Актанышлылар «мөгез чыгарды» – Сабантуйларын чын татарча итеп үткәрделәр

Актанышлылар «мөгез чыгарды» – Сабантуйларын чын татарча итеп үткәрделәр

Актанышның быелгы Сабантуе, әле уздырылмас борын ук, башка районнарныкының борынына чиертте. Күпме шау-шу тудырды бит. «Актанышта чын татар сабантуе узачак!» – диделәр. Бәйрәмгә килүчеләр калфактан, түбәтәйдән булырга тиеш, дип аңлаттылар. Баштарак болай итеп килү мәҗбүри дигәннәр иде, халык ризасызлык белдерә башлагачмы, фикерләрен бераз үзгәрттеләр. «Мәҗбүри димәдек, калфактан килсәгез әйбәт булачак дип кенә әйттек без», – дип аңлатты үзләре.

Актаныш сабантуен үзебез барып карарга булдык әле. Чын татарча бәйрәм нинди булыр икән, беләсе килде.

КАЛФАКЛЫЛАР АЗ ИДЕ

Оештыручыларны соңыннан тотып булмас дип, унда башланасы чарага 9га ук килдем. Халык шактый җыелган иде инде. Милли баш киемнәре киючесе генә сирәк… Югыйсә, керү юлында калфак түбәтәйләр сатып торалар – 200 сум гына түлисең дә, бәйрәм буе ки. Алай итеп тормаганнар инде, акча жәлләделәр микән, кирәк дип тапмаганнармы, бәлки быелгы сабантуеның кагыйдәләрен белеп тә бетермәгәннәрдер.

Бәйрәмне оештыручыларның берсе – Актаныш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән ханым Нурлыеваның башында балкып утырган калфакны күргәч кенә эчкә җылы йөгерде. Аллага шөкер! Үзләре чыгарган кагыйдәгә үзләре буйсына хет. Минем бу фикеремне раслагандай, Ләйсән ханым яныннан узып барган бер хезмәткәренә кычкырып калды: «Калфак алып ки!».

Ярар, халык калфактан килмәгән дип, бу Актаныш Сабантуен бетереп ташларга сәбәп түгел бит әле. Беренче коймак төерле була инде ул. Ел саен шушы формада уздыра башласалар – киярләр, ник кимәскә. Хеллоуин дигән урыс бәйрәмнәренә чупакабра булып та киенәләр бит әле. Анысының костюмнарына акча жәлләп торучы юк. Ике йөз сумлык калфакка нүжәли инде ихтыяҗ булмас?

Шулай уйланып бара идем, каршыма авылдашым, язучы Вахит Имамов килеп чыкты. Менә бит – ул да кайткан туган ягының Сабантуен карарга. Вахит абый белән сөйләшкәч, бәйләнчек кеше сыман гаеп эзләп йөрүемнең эзе дә калмады, бик акыллы бер сүз әйтте ул. «Сеңелкәш, – ди. – Калфак-түбәтәй эзләп йөреп вакчылланма. Безнең бәхет анда түгел бит, түбәтәй кидең ни, түбәтәй кимәдең ни. Актанышның бәхете – аның һәр авылында Сабантуй үтә. Без Чистай районындагы кебек, бу бәйрәмнән мәхрүм калмаган. Гаяз Исхакый туган Яуширмә авылында, ким дигәндә, 15 ел Сабантуй булганы юк. Шушыңа ничек түзәдер республика җитәкчеләре һәм ничек юл куядыр – мин шаккатам. Үзләре чит илләргә барып, «гүләйт итеп» йөриләр, ә үзебезнең туган җирдә Сабантуй үткәрмиләр. Бу – бөек Гаяз Исхакыйның исемен һәм аның туфрагын мыскыл итү. Сабантуй мәҗбүри рәвештә кирәк. Ләкин аны уздыру өчен Парижга барып, акча коеп йөрү кирәкми. Париж тәгәрәп төшмәде – бардылар, ясадылар, үзебездән өч самолет белән очып, күңел ачып кайттылар. Татарның акчасын туздырып. Ул акчаны туздырганчы татар мәктәбе салсыннар!»

Вахит абый Актаныш чыгарган «калфак мөгезе»н уңай кабул иткән. Янында бөтерелеп йөргән ике оныгына да алып кигергән әле.

– Шулай иткәч, күңелем тулыланды. Булсын, чыгарсыннар шундый кагыйдә, түбәтәйсез килмә, дисеннәр. Моның бер начарлыгы да юк бит. Татарлык ул әнә шундый вак әйбердән дә керә!

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.НИГӘ ТАТАРЧА?

Күпләрдә шундый сорау тугандыр – ни өчен чын татарча сабантуй дип атала бу, һәм нигә аны нәкъ менә Актанышта үткәрергә булганнар. Гомумән, нәрсә соң ул чын татарча? Әйе, бу сораулар минем үземне дә кызыксындырды. Актаныш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева әйтүенчә, бу нияткә килү сәбәбе бик гади – Актанышта яшәүче халыкның 99 проценты татарлар һәм бу республикадагы иң чиста татарча сөйләшүче районы булып санала. Шулай булгач, нишләп үткәрмәскә ди?

– Татар Сабантуе нинди була ул, без әнә шул сорауга җавапны бирергә телибез. Миллилек калфак-түбәтәй кебек тышкы кыяфәттә генә түгел, бәйрәмнең эчтәлегендә дә чагыла. Динебезне, халкыбызны миллилекне данлап эш итәргә тырыштык. – дип сөйли җитәкче. – Әле генә Ураза бетте бит безнең. Шуңа күрә, хәмер сатылмаячак Сабантуйда. Алдан ук бу турыда мәгълүматны киң тараттык, сатучылар да Актанышка спиртлы эчемлекләр белән килмәячәкләрен алдан ук белде. Күләмле генә чәкчәк эшләнелде, 100 килограммлы ул, килгән кунакларга, мәйдан тирәсендәге халыкка таратачакбыз. Аны пешерүнең максаты – татарның шушы милли ризыгын зурлау. Милли традиция буларак, җайдаклар керәчәк. Җигүле атлар да керә. Татарның бөтен төр милли уеннарын кертеп, ярышлар да оештырдык…

Ләйсән ханым белән озак сөйләшеп торып булмады, Актанышның халык телендә «глава» дип йөртелгән башкарма комитет җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов күренде. Менә бит – ул да түбәтәйдән килгән. Нәрсә-нәрсә, миллилек ягын кайгыртуы буенча Энгель Фәттаховны тәнкыйтьләп булмый. Гомер-гомергә Актанышның җыр-бию коллективлары халыкның ушын алырлык итеп чыгышлар ясады, аларга тегелгән костюмнар да бик затлы һәм купшы. Республикада беренче сәләтле балалар өчен Татар гимназиясе булдырды, шуңа күрә, җитәкчесе нинди – районының бәйрәме дә шундый. Татар теле дәресләре өчен көрәшкән «Энгель- хранитель»нең районында урысча Сабантуй уздырмаслар инде!

«СЕЗДӘ АРАКЫ БАРМЫ?»

Оештыручыларның хәмер сатылмаячак, дигән сүзләре кызык тоелды бит әле. Ничек инде ул алай? Куак төбендә аунап яткан бер исерекне күрми кайтып китсәң әллә ничек булыр ул… Тукта, тикшерим, дип, яшерен видеокамерамны кабызып түшемә кададым да, кибет-чатырларга юнәлдем. Аны- моны сизенмәсеннәр өчен, Актанышчарак сөйләшкән булам үзем:

– Ниме, сыра сатмайсызмы?

– Юк.

– Аракы булса да бармы соң?

– Юк дим бит.

– Бәй, әнә тегендә астагы тартмаларда да юкмы?

– Быел алкоголь саттырмыйбыз диделәр, алып килеп тә тормадык.

– Башка сатучыларда да юк микәнни?

– «Вряд-ли»…

Ай алла, нинди эчкече килгән монда дип танып калмасалар ярый дигән шик шөбһә белән тизрәк китү ягын карадым. Сөйләрләр аннан соң, Актанышка кайткач, «Безнең гәҗит» журналисты аракы эчеп исергән, дип. «Ришвәткә сыер алган!» – дип сөйләгәннәр иде бит әле…

Кибетләрнең берничәсеннән барып тикшердем – исерткечләр чынлап та, сатуда юк. Афәрин. Менә бу миңа ошый. Үрнәк алыгыз Актаныштан! Әле алай гынамы соң, Актаныш Сабантуен азан әйтеп башлап җибәрделәр. Бу да күңелне күтәрде.

Кызганыч, Сабантуйда кинәнеп йөреп булмады. Казанга юл ерак бит, кайтып та җитәсе бар дип, тизрәк кайту ягына чыктым. Каршыма татар әбисе белән бабасы костюмнары кигән ике курчакның килеп барышы иде.

– Сезне бу бәйрәмгә нинди функция үтәү өчен чыгардылар? – дим

– Халыкның күңелен күтәрергә. Килеп карточкага төшәләр безнең белән. Татар халкының киемнәрен символлаштырабыз.

– Бу костюмнарны ничә сәгать киеп йөрергә куштылар соң?

– Белмим. Моны бер сәгать киеп йөрсәң, уже үләсең!

Көне эссерәк иде шул. Пешәрсең дә.

…Кыскасы, күргәннәремнән чыгып нәрсә әйтә алам – Актаныш Сабантуе ошады миңа. Гармун элементлары да калмаган, чәк-чәк тә, чигүле сөлге-мендәр дә. Чынлап та, чын татар Сабантуе булды бу.

Актанышны гел хурлап яза димәгез, мактар җире булганда, мактый да беләбез без. Район җитәкчеләрегез һәм оештыручыларга – афәрин. Кайбер җитешсезлекләрне сизсәгез дә, күңелегез төшмәсен. Беренче булып сездә үтте әле татар Сабантуе. Актанышның брендына әйләнсен бу бәйрәмегез!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии