«Татар телевидениесенең бүгенге халәте белән мактана алмыйм»

«Татар телевидениесенең бүгенге халәте белән мактана алмыйм»

Бу сүзләрне авыр сулап җиткерде ул. Шул җөмләне кабатлаганда, әңгәмәдәшемнең 1970нче елларга кайтып, татар телевидениесенең гөрләп эшләгәнен күз алдыннан үткәргәне сизелә иде. Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры, данлыклы диктор, телевидение ветераны Эльмира ханым Хамматова турында сүзем. Аның белән телевидениенең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштек.

– Хәзер мин – укытучы. Әдәбият һәм сәнгать институтында 15 елдан артык эшлим, әмма сәхнә теле укытучысы булып эшли башлавым 70нче елларга ук барып тоташа. Мин театр училищесын тәмамлагач та, укытучым Асия апа Хәйруллина мине эшкә чакырып алды. «Миңа ярдәмче кирәк. Минем белән бергә эшләрсең», – диде. «Юк инде, укыта белмим. Әле яңа гына укып бетердем», – дип карышсам да, ризалаштым. Аның белән бергә индивидуаль дәресләр алып бара башладым – студентларны нәфис сүз осталыгына өйрәтә идем. Шулай әкренләп укытучылык өлкәсенә кереп киттем. Бу вакытта мин телевидениедән дә китмәдем, әмма укытучы булып эшли башладым. Киләчәктә бу өлкә миңа кирәк булып чыкты: телевидениедән соң кая барыйм, нәрсә эшлим дип югалып калмадым – эшем бар иде.

– Эльмира ханым, дикторның хезмәте кемдер язып биргәнне укуга гына кайтып кала, дип уйлый күпләр. Дөрестән дә шулаймы?

– Мин эшли башлаганда, телевидение әле яңа гына оешып килә иде. Анда 1969нчы елда килдем. Театр училищесын тәмамлагач, өч ел театрда эшләп алдым. Артист буларак та эшли ала идем. Танышларым: «Эльмира, сиңа театрда артистка булырга кирәк. Синдәге сәләт», – дип әйтә торганнар иде. Әле дә хәтерлим Марсель Җаббаров: «Эльмира, синең спектакльгә әзерләнүең минем әле дә күз алдымнан китми. Сәгать ярым алдан син сәхнәдә образыңа керергә тырышасың, нидер эшлисең, кабатлыйсың. Без сиңа гаҗәпләнеп карап тора идек», – ди. Телевидениегә диктор булып килергә омтылмадым, тик телевидение күз алдында үстем, дип әйтергә була, чөнки мәктәптә укыганда ук балалар студиясенә йөри идем. Гали абый Хөсәинов, Рәфкать Бикчәнтәев, Асия апа Хәйруллиналар үзләренә кадрлар әзерләү турында уйлап, балалар студиясе ачып җибәрде. Сәләтле балаларны җыеп, үзләренә алмаш үстерү турында хыялланды алар. Мин укыган 80нче мәктәпкә килеп, сәләтлеләрне җыеп алдылар. Алар арасына мин дә эләктем. Актерлык осталыгына да өйрәттеләр, җыр, бию дәресләре дә керде, тапшыруларга да чакырдылар. Әкрен генә үстем, балалар һәм яшьләр өчен «Яшьлек» тапшыруы чыга башлады, анда мине алып баручы итеп чакырдылар һәм телевидениедә дикторлар булмагачтын, алар миңа мөрәҗәгать иттеләр. «Син аның нәрсә икәнен беләсең, безнең күз алдында үстең, кил әле, сине карарга телиләр», – диделәр. Комиссия «алабыз» дигән фикергә килде. Башта нишләргә белмичә елап йөргәннәрем әле дә хәтердә. Театрдан да китәсе килми, артист та буласы килә, телевидение дә кызык, ул да якын. Телевидение минем юлымдыр, мөгаен, дигән фикергә килдем. Эшли башлаган вакытта, әлбәттә, без үзебез текстлар язмый идек, ләкин әкренләп монысын да үзләштердек. Мәсәлән, диктор телевизор караучыларны тапшырулар программасы белән таныштыра иде. «Фәлән сәгатьтә моны карый аласыз, фәлән сәгатьтә бу була», – дип укый идек. Менә ул программага кайбер сүзләрне үзгәртеп әйтә идек. Мин үз сүзләрем белән: «Шул сәгатьтә сез менә шуны карый аласыз, ә инде музыка сөючеләрне без 21.00 сәгатьтә концерт карарга чакырабыз», – дип үзгәртеп әйтә идем. Рәсми яңалыкларны үзгәртеп булмый, ничек язылган – шулай укыдым. Аннары яңа тапшырулар туа башлады. Анда интервью алырга туры килә иде. Редактор язган текст белән генә утырып булмый, чөнки ул кеше буталып яки югалып калырга мөмкин. Син һәрвакытта да аңа ярдәмгә килергә тиеш. Тапшыру турыдан туры эфирда бара иде, анда каушап утыра алмыйм. Мин алып баручы икән, димәк тапшыруның хуҗасы да.

– Диктор хезмәте алып баручыларныкыннан ни белән аерыла?

– Берзаман телевидениедә дикторлар кими, редакторларның үзләренең эфирга чыгасы килә башлады. Без дә мин тапшыруга чыга алмыйм дип, куркып утырмадык, әзерләндек һәм тора-бара дикторлыктан без «алып баручы» дигән яңа исемгә күчтек. Алып баручының мөмкинлекләре зур иде. Хәзер телевидениедә бер кеше бер тапшыру алып бара, ул тапшыру бер генә төрле һәм ул һәрчак кабатлана. Анда бары тик кунак кына үзгәрә, ә калганы шаблон буенча. Тапшыруның максаты да бертөрле. Ә без музыка турында да, сәнгать турында да, театр турында да, язучылар турында да әңгәмәләр әзерләдек. Төрле өлкәләрдә эшләгән кешеләр белән дә сөйләшергә мөмкинлек бар иде. Журналистка ирек бирелә иде. Әгәр сине бу өлкә кызыксындыра икән, рәхим ит, эшлә дияләр иде. Әйтик, хат эзеннән барып, кызыклы тапшырулар әзерли идек. Редакциягә хат килә һәм редактор бу эшне миңа ышанып тапшыра иде. Миңа аны үзем язган кебек алып барырга туры килә иде. Соңрак исә, тамашачы хатны редактор исеменә язмыйча, «Иптәш Хамматовага» дип яза башлады.

– Интервьюларыгызда еш кына «Мин үземнән канәгать түгел идем», – дисез…

– Белмим, нигә шулайдыр ул, мин үземә артык кырыс карый идем. Үземнең эфирларны да күп очракта күз йомып карадым. Үземне экраннарда күрүне түгел, тавышымны тыңлау ошый иде миңа. Интонация дөресме, басым тиешле урынга төшәме, сораулар кызыклымы – таләпләрем зур иде. Кеше әйткәнгә караганда, ялгышлыкларны үзем күрә белә идем. Артыгы белән җаваплы булдым. Аннары, мин гел яңалыкка омтылам, бер урында озак утыра алмыйм. Бервакыт җитәкчебез Фоат Бәдретдинов миңа: «Син бит театр училищесын бетергән, сәнгатькә якын кеше, нәрсәгә син сәясәт бүлегендә утырасың, сиңа, мөгаен, әдәбият-сәнгать бүлегенә күчәргә кирәктер», – диде. Мин каршы килмәдем. Баш редактор Индус Сирматов белән бергә эшли башладык. «Җомга көн кич белән» тапшыруын чыгардык. Үзем дә бу бүлекне күбрәк ярата идем. Аннан бигрәк, яңалыклар укырга да читенсенмәдем.

– Театр училищесында алган белемегез телевидениедә ярдәмгә килдеме?

– Ул чакта махсус телевидение өчен укыту юк иде, билгеле. Ә мин актерлык техникасын аңлап, чиста әдәби телдә сөйләшә белеп килдем. Әзер профессионал идем. Менә яңалыклар укыганда рәсми булырга кирәк. Монда сүзгә су кушу, төчеләнеп утыру кирәкми. Ә әдәби тапшыруларда үз мөнәсәбәтеңне күрсәтергә кирәк. Хәзер дә диктор укуларында катнашам. «Казан утлары» журналы үткәрә аларны. Әдәби текстны бөтенләй бүтәнчә, башка төрле хис белән укырга кирәк. Һәр текстның укылышы төрле. Артист театрда роленә ничек керә, журналист та үзгәрә белергә тиеш. Аның тышкы кыяфәте дә, эчке дөньясы да үзгәрсен.

– Хәзер телевизорны еш карыйсызмы? Аның хәле ничегрәк?

– Татар телевидениесенең бүгенге халәте белән мактана алмыйм. Тормыш алга бара, ләкин аның кытыршы яклары да күп. Ә татар телевидениесе бу мәсьәләләрне күтәрә димәс идем. Менә «Таяну ноктасы» дигән тапшыру бар. Анда бер тема алалар, берничә кешене чакыралар, сорау бирәләр, шул турыда сөйләшәләр. Һәркем үз фикерен әйтеп чыга да, шуның белән тәмамлана. Ә бит тапшыруның нәтиҗәсе булырга тиеш. Бу проблеманың бар икәнен күрсәтү өчен генә эшләнеләме? Мин аны телевизор карамасам да беләм. Бу проблеманы чишү юлларын эзләү мәсьәләсе һавада эленеп кала. Дөрес, ТВдагы бар нәрсә дә хәл ителми, ләкин теманы дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм. Бер сөйләшү белән генә тәмамланмасын иде. Башкаларына килгәндә, мин ни өчендер уен-көлкегә корылган тапшыруларны яратып карамыйм. Бәлки, алар шаблон буенча баргангадыр. Алар барысы да бертөрле бит. Гомумән, татар телевидениесенә үсәргә урын бар. Җитди сөйләшүләр, фикерләр бәрелеше булган тапшырулар җитеп бетми.

– Ә аның теленә килсәк…

– Алып баручыларга осталык җитми. Алар әдәби телдә сөйләшә алмый. Ул татарча әйбәт сөйләшсә дә, аның сүз басымы дөрес түгел. Сүз басымы татарда сүзнең ахыргы иҗегенә төшә, дибез. Күчә баручы басым ул. Әйтик, бакчА-бакчалардА. Ләкин басымны алмый торган кушымчалар да бар. Әйтик, «шУндый, мОндый» күрсәтү алмашлыклары. Шуны белмәгәнгә, хаталар килеп чыга. Күбесенең авазлары эшләнелмәгән, диалекталь һәм урыслашкан сүзләр еш очрый. Моның сәбәбе – уку йортларында махсус дәресләрнең булмавы. Телевидениедә эшләүче журналист сәхнә теленең башлангыч дәресләрен булса да алырга, үз колагы белән тавышын ишетергә тиеш. Җитешсезлеген аңлаган һәм белгән кеше, аны төзәтә ала.

– Моның өчен, иң беренче чиратта, теләк тә кирәктер әле?

– Әлбәттә. Мин үзем үҗәт идем. Укытучыларның бушаганын ишек төбендә көтеп тора идек. Хәзер андый студентларны очратып булмый. Көтеп тору түгел, укытучы эзләгән очракта да булмый әле алар.

– Газета-журналларга да күзәтү ясап алыйк: аларның теле кызыклымы?

– Тәрҗемә мәкаләләрдә кытыршылыклар күп. Артык озын җөмләләр дә очрый. Җөмләнең ахырына килеп җиткәнче, башын да, мәгънәсен дә онытасың. Мин бервакыт бер журналны карап утырдым, тик исемен әйтмим. «Әгәр дә мин интервью бирергә теләсәм, журналның кайсы журналистын сайлап алырга теләр идем икән?» – дип уйлап утырдым. 3-4 журналист булгандыр – язмаларын карадым. Барысы да бертөрле сораулар бирә, барысы да бертөрле стильдә язалар. Үзенә җәлеп итә торган сораулар бирелми. «Син кайда тудың? Нәрсә бетердегез? Кечкенә вакытта кем булырга теләдегез?» кебек сораулар яудыралар. Бертөрлелек зур. Газета-журналда да үз стилеңне табарга кирәк. Бер журналист бер артисттан ике интервью алса да, аның беренчесе икенчесен кабатламаска тиеш. Ә әйтеп үткән очраклар – журналист сораулары түгел, аны журналист булмаган кеше дә сорый ала.

– Әңгәмә башында сез театрдан телевидениегә күчәргәме икән дип икеләнеп йөргән идем, дидегез. Ә бүген театрны сайламаганызга үкенмисезме?

– Юк, үкенмим, мин – ирек яратучы кеше. Кечкенә вакытта мәктәптә чакта да бер урында озак утырып тора алмый идем. Кыңгырау шалтыраганчы класстан чыгып китәсем килә иде. Ничә тапкыр укытучының: «Син кая барасың?» – дип сораганы булды. «Апа, мин арыдым, чыгып керергә телим», – дия торган идем. «Утыр, әле дәрес бетмәде», – дип ничә тапкыр туктатканы булды. Характерым шундый. Гади генә тәнәфес вакытында да гел чабып йөри идем. Алъяпкычым һәрвакытта парта почмагына эләгеп ертылыр иде – әни күрмәсен дип тегеп куяр идем. Минем бу характерым театрда эшләргә ирек бирмәс иде. Анда режиссер – хуҗа. Артистлар аңа бәйләнгән, ә мин бәйсезлекне яратам. Хәзер күбрәк: «Аллаһка шөкер, артист булмаганмын әле», – дим. Яшәве дә, эшләве дә күңелсез булыр иде миңа.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВ

Комментарии