Җәлил безне дуслаштырды

Халкыбызның горурлыгы – шагыйрь Муса Җәлил үзенең үлемсез шигырьләре, каһарманлыгы белән күңелләргә уелып калган. Күпме шигырьләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән!

Мин үзем дә Җәлил шигырьләрен бик яратам. Күбесен яттан беләм. Укытучым Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесе турында әйткәч, катнашырга булдым. Быел әлеге конкурска тагын бер номинация өстәлгән: «Фронтовиклар татар телендә». Монда якташыбыз әсәре тәкъдим ителергә тиеш иде. Без укытучым белән Шәйхи ага Маннурның «Кавышу хикәясе»н сайладык. Мәктәп, район, зона турларын үткәннән соң, Казанга чакыру алдым.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты Татарстан, Русия төбәкләре, Якын һәм Ерак чит илләрдә яшәүче шигъри җанлы балаларны дүрт ай дәвамында дулкынландырды да, берләштерде дә, үзара көрәштерде дә. Бәйге республиканың Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган. Икенче Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 6 меңнән артык бала һәм 25 яшькәчә булган яшьләр катнашкан. Һәм менә, ниһаять, аларның иң-иңнәре, 60тан артык катнашучы, 4 этапны үтеп, 17нче февральдә Казанга килеп җитте. Алар арасында мин дә бар идем. Жюри рәисе Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров булды. Үземнең беренче урынга ия булганлыгымны ишеткәч, ничек шатлануымны белсәгез иде сез?! Өстәвенә, мин, гап-гади авыл баласы, башкалабыз сәхнәсендә Гала концертта чыгыш ясадым.

Минем өчен җан аткан дусларыма, мәктәбебез директорына, укытучыларыма, әти-әниемә бик зур рәхмәт. Рәхмәтләремнең иң зурысы, чиксезе, әлбәттә, мине тырышып бәйгегә әзерләгән, уңышларыма балаларча сөенгән укытучым Саматова Зөлфирә Рифхәт кызына. Ул миңа башкалабызның истәлекле урыннарын күрсәтергә дә җай тапты. Бауман урамы буйлап йөрдек, Җәлил һәйкәлен, Кремльне карадык. Ике көн дәвамында «Татарстан» кунакханәсендә яшәү, зур бүләкләр белән кайту – минем өчен әйтеп бетергесез сөенеч булды.

Әдилә БИКМӘТОВА,

Мамадыш районы, Көмеш Күл мәктәбе укучысы

Комментарии