«Велосипедыма «Сәлимә» дип дәшәм»

«Велосипедыма «Сәлимә» дип дәшәм»

Фаил Гыймадовны күпләребез «Болгар радиосы» алып баручысы дип белә. Баксаң, әле ул велосипедта йөрергә яратучы да икән. «Эшкә көн саен сәпиттә йөрим мин», – ди ул көлеп. Әле күптән түгел үзенең күптәнге хыялын да тормышка ашырган – Казаннан Уфага велосипедта сәфәр кылган.

«Юлга кузгалырга торам. Велосипедым әзер. Кирәк һәм кирәкмәгән әйберләр белән тулган. Сумкалар, палаткалар. Дуслар, ничек уйлыйсыз, велосипед белән Казан-Уфа арасын ничә көндә узып була икән?» – дигән сорау белән, юлга кузгалды ул. Бу сәфәргә нәрсә этәргән, сагынып искә алырлык хатирәләре бармы? Бу турыда үзеннән сораштык.

– Фаил абый, күпләр нәкъ менә бу сорауны биргәндер сезгә. Гади булса да, сорыйм әле, Башкортстан якларына бару идеясе ничек барлыкка килде?

– Мин велосипедта йөрергә яратам. Аннары, эштән ике атна ял бирделәр. Чит илгә чыгарга куркыта хәзер. Кайтканда әллә нинди справкалар сорыйлар – мәшәкате күп, кыскасы. Акча да күп китә. Әмма өйдә дә утырасы килми. Ә велосипедта күптән йөрим. Анда йөрүнең рәхәтлеген дә елдан-ел ныграк тоям. Зур юлга чыгып киткәнем юк иде, әмма андый теләк күптәннән яши. Бер яктан, үземнең яраткан шөгылем булса, икенче яктан, үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Эшкә көн саен диярлек велосипедта йөрим. Тыгыз яки ашыгыч эшләрем булмаса, сәпиткә атланып чыгып китәм. Эшкә бару һәм кайтуны исәпләсәк, көн саен 20 чакрымнан артык ара үтәм. Хәзер остарам да инде. Башта кыенрак булды, дөрес. Тирләтә иде, авырлыгын сизә идем. Хәзер исә бернинди кыенлык та сизмим, рәхәт кенә.

– Бу шөгылегез турында дус-иптәшләрегез нәрсә ди? Шаяртып алучылар да юк түгелдер?

– Алар аптырабрак калдылар инде. 18нче август көнне «Болгар радиосы» Болгарга велосәяхәт оештыра. Хезмәттәшләрем: «Сиңа хәзер бу 200 чакрым «выҗт» очып барып кайту кебек тоелыр инде», – дип шаярта хәзер. Балачагымнан ук сәпитне үз иттем. 4-5 яшьлек малай чагымда төшкән фотоларны да хәтерлим әле. Аклы-каралы фотоларга карасаң, сәпиткә утырып төшкәннәре күбрәк. Ялгышмасам, беренче сәпитемне беренче классны тәмамлагач алдым. Бот тыгып, аяк рам астына кереп йөри торган зур велосипед иде ул. Үзем хәтле зур, авыр иде. Велосипедларны сүтеп-җыярга ярата идем. Бер рамыннан икенче рамга күчерә идем. Берничә сәпитне тулысынча шулай яңарта идем. Бөтен деталь минем кул астыннан үтә иде. Көпчәк, руль – бөтенесен башка рамга күчереп куя идем. Аерым кешеләр турында ат җене кагылган, диләр бит. Миңа велосипедныкы кагылган.

– Ә хәзер йөри торган велосипедыгызны кайчан алган идегез. Күпне күргән «ат»мы инде ул?

– Аны алганга байтак инде. 4-5 ел бардыр. Гади генә сәпит. Мин аны көз көне сентябрь-октябрь аенда, махсус велосипед кибетеннән ташламалы бәядән сатып алдым. Ул гади генә, артык-портык җире юк. 11 мең тора иде, ташлама белән 9 мең сумга төште дип хәтерлим. Аллаһка шөкер, шунда йөреп торам әле. Мин аны бик кумыйм, җайлап һәм саклап кына йөрим. Биек таулардан этеп кенә менәм, сикәлтәләргә кермәскә, атып бәрмәскә, сипләрен майлап йөрергә тырышам. Әллә ни кирәкми аңа.

– Машина йөртүчеләр үзләренең машинасына ниндидер исем куша. Сезнең дә велосипедның исеме бармы?

– Минем сәпитнең яше дә шактый. Күп йөрсәң, 3-4 елдан велосипедлар искерә бит. Ә мин һәр көн, хәтта кыш көне дә йөргәлим. Буранлы көннәрдә дә эшкә баргаладым, тик этеп кайтырга туры килгән көннәр дә булды – сукмакларны кар көртләре каплаган иде. Кайтканнан соң аны кардан чистартып бетереп булмый. Бераз гына күгәргән, тутыккан җирләре барлыкка килә башлады. Әһә, кыш көне йөрү бик яхшы түгел икән, дидем. Карга сипкән реагентлар сәпитне дә ашый, күрәсең. Мин аны шуңа күрә яратып «Сәлимә» дип йөртәм. Сәлимә-сәпит. Уфага барганда үзалдыма сөйләнеп: «Сәлимәкәем, түз инде», – дип шаярттым.

– Казан-Уфа арасын ничә көндә уздыгыз?

– Минем өйдән Уфага кадәр навигатор 560 чакрымны күрсәтте. Үземчә әзерләнеп, палаткалар алып чыгып киткән идем. Бу сәфәргә дүрт көнемне сарыф иттем. Кайтуын автобус белән кайттым.

– Сез ниндидер рекорд-фәлән куяр өчен түгел, үзегезне сынау өчен, күңел өчен бардыгыз. Шулай да авырлыгы да булмаган түгелдер?

– Монда физик һәм рухи әзерлек кирәк. Ялым беткәнгә ике атна булды. Һәр эфирда миңа шушы сәяхәткә кагылышлы сорау бирәләр. Мин инде бу темадан туеп беткәннәрдер, велосәяхәт турында ишетәселәре дә килмидер дим. Үзем дә «Инстаграм», «ВКонтакте» кебек социаль челтәрләрдә һәрдаим бу сәфәрем турында язып, сөйләп тордым, очраган саен әле дә дусларыма сөйлим – ардырганмындыр дим. Сәяхәттән кайткач та, бу турыда бик сөйләп йөрисем килмәгән иде. Менә хәзер киресенчә, сагындыра. Авырлыгы юк та аның. Тауга менгәндә, көчле җил искәндә хәрәкәтләнергә авыррак. Фуралар куркынычрак. Юллар тар булган җирдә бигрәк тә. Зинһар, миңа кызыгып зур юлларга кузгалсагыз, сак була күрегез. Зур йөк машиналары һәрдаим йөреп тора, бер-бер артлы йөри. Мин үзем гәүдәгә җиңел кеше, авырлыгым 60 килограмм тирәсе генә. Алар узып киткәндә, аның җиле мине кырыйга алып ата, аннары самолет шикелле үз артыннан суырып ала. Аллаһ кына саклады, берничә тапкыр миңа ышкылып диярлек узып киттеләр.

– 10 ел үткәч, шушы беренче сәяхәтегезне искә төшерегез, аны бер җөмлә белән сыйфатлагыз, дисәләр, җавабыгыз нинди булыр иде икән?

– Рухи һәм физик ләззәт тә, гыйбрәт, яңа танышлар, яңа ачышлар, аралашу, чыныгу, табигатьнең матурлыгын күзәтү – менә шушы сүзләр белән тасвирлар идем. Метр саен матурлыкка сокланып, «сөбханаллаһ» дип бардым. Машинада андый матурлыкларны күрмисең, үзеңне аквариумда кебек хис итәсең. Ә монда барысы да – күз каршыңда. Менә бер вакыйганы сөйлим. Башкортстанга кергәч, юл кырыенда йомраннар сызгыра. Алар көтүләре белән сызгыра, мине дә шулай каршы алдылар һәм озатып калдылар. Машинада барганда, аларның өерен күрәсең, тик тавышларын тыңламыйсың, туктап сокланмыйсың. Ә мин тукталыш ясап, аларны карап, тавышларын озак кына тыңлап тордым. Яңа гына сөрелгән җирдә оялары да булгандыр. Бик күңелле иде, видеога да төшереп алдым әле. Менә өеңне, йортыңны шулай сөреп, тузгытып китсәләр, син дә шулай сызгырыр идең (Аллаһ сакласын) дип уйлап куйдым. Татарстаныбызны, Казаныбызны саклыйк дигән фикергә килдем.

– Казан-Уфа юлын уңышлы үттегез. Тагын башка төбәкләргә бару нияте юкмы? Бәлки, Татарстаныбызның матур шәһәр-районнарына бару теләге яшидер?

– Бар, әлбәттә. Минем эш ялым әз икән, җитми. Киләсе елга җитәкчеләр белән сөйләшеп, килешеп барырга җыенган урыннарым бар. Велосипедта хәрәкәтләнү күп вакытны сарыф итә, билгеле бер датага кайтып җитү мөмкин булмаска мөмкин, шуңа да күбрәк ял алып, ерак юлга сәфәргә чыгарга уйлап торам. Мин дүрт көндә 560 чакрым үттем, 2000 километр араны үтәр өчен бөтен ялны сарыф итәргә туры киләчәк бит. Минем Тукай маршруты буенча үткәнем юк. Шагыйрьнең туган һәм яшәгән авылларына барасым килә. Республикабызның районнары буенча сәяхәт кылырга мөмкин, матур урыннар җитәрлек. Әстерханга да барасы килә, никтер күңел шунда тарта. Бәлки, ераккарак та барып кайтып булыр. Кырымга самолет белән барып, велосипед белән Кырым буенча сәяхәт итү теләге бар иде. Белмим, ничек килеп чыгар. Кайсысы тормышка ашар, Аллаһ белә.

– Велосипедның сәламәтлеккә файдасы күп, диләр. Һава сулыйсың, аяк-кул мускуллары хәрәкәтләнә, ныгый... Ә менә телефонда утыручы яшьләребезне шундый кызыклы һәм файдалы шөгыльгә ничек җәлеп итәргә икән?

– Улым мисалында гына әйтим, аңа 18 яшь. Менә аны, дөрестән дә, велосипедка утыртып булмый иде. Аңа сәпит алып бирдем, майлап, юып дигәндәй. Йөр, файдалы ул дип әйтүгә үк, ул кызыксынмады, сүзләремә әллә ни игътибар бирмәде. Тик менә «Самокат» дигән азык-төлек китереп бирү оешмасына эшкә урнашкан иде, ә анда эшләр өчен велосипед – иң уңайлы транспорт чарасы. Менә сәпитнең кирәге чыкты. Хәзер җәй буе үзенә тотарына акча эшли. Ноутбук та алды, мин дә ярдәм иттем. Стимул булды. Әле бер көнне велосипедын караган идем, кыршылып беткән урыннары да шактый. «Күп йөргәнсең икән. Менә сәпитнең кирәге чыккан. Үзең эшләп алган акчаң кадерлерәк була шул», – дип үзенә дә әйттем. Бер эшнең дә начар ягын күрмим. Һәр эшнең үз уңайлыгы һәм авырлыгы бар. Көтүче булсаң да файдалы. Пәйгамбәрләребез дә көтүче булганнар. Нинди генә эш булса да, ул файдага гына. Бигрәк тә студент чакта. Кызыклы чаралар оештырсалар, яшьләр урамга күбрәк тартылыр иде. Әйтик, Миллениум янында велопарк бар, анда яшьләр җыелыша. Компьютер каршында утырганчы, һавада хәрәкәтләнү күпкә яхшырак. Гаилә белән бергә велосәяхәткә чыгучылар да юк түгел хәзер. Дөрес, алдан ук хәзерлек кирәк. Велосипедта йөри белми торып, утырып китеп булмый. Үзем дә берничә тапкыр егылгаладым әле.

– Велосипедның төп уңайлыгы нәрсәдә? Менә эшкә дә сәпиттә йөрим, дидегез. Күңел өчен генә машинаны куеп, велосипедка утырмыйсыздыр?

– Велосипедта сәяхәт итәр өчен бернинди белешмә дә, кәгазь дә кирәкми. Беренчедән, сәпиттә мин үземне иркен хис итәм. Мин бөкедә утырмыйм. Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә иртән эшкә барганда машинада утыручыларны жәлләп китәм. Икенчедән, физик хәрәкәт. Кемнәрдер акчаларын түләп, залларга барып велотренажерларда шөгыльләнә. Ә минем бер эшкә барып кайтуым да шуңа тиң буладыр, мөгаен. Өченчедән, штраф килми. Бер вакыт эшем булгач, машинага утырырга туры килде. Шул ук көнне берничә штраф килеп төште. Ничек эләккәнмен, белмим. Ә велосипедта йөргән өчен бер генә штраф хаты да килмәде әле.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии