«Тапшырылмаган хатлар»: кадр артында ниләр бар?

«Тапшырылмаган хатлар»: кадр артында ниләр бар?

Иртәнге сәгать 8дә Казан күгенә медицина вертолеты күтәрелде. Аны ерактан күреп торган кешеләр: «Тагын кем бәлагә тарыды икән?» – дигән авыр уйга бирелгәндер, бәлки. Ә без очкычны алкышлап озаттык. Бернинди куркыныч хәл дә булмаганын, вертолетның исә кино төшерү өчен кирәк булганга гына һавага күтәрелгәнен белеп тордык бит.

Кино дигәнебез – Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелә торган фильм. «Ак чәчәкләр» калдырган тәэсир (анысы төрле булды: кемдә – уңай, кемдә – тискәре) бетеп тә җитмәде, быел җәй уртасында яңа хәбәр ишетелде: татарча яңа фильм төшереләчәк икән. Яратып укылган әсәр булганга, нәкъ менә «Тапшырылмаган хатлар» сайлап алынды, диелде. «2014-2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы буенча акча бүлеп бирелгәнлеге мәгълүм булды. Ә 10нчы сентябрь көнне режиссер Рөстәм Рәшитов социаль челтәргә: «Без төшерә башладык!» – дип язып кертте.

Бик аз вакыт узуга да карамастан, төшерүчеләр, тамашачы яңа фильмны декабрьдә үк күрә алачак, дип ышандыра. Экранда матур картина күрү – бер хәл, ә кадр артында ниләр кала икән? Шуны беләсебез килеп, бер көнне без дә төшерү мәйданчыгына барып кайттык.

ТАТАРСТАНДА ВЕРТОЛЕТ ТАБУ ПРОБЛЕМА

Салкын көн иде ул. Табигый җилгә вертолет чыгарганы да кушылып, чып-чын зилзилә хасил булды. Камера артында торучылар калын итеп киенгән, ә актерларның өстендә – бер кат күлмәк тә юка плащ. Сценарий буенча җылы көндә барган вакыйганы төшерәләр чөнки. «Камера! Мотор!» – дигәч, актерлар, салкынны онытып, үз рольләрен уйныйлар да, «Стоп! Төшерелде!» – диюгә, дер-дер килеп, тизрәк җылы киемгә төренергә, кайнар чәй эчеп куярга ашыгалар. «Һи, бу әле ярыйсы! Менә без Кама Тамагы районында Идел буенда төштек. Сценарий буенча җәй иде, шуңа мин бер кат күлмәктән уйнадым. Ә урамда көзге җилле көн, җитмәсә, су яны да булгач, суык җелекләргә кадәр үтте», – дип искә төшерә Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина, машина эченә кереп, бераз җылына төшкәч. Фильмда төп рольне – Галия Сафиуллинаны уйный ул. Ә бит продюсерлар башта аны Галиянең дус кызы ролендә төшәргә чакырган булган…

«Башта кастингка 3 яшь тә 5 айлык улым Арысланны чакырдылар. Галиянең улы Рафаэль роленә сынап карадылар аны. Бик канәгать калдылар. Шунда үземә дә Галиянең дус кызы ролен тәкъдим иттеләр. Ә минем Галиянең үзен уйныйсым килә иде! Тик бу рольгә инде кеше бар, диделәр. Шулай уңышлы гына кастингта катнашып, өйгә кайтып киттек. Инде онытыла төшкәч, беркөнне Миләүшә Айтуганова шалтырата (ул фильмның продюсеры. – Авт.). «Кил әле, Галияне уйнап кара», – ди. Бер эпизод уйнадым. «Бу роль синеке икән», – диделәр. Шулай итеп кереп киттем мин әлеге фильмга. Миңа кадәр җиде «Галия»не сынап караган булганнар», – ди Гүзәл. Ә улы Арыслан Рафаэль ролен уйнамаган икән. «Үземә дә эшләргә, баланы да уйларга кирәк – алай кыен булачак, борчылачакмын», – дидем. Ә балалар кастингына бертуган сеңлем улы Кириллны алып килгән иде. Сөйләшеп тә куймаган идек, югыйсә! Нәтиҗәдә, Рафаэль ролен Кирилл уйнады», – ди актриса.

Гомумән, «Тапшырылмаган хатлар»ның кастингында 700гә якын кеше катнашкан. Арада бер генә татар фильмы да аларсыз үтми торган танылган актерлар – Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһанша, Люция Хәмитова да, актерлык белеме алмаган кешеләр дә булган. «Райбашкарма председателе Галиуллин ролен бөтенләй актерлык белеме булмаган кеше уйнады. Һәм менә дигән иттереп башкарып чыкты! Төшерү командасының да һәр кешесе уйнап чыкты бугай инде», – ди, көлеп, фильмның икенче режиссеры Илсөяр Дамаскин. Ул үзе, мәсәлән, хат ташучы ролен башкарган.

Фильмда Галиянең өч чоры күрсәтеләчәк: бала чагы, 18 яшьлек студент вакыты һәм 30 яшьлеге. Балачак кадрларын Арча районының Наласа авылында төшергәннәр. «Без хәйран авылны йөреп чыктык. Тик ахырда барыбер Наласадан да яхшырак авыл тапмадык. Әтием шунда туган минем, шуңа күрә анда төшерү икеләтә сөендерде», – дип сөйләде фильмның икенче продюсеры һәм оператор Фәрит Галиев. Төшерү командасы әгъзалары бер кызыклы вакыйга белән дә уртаклашты әле: авылга килеп төшкәч, аларга кеше яшәми торган бер йортны күрсәткәннәр. Шунда төшерергә дип әзерләнә башлаганнар. Һәм ташландык әйберләр арасыннан «Тапшырылмаган хатлар» китабы килеп чыккан! Фильмны барыбер ул йортта төшермәгәннәр, тик табылдык китап яхшы фал булган, эшләре уңышлы башланган.

Кинога кергән икенче авыл – Биектау районындагы Олы Кавал. «Минем өчен кинога төшкәндә иң кыены – балалардан аерылып тору. Кечкенәсе Әскәргә бер яшь кенә, аны үзем имезәм. Көне буе аерым торсак, нишләрбез, дип курыккан идем. Ә Кавалда мондый проблема килеп чыкмады. Фильм төшерү дәвамында әнием дә, ике улым да янәшәмдә булды, бер атна дәвамында шул авылда яшәдек», – ди Гүзәл Сибгатуллина.

Авыл халкы кино төшерүчеләргә һәр яклап ярдәм итәргә тырышкан. Икенче режиссер Илсөяр Дамаскин тагын бер кызыклы хәлне искә алды: «Бер кадрны төшергәндә актерның чалбары образга туры килмәве ачыкланды. Команданың бер генә әгъзасында да безгә кирәкле чалбар юк иде. «Хәзер урамга чыгасыз да, беренче очраган ирнең чалбарын салдырып аласыз», – дидем. Салдырып ук алмадык инде, шулай да бер кешедә чалбар табылды».

Ә киноны төшергәндә иң катлаулысы вертолет табу булган. «Мәскәүдә ул гадәти хәл: вертолетны табасың, аренда акчасын түлисең һәм үзеңә кирәк кадәр төшерәсең. Ә бездә бу эш җиңел булып чыкмады. Рәхмәт РКБның баш табибына, үзләренең вертолетын бирде. Аның өчен Росавиациядән үк рөхсәт алырга туры килде», – ди Фәрит Галиев. Актерлар катнашкан кадр уңышсыз килеп чыкса, аны кабат төшерергә мөмкин. Ә вертолетлы кадрны беренче тапкырдан ук яхшы итеп төшерергә кирәк иде. «Без теләгәнчә килеп чыкты», – диде режиссерлар.

УРЫСЧА КЫСТЫРМЫЙ БУЛМЫЙ…

Фильмның режиссеры Рөстәм Рәшитов тумышы белән Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыган. Тамашачы аны «Айсылу» фильмы буенча хәтерли булыр. Ә «Тапшырылмаган хатлар» – Рөстәмнең беренче зур эше. «Мине икенче режиссер вазифасына чакырганнар иде. Ә берничә көннән шалтыратып, төп режиссер буласың, дип хәбәр иттеләр», – ди ул. Хәер, Рөстәм режиссер вазифасын гына башкарып калмый, кулына камера алып үзе дә төшерә, монтажга да утыра, хәтта бер кадрда уйнарга да туры килгән.

Фильмның режиссеры да, операторлары да, тавыш көйләүчеләре дә, сценарий авторы да – яшьләр. Шушы өлкәдә белем алып, республика һәм гомумән ил күләмендә үз эшләрен таныта алган яшьләр, дип тә өстәргә кирәк. Сценарий урыс телендә язылган булган. Дан Дамаскин язганны укытучы Гөлназ Җиһангирова татарчага тәрҗемә иткән. Төшерүчеләргә: «Турыдан-туры татарча язучы кешеләребез юкмыни?» – дигән сорауны бирми кала алмадык. «Язучылар бар. Тик алар язганы күп очракта әдәби сценарий булып чыга. Ә кино сценарие язу өчен шушы казанда кайнарга, фильм төшерүнең бөтен үзенчәлекләрен дә белеп эш итәргә кирәк. Сценарийны тәрҗемә итәргә дә була бит. Оста тәрҗемәче эшләсә, тел имгәнми», – ди фильмны төшерүчеләр. Урысча сценарийның тагын бер өстенлеге – төшерү командасына аңлашылуы. Команда әгъзаларының күпчелеге татар телен белми бит. Аның каравы сыйфатлы татарча кино төшерергә вәгъдә бирәләр. Ә безгә кайсы мөһим соң: кем тарафыннан төшерелсә дә, татарча сыйфатлы фильмнарның санын арттырумы, әллә «үзебезнекеләр төшерсен» дип, һәр Яңа ел каникулында кабатлап күрсәтелә торган «үзебезнең кино»ны көтеп ятумы?

«Ак чәчәкләрне», урыс сүзләрен күп кыстырганнар, дип тәнкыйтьләгәннәр иде. «Тапшырылмаган хатлар»га да кысылачак ул урыс сүзләре. «Ансыз булмый. Нинди илдә яшәвебезне онытмаска кирәк. Әйтик, Галия медицина вертолетын татар телендә чакырта алмый бит инде. Университет профессоры да лекциясен татарча сөйләми», – ди Илсөяр Дамаскин.

«Татарстанда кино юк», – диючеләр тагын бер сүзне яратып кабатлый: «Театр артисты кинода уйный белми». Күрәбез бит: татарча фильмнарда артык ясалма, спектакльдәге кебек кыланып уйнаучылар байтак. Тик «Тапшырылмаган хатлар»ны төшерүчеләр бу фикер белән килешеп бетми. «Чит ил яки урыс артистлары көндез кинода төшсә, кичен театрда уйный бит әле. Безнең артистларны да кинода төшәргә өйрәтеп була. Режиссерның тиешенчә аңлатуы гына кирәк. Әле беркөнне Йосыф Бикчәнтәев спектакльдә уйнап килде дә, фильмдагы ролен дә шундагыча тәэсирләнеп, югары ноталарда сөйләде. «Ә хәзер тынычлан, тавышыңны киметә төш, табигый бул», – дип аңлаттык. Кинода зал юк бит, тамашачы ишетсен дип кычкырырга кирәкми. Булды бит, ролен башкарып чыкты», – ди Рөстәм Рәшитов.

«Тапшырылмаган хатлар»ны төшерү командасы көнгә 12 сәгать эшли. Һәм шул 12 сәгать төшергәннең нибары 2-3 минуты гына фильмның актык вариантына керәчәк! Бөтен дөньяда шулай эшлиләр, безнекеләр дә менә шул система буенча эш итәргә булган. Фильмның бәясе – 4 млн 100 мең сум. Салымнар тотып калынгач, 3 млн сум тирәсе кала. Яхшы сыйфатлы кино өчен бу бер дә күп түгел. Төшереп бетергәч, урыс теленә дубляж да ясатырга телиләр. Монысына инде грант акчасы җитмәячәк, өстәмә чыгым өстәмә акча да таләп итәчәк. Барысы да яхшы булып, төшерү командасы теләгәнчә килеп чыкса, декабрьдә яңа фильм буенча фикер алышырга әзерләник.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии