- 21.04.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны без юмор остасы дип беләбез. Чынлыкта, ул фәлсәфәче дә әле. Үлем турында мәзәк сөйләп көлдерә, бәхет турында шигырь сөйләп елата торган фәлсәфәче.
Раил Садриев белән интервью газетабызда әле күптән түгел генә басылып чыкты («Сез әле мине белмисез…», №48, 29 ноябрь, 2017). Шул интервьюда Раил әфәнде «Сез әле мине белмисез…» дип аталган яңа программа әзерләвен, анда халыкны юмор белән түгел, шигырь сөйләп үзенә каратып торуын әйткән иде. Ниһаять, ул тамашаны безгә дә күрү насыйп булды.
Гадәттә артистлар очрашу урыны итеп концерт залын, мәдәният йортларын сайлый. Ә менә Раил Садриев Милли китапханәнең Зур уку залын сайлаган. Шулай итеп, очрашу китаплар арасында үтте. Шигырь кичәсе дип атадылар аны. Раил Садриев үзе халык алдына чыкканчы ук, аның тавышы яңгырады: «Дөнья – шигырь, безнең гомер – шигырь, сизеләме – мин үзем дә шигырь». Бу вакытта, әле кичә башланып кына килгәндә, сизелми иде, менә ике сәгать үткәч, Раил Садриевның шигъри күңеле ачылды. Тамаша кылырга килгән халык та: «Шигъри монологлардан торган мондый моноспектакльне 30 еллап күргән юк иде инде», – диеште.
«Нәрсәгә шигырь сөйли башлаган соң бу, диярсез. Җырлый белмәгәнгә күрә башладым! Безнең гаиләдә бөтен кеше җырлый, гармунда уйный, ә менә миңа андый сәләт бирелмәгән. Шуңа күрә мин шигырь сөйләп йөрим», – дип башлады сүзен Раил Садриев. Бу кичәдә телгә алмаса да, аның шигырь сөйләп йөри башлау тарихы да бик кызыклы. Берсендә поездда гастрольдән кайтып барганда, интернетта «Тормыштан зарланмыйк» дигән шигырьгә тап була ул. Авторы Г. Шәрипова дип куелган була. Берәү булса, шигырен алыр да ятлар, авторын йә «Шәрипова» дип, йә «халык шигыре» дип, йә бөтенләй үзенеке итеп тәкъдим итәр иде инде. Ә Раил Садриев Г. Шәрипованы эзләтә башлый: кем ул, кайдан? Эзли торгач табыла бит! Арча районының Казанбаш авылында яшәп ятучы Гөләра Шәрипова булып чыга ул. Аларга шулай очрашырга язган булгандыр, күрәсең. Раил Садриев Гөләра Шәрипованың шигырен сөйләп яңа яктан ачыла, ә Гөләра ханым исә, озак та үтми, шигырьләр китабын бастырып чыгара. Раил әфәнде белән табышмаган булсалар, кем белә бит, булыр идеме икән әле ул китап…
Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Җәлилова, Рафис Корбан… Бу кичәдә барысының да шигырьләре яңгырады. «Үлгәннәрнең шигырьләре рухларына дога булып барып ирешсен», – диде Раил Садриев. Алай дисәң, бу кичәдә шактый кешенең рухына дога кылынды. Вакытсыз арабыздан киткән Хәния Фәрхи, Илфак Шиһапов, Илдус Гыйләҗевлар да искә алынды…
Шигырь генә түгел, фикер кичәсе дә булды бу. Раил Садриевның ничек итеп шигырь укуын үз күзләрең белән күрергә кирәк, ә менә кызыклы фикерләрен укучыларыбызга тәкъдим итә торырга булдык әле.
«Дөньядагы катастрофаны күрсәтә торган статистика бар. Бүген Җир йөзендә 7 миллиард кеше яши. Ашыйбыз, эчәбез. 97 процент кеше ашар өчен генә яши. Менә шушы 7 млрд кешегә бер көнлек бәдрәф кәгазе булдырыр өчен, Җир шарында 27 мең төп агач киселә. Бер көнлек бәдрәф кәгазе өчен генә бит бу! Шул хәтле жәл…»
«Кайбер кешедән: «Син бу җирдә ни өчен яшисең? Яшәвеңнең мәгънәсе нидә?» – дип сорасаң, балалар өчен яшибез, диләр. Дөрес түгел бу! Әнә хайваннар балаларын билгеле бер яшькә кадәр үстерә дә мөстәкыйль тормышка чыгарып җибәрә. Ә без – кешеләр балаларны өф-өф итеп үстерәбез, үсеп җиткәч тә тәэмин итәбез. Олы яшьтәге апалардан сорасаң: «Гомер буе балалар дип яшәдек, хәзер алар үсте, безгә бернәрсә дә кирәкми инде», – диләр. Ә үзләренең авызында тешләре дә юк! Тик ул үзен уйламый, һаман баласын уйлый. Кеше үзе өчен яшәргә тиеш. Балалар, якыннар белән янәшә, әлбәттә, ләкин алар өчен түгел – үзең өчен. Ә якын кешеләрең синең яшәешеңә куәт өстәячәк. Без балаларга юл күрсәтүче, аларны дөньяга әзерләүче укытучылар – шуннан артыгы кирәкми».
«Без тормыштагы барлык ситуацияләрне – яхшымы ул, начармы, яхшы кешеме, яманмы – барысын да уйларыбыз, күзаллавыбыз белән үзебезнең кырыбызга магнит шикелле тартып китерәбез. Проблема тудырган кеше – ул безне укытучы. Кара булмаса, ак төснең нинди икәнлеген белмәс идек. Кара янында ак күренә башлый. Шуңа күрә ул проблема тудыручыларга, ягъни акны күрергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтеп, юлны дәвам итәргә кирәк. Проблема тудырган кешене гаепләргә түгел, шушы вакыйгага анализ ясарга өйрәнү мөһим».
«Нинди аяныч үлем, диләр. Кайчан да булса барыбер киләсен белеп торган нәрсә ничек аяныч була алсын инде?! Мин үлемгә бүтәнчә карыйм. Мин аңа теләсә кайсы минутта әзер. Бу дөньяга ник килгәнемне, ни өчен яшәвемне аңлыйм һәм бер көнне китәсемне дә беләм. Шуңа күрә мин һәр туган көнне бүләк дип кабул итәм, һәр таңны шатланып, рәхмәт әйтеп каршылыйм. Ә бер көн килгәч, барыбыз да китәсе… Бөтен нәрсә үзгәреп тора – үлем генә үзгәрми. Аның килми калганы юк әле…»
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии