УРАМДА КОЙМАК БӘЙРӘМЕ

УРАМДА КОЙМАК БӘЙРӘМЕ

«Ирек мәйданы» газетасының 17 август санындагы «Нишләп ятасыз?» сәхифәсендә Илфат Фәйзрахмановның Гает бәйрәмендә бәйрәм оештырачагы хакында әйткән сүзләре басылган иде. «Әйткән сүз –аткан ук» дисәк тә, бәйрәм чак кына өзелми калды. Түбән Оры авылында быелгы җәйдә бик саран яуган яңгыр уразаның соңгы көнендә яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне дөбердәтеп, озаклап, чиләкләп койды. Бәйрәм көнне дә шулай дәвам итсә, бәйрәм оештырып булмаячагын белеп, кичтән урамда берәүгә дә бу хакта әйтмәдек.

Гает көнне иртән аз гына болытлы булса да, төшкә таба ялтырап кояш чыкты. Төшке аш вакытында Сыер урамында (документлар өчен рәсми исемен белмибез дә, әллә ничә тапкыр алыштырдылар – З.Ф.иск.) яшәүчеләргә тиз генә бәйрәм буласын җиткердек. «Ирек мәйданы» газетасын укучылар аша халкының күбесе инде бәйрәм буласын белә булып чыкты. Сәгать ярым вакыт эчендә урамдагы 12 хуҗалыктан 37 кеше бәйрәмчә киенеп, коймакларын, күчтәнәчләрен күтәреп килеп тә җиттеләр. Күрше Нурыяздан абый белән өстәл, эскәмияләрне көйләп куйдык. Кунаклар килешкә капка төбендәге тау битендә Илфат ике самавырны да куеп җибәргән иде инде.

тезгән тәлинкәләр, җиләк-җимеш, тәмләткечләр белән бизәлеп, авыздан суларны китереп тора. Беренче урын алачак тәлинкәне иң тәҗрибәле жюри да сайлап ала алмас иде.

Илфат бәйрәмне ачып җибәреп урамдашларын бәйрәм белән котлады. Киләчәктә бу бәйрәмне бөтен авыл халкы белән тагын да киңәйтебрәк үткәрергә теләге барлыгын җиткерде.

Күрше Флюра апа Коръән сүрәләре укып, әрвахларга дога кылды, авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. Иң оста итеп дога укучы балаларга алган күчтәнәчләрне бу юлы бәйрәмгә килгәннәре өчен генә таратырга булдык. Әллә оялдылар, әллә чынлап та белмәүләреме, дога укучы бала булмады. «Киләсе елга күчтәнәч, бүләкләрне дога белгәннәргә генә таратачакбыз», дип ымсындырдык үзләрен. Мәчеткә йөрүче балаларга да бүләкләр булачагы әйтелде. Бәлки, балалары артыннан бабайлары, әтиләре дә мәчеткә бара башлар. Юкса, Илфат мәчеткә һәр баруында анда кешенең аз йөрүенә уфтанып кайта. «Җир сулышы» телетапшыруын алып баручы Рамил Гариповның әнисе Зәйтүнә апа Яңа Кырлай авылында балаларны мәчеткә кызыксынып килерлек чаралар уйлап тапкан. Насыйп булса, бу хакта газетабызда да язып чыгарбыз әле. Балалар бит алар. Башта кызыгып килерләр, аннан барын да тирәнтен аңларлар.

Быел «Иң тәмле коймак» конкурсында һәрберсе беренче урынны алып бүләкләнде. Ә менә Мари республикасына кергән Шылан авылыннан килгән туганыбыз Әкълимә апа мичтә пешкән коймаклар белән сыйлады. Газ кермәгән авылда менә нинди коймаклар ашап яталар бит. Бер михнәте, бер рәхәте шул. Күрше Әлфия апа: «Минем коймак бетте, шуңа кабак бәлеше пешереп мендем», дип көлдерде. Бетәр дә шул, бәйрәм башланыр алдыннан гына никадәр кунак чыгып китте үзләреннән. Ә төбенә корт җәеп йөземнәр өстәп пешергән кабак бәлеше бигрәк тәмле була икән. Беренче кабагымны өзүгә шул рецепт белән пешерәчәкмен. Башкалар: «Минем сыйны аерым мактамаган», дип миңа үпкәләмәсен. Һәрберегезнеке искиткеч иде. Бу урамда кем генә туйларга, мәҗлесләргә ризык әзерләшеп йөрми икән?!

Изображение удалено.

Иң ишле булып килгән гаиләләргә дә аерым призлар бар иде. Бәйрәм буласын ишетеп Сөләнгер урамыннан Фирдилә белән Кәрим Фазылҗановлар гаиләсеннән 8 кеше килсә, Нәкыя апа белән Әдһәм абыйлар гаиләсеннән 7әү иде. Кайбер сәбәпләр аркасында ялгыз гына килүчеләргә дә «утешительный» призлар булды. Сабантуйда да бит иң арттан килгән атның муенына бүләк эләләр. Тик күршеләребез Нурания апа белән Газзә апаларның бу бәйрәмдә була алмавы күңелгә моңсулык өсти. Нурания апаның өчпочмаклары, Газзә апаның балан бәлешләре һич онытылмый… Урыннары оҗмахта булсын. Бу нигезләргә дә җан керсә, урам тагын да ямьлерәк булыр иде.

Тәмле сыйлардан авыз итеп, Илфат әниебез бакчасында үскән төрле үләннәр генә салып кайнаткан чәйне самавырдан агызып эчкәннән соң, алып килгән күчтәнәчләргә дога кылынды. Һәммә кешене очраштырып, шундый бәйрәм оештырганы өчен Илфатка рәхмәт җиткерделәр. Изге теләкләр, уен-көлке белән вакыт үткәне сизелмәде дә. Озаклап утыра алмый шул авыл кешесе. Көтү кайтканчы тавык чүпләп бетермәслек эшләр көтә аларны.

Һәр кайтуымда бу авыл кешеләренә сокланып киләм. Эшли дә, күңел ача да белә алар. Тоткан уразаларыгыз кабул булып, эшләгән изгелекләрегезнең әҗерен күрергә язсын.

Тагын шунысы, без дә ешладык авылга. Әниебездән калган нигезгә җан кертергә тырышабыз. Бакчаларыбызны сый-нигъмәтле, ямьле итәсебез, өйне яңартасыбыз бар. Әти-әни нигезе гөрләп торырга тиеш… Кыскасы, тәмам авыл кешеләре булып беттек: кырыкка ярылып эшләрлек эшләр көтә авылыбызда…

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Комментарии