаган. Ул хәтта репетицияләрнең берсенә килеп, самолетны очыртып күрсәткән һәм аның тамашачылар өстенә берничек тә килеп төшә алмаячагына ышандырган!

Моннан берничә көн элек кенә Айдар Галимовның Алабуга тирәсендә юл фаҗигасенә очравы турында әйткәннәр иде. Шуңа күрә бу «Татар җыры» аннан башка гына узар, дип фаразланды. Шөкер, сәхнәгә чыгып, «Пар алма» һәм «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырларын башкарган Айдар Галимовта әлеге фаҗиганең булуына бер генә ишарә дә тапмадым. Ул шундый ук актив, тамашачысына рәхмәтле, эмоциональ… Җыр куплетлары арасында нидер сөйләде, кемнәргәдер кул болгады, кичәгә килгән Минтимер Шәймиевка да шәхсән сәламнәрен юлларга онытмады… Шушы ук номинациядә хатын-кызлар арасыннан Алсу Хәбибуллина «Кермә, бәгърем, төшләремә» җыры өчен бүләкләнде.

Әлбәттә, «Татар җыры» һәм Хәнияләрдән башка берничек тә уза алмый иде. Быел абый «Иң яхшы җыр театры» номинациясендә дә җиңү яулап, «Нәрсә булды миңа – белгән юк» җырын башкарып, 13нче барсын алды. Узган ел аңа берьюлы ике номинациядә ике барс тапшырганнар иде.

апа исә, чын-чынлап, ябыккан! Бик отышлы килеп чыккан образына, кара күлмәгенә карагач, нишләптер, күңелгә иң беренче шундый фикер килде. Каршымда утырган ике апа да аның ябыкканлыгын сөйләшеп утырганга, җырын юньләп тыңлап булмады. Быел ул 12нче Барсын алды. Ел саен Барс алырга күнеккән җырчылар бер елны алмый калса, аларга бик авыр булачак бит инде дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, шушы ук җөмләне апа кычкырып сәхнәдән әйтте. Хатын-кыз башкаручылар арасыннан, «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә «Гел сагынам» җыры белән ул бүләкле булса, ир-атлар арасыннан шундый дәрәҗәгә Раяз Фасыйхов һәм аның «Сөям димә» җыры лаек булды.

Илназ Бахны да кайнар алкышларга күмделәр. Әйе, ул быел да Барслы булды һәм бу юлы «Иң яхшы альбом» иясе буларак. «Ялгыштым» җырын бик тәэсирле итеп, күзләрен йома-йома башкарганга соңрак үзеннән сорадым да:

– Илназ, син тамашачыдан курыкканга күзеңне йомып җырлыйсыңмы?

– Юк, үземә шулай җиңелрәк булганга, – диде ул үзенә генә хас гадилек һәм ихласлык белән.

БЕРАЗ ГЫНА «ЧЕМЕТӘМ»

Узган елны Салават Миңнехановның «Минсез калсаң, көзләр йотар сине» дип җырлавына исем-акылым китеп, көзләрдән чынлап курка башлаган идем, быел бер егет бөтенләй акылымнан яздырды. Роберт Ямгуровның «Шәмнәр ялгыз түгел» җырын тыңлаганда, аның нәрсә турында икәнен аңлый алмыйча тилмердем. Өйгә кайткач та шул җырны тагын өч тапкыр тыңлап, сүзләрен язып алып, кабат аңларга тырыштым. Үҗәт ич без!

«Шәмнәрдән сора – шәмнәр алдый белми» дип башлап җибәргәч үк Раштуа бәйрәмнәре күз алдына килсә,

«Төн буйлап мин шигырьләр эзлим төсле,

Төн буйлап мин җырларга канат куям,

Мин яратам бугай бу сәер хисне,

Мин яңадан бик якында сине тоям.

Таңнар ачылыр, тик кайсыдыр пәрдәләр корган тиле күңел…» дигәннән тирән фәлсәфәгә батып, сумбурдан тилереп, бу җыр номинациясенә күз салдым. «2011 елның музыкаль ташкыны» дигән. Монысы да җырның үзе кебек үк, безнең баш җитә торган әйбер булып чыкмады.

Әлеге концертта киемнәргә, образлар тудыруга зур игътибар булуы турында беләбез. Быел аларга игътибар башка елларга караганда да зуррак булуы күренеп тора. Алып баручыларның кабатланмас һәм үзенчәлекле образлары (киемнәре генә түгел!) сокландырды, шатландырды, күзләрне иркәләде. Узган елны Ләйсән белән Булатның «Җанашым» дуэтындагы киемнәре бик ошавы истә калган. Быел исә, Ләйсән Гыймаеваның «Синең карашың»ны юлбарыс тиресе кебек киемнән җырлавын кабул итеп бетереп булмады. Аның ачык төстәге тәне, йөзе, чәчләре бөтенләй югалган кебек тоелды. Җырдагы «карурманнар кичәм» дигән сүзтезмә аркасында сайланган образ булгандырмы бу, әллә башкамы – аңлый алмадым. «Тузганак бураны», «мәхәббәтең – чәчәк», «ялкынлы сөю», «тузганаклар җыям, чәчләремә куям» дип җырларга уңышлырак образ да табып булыр иде кебек.

Күп сораулар тудырган тагын бер образ Ландыш Нигъмәтҗанованыкы булды. «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясендә «Үп мине, үп» дип җырлап, сәхнәдә сикереп-сикереп, очып биер өчен, бәлки, бу киемнән дә яхшысы булмагандыр. Ландышның аяклары озын, матур икән. Кып-кыска һәм кабарынкы ак итәк бу өстенлекне тулаем ачып күрсәтте. Күкрәкләрне каплап бетермәүче ак бизәкле кызыл корсет һәм ялтыравыклы кызыл пиджак, аклы-күкле макияж, кып-кызылга буялган ирен… Аңа Алтын барс тапшырырга чыккан «Татарстан» телевидениесе директоры Фирдүс Гыймалтдинов та бу образга карап, тыелып кала алмады, күрәсең: «Күпсанлы сораулар буенча сине үбәм», – дияргә мәҗбүр булды.

«ТАТАР ҖЫРЫ»НДА БЕРНИ ДӘ ОЧРАКЛЫ ТҮГЕЛ

Иң шәп образ Алсуныкы иде. Ак күлмәк, кара челтәрле билбау тыйнак та, матур да, ачык та түгел. Җырларына да туры килә. «Әйт әле» җырын башкарган һәм «2011 елның популяр җыры» номинациясендә җиңү яулаган Айгөл Бариева да искитмәле матур, тулы образ дияр идем, әгәр челтәрле киеме үтә күренмәле булмаса.

Алсу Әбелханова белән Резеда Шәрәфиева «Иң яхшы дуэт» номинациясендә «Көндәш» җырын башкарды. Алып баручылар әйтмешли, гламур Алсу һәм экстравагант Резедалар – бу кичәнең иң матур чыгышы булгандыр. Гомумән, Алсу үзен алып баручы буларак та, җырчы буларак та яхшы яктан күрсәтә белде.

Вәсилә Фаттахова «Татар радиосының махсус бүләге» номинациясендә «Бәхетебез бикле ятмасын» җырын башкарды. Биючеләр урынына сәхнәдә спектакль карадык дисәң дә, артык булмас – бер мәхәббәт тарихы сәхнәләштерелде. Шуңа күрә аның ачык яшел төстәге, озын итәкле һәм җиңле, чигүле күлмәгенә артык игътибар бирергә вакыт та булмады.

Хатын-кызлар арасыннан иң яхшы альбом Гүзәл Уразованыкы дип табылды. «Эзләдем серле күзләрең» җырын башкарды ул. Үземә аның чәченә чәчәкләр кадап, ал күлмәктән чыгуы, биючеләргә кушылып биюе, образы белән җәй алып килүе бик ошады. Стилист иптәш кызым гына фотоларны караганда Гүзәлгә озаккарак тукталды.

– Татарның Надежда Кадышевасын ясаганнар Гүзәлдән, – диде ул, озак уйлап торганнан соң.

Азактан быелгы «Татар җыры»н алдагыларыннан аерып торучы тагын бер вакыйга булды. Тамашаны Салават абый тәмамлауга ияләнгән идек инде. Быел исә «Халыкчан җырчы» номинациясендә Зәйнәп Фәрхетдинова Алтын барслы булды һәм «Баланнар» җыры белән кичәгә нокта куйды.

Әйткәнемчә, быелгы татар җыры элеккеләреннән күпкә уңышлырак булды. Ниндидер тәнкыйть әйтелгән икән… Һәркемнең үз фикере һәм, берәүләр әйтмешли, бар кешегә дә ошап бетү өчен, доллар булырга кирәктер ул. Һәрхәлдә, Алтын барслы булучылар арасында очраклылар булмавына ышанам һәм бүген бу дәрәҗәгә лаек булганнарның сәхнә тормышы озын гомерле булуын телим. Тизрәк 2012нче елның «Татар җыры» җитсен иде инде… Тагын нәрсә белән шаккаттырырлар?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Кемгә – нәрсә, җырчыга... алтын , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии