Амин-амин алманды…

Медпункты, авыл советы, колхоз идарәсе, почтасы, мәктәбе һәм ике кибете булган уртакул татар авылы. Якын-тирәдә яшь эшче көчләрне суыручы зур төзелешләр, әле нефть объектлары да юк. Армиягә киткән егетләр дә дүртәр ел хезмәт итеп, кире туган-үскән якларына кайта. Ата-аналарына хөрмәт, хезмәт күрсәтеп, кайсы тракторчы була, кайсы фермаларга эшкә килә. Әле кайберләре, мантып киткәнче, солдат киемнәрен клубларга чыкканда, кешелеккә киеп йөри. Өс-башка ару киемнәр алгач, солдат киемнәре эшкә киелә. Солдат формалары бик тә чыдам һәм киеп кайткан егетләргә бик тә килешеп тора иде.

Таныш кызымның да абыйсы хезмәт итеп кайтты. Алар абыйлы-сеңелле үзара бик дус-тату булып, әниләре канаты астында үстеләр, әтиләре сугыштан кайтмаган. Нәкъ шул көннәрдә авыл медпунктына училищены яңа тәмамлаган 17-18 яшьлек марҗа кызы килә. Шәфкать туташлары бу авылда озак эшләп куандырмыйлар, кайсы районга, кайсы шәһәр тирәсенә үрмәли. Кайсын арурак туган-тумачасы йолып ала. Яңа туташны колакка катырак ялгыз әбигә урнаштыралар. Фатир өчен авыл советы түли, утын беләнме, акчалатамы – кызга барыбер. Карчыкның русчасы ипи-тозлык кына, кызый татарча бөтенләй белми. Медпунктта эшләрен, документларын тәртипкә салгач, ул китапханәгә йөрергә гадәтләнә. Рус телендә чыккан газета-журналларны укый, китаплар яздыртып ала.

Дустымның армиядән кайткан теге абыйсы исә тракторда эшли башлый һәм көннәрдән бер көнне фельдшер кызны очрата. Кызый ярыйсы гына, буй-сыны да килешле, төскә-биткә дә төшеп калганнардан түгел. Егет сеңлесе, ягъни минем дустым белән шул кыз турында сүз кузгата: «Син аны ничек тә кич клубка алып чык әле. Калганы минем эш», – ди. Кызый, күзгә чүп керде, дигән булып, медпунктка килә. Булган русчасын җыештырып, фельдшер кызны кинога барырга чакыра. Кич өеннән кереп ала, бергә кино карыйлар. Кинодан соң урындыкларны кырыйга тезеп куеп, вечер башлана. Гармунчы хромкасын сузып җибәрә, китә өчле, сигезле биюләр. Берничә пар вальс та әйләнеп алалар. Әле танцыларны авыл яшьләре яңа өйрәнеп яткан мәлләр. Безнең солдат фельдшер кызны биергә чакыра. Тегесе чыкмый. Танышым: «Бу минем абый, курыкма», – дигәч кенә күнә. Шул көннән соң эштән бушаган арада егет гел медпункт тирәсендә чуала. Авыл кызларының бу марҗа кызына ачулары килә, чөнки аларның кайберләре егетне үзенә кияү итү турында хыяллана. Әлеге хәлләр егетнең әнисенә дә җиткерелә. Бу кырын эшкә үз кызының да катышы булуы ачыклана. Ялгыз үстергән сөлек кебек улын марҗага бирергәме? «Абыеңны ничек таныштырдың, шулай аер», – дип, кызын ачулана ана кеше. Малайга да таләпне каты куя, тупсамнан атлатып кертәсем юк!

Уйланып йөргәч, танышым бер фикергә килә: фельдшер кызны үзләренә кунакка чакыра. Абыйсы бу араларда ерак басуда куна-төнә эшли. «Менә сиңа берничә дога, ятла», – дип, кызга берничә кәгазь кисәге дә бирә. «Ашарга утыргач, кычкырып, бисмиллаһ, дип әйтәсе. Ашап туйгач, менә бу догаларны укыйсы, битне сыпырасы. Ятлап куй, 3-4 көннән кунакка кереп алырмын. Әнинең сине якыннан күрәсе килә», – ди. Сөйләшенгән көнне сеңел фельдшер кызның фатирына килә. Чемоданыннан актарып, бик кыска гына, түше дә ачык булган күлмәкне сайлап ала. Тегесе, бу күлмәкне кимим, дисә дә, танышым каты тора. Күршеләрдән үтүк алып чыгып, күлмәкне үтүклиләр, аягына да үкчәле туфлиләрен кигезеп, солы көлтәсе сыман сап-сары чәчләрен иңенә туздырып салып, танышым фельдшерны ияртеп кайта. Әни кеше «сары кәләш»не караңгы чырай белән каршы ала. Шулай да чәй табынына утырталар. Кызый, бисмиллаһ, дип, кайнана буласы кешегә карый. Тегесенең исе китмәгәч, колакка каты ахрысы, дип, тагын бер кат бисмиллаһны әйтеп кычкырып куя. Сизенә инде кызый үзенең булачак кайнанага ошамаганын. Бер чынаяк чәй эчкәч, динен хөрмәт итә икән бу, дип уйласыннар өчен, танышым язып биргән догаларны яттан сөйләп бирә. Беренчесе: «Аллага шөкер, муллага кишер, абыстайга чөгендер», – дигән сүзләр була. Хуҗабикә аптырап, ни еларга, ни көләргә, ни ачуланырга белми торган арада, икенче доганы да яттан сөйләп бирә: «Амин-амин алманды, авыз-борын ялманды, күз күрде, тамак туймады, шулай да йөрәк ялганды», – дип, амин тотып куя. Башкача татарчасы юк, үз фатирына кайтып китә. Соңыннан «дога»ларны бер укытучыга укыткач, тегесе бөгелеп төшеп, булдыра алганча моңа тәрҗемә итеп бирә. Ни өчен кунакка чакыруларын аңлый инде кыз. Район үзәгенә барып, башка авылга эшкә күчерүләрен сорый. Училищедан соң ике ел мәҗбүри шулай эшләтәләр иде бит ул елларда. Соңыннан егет тә, бөтен ваклыклары белән булмаса да, кызның ни өчен китеп барганлыгын белә инде. Ярый әле эшләре тирәнгә китмәгән була. Әнисе белән сеңлесенең хәйләсе катышса да, бу отышлы юл булгандыр. Ни дисәң дә, бүтән милләт кешесе белән кавышып, туйлар ясап, балалары булган очракта да бәхетле гомер кичерүчеләр сирәк бит. Балалар булгач, олыгайгач аерылышучылар күп. Әле гел ару яшәүчеләрдә дә тавыш-гауга еш чыга. Килене марҗа булган бер каенана әйткән бит: «Рәхәтләнеп талашырга телен дә белмим бит ичмасам», – дигән. Яшь чакта очрашып, кочаклашып-үбешеп йөрүләр тиз узып китә. Тормыш коргач, балалар туа башлагач, кода-кодагыйларның бер өстәл артына утырасылары бар бит әле. Балаларга исем сайлау тагын дәгъва чыгара. Берсенә Иван белән Марья якын, икенчесенә – Галимҗан белән Гөлчәчәк. Монда кайсы як көчле инде, кайсысының сүзе үтә. Кыскасы, һәр милләт үз динендәге, үз телендәге, үз кавемен яр-пар итсен иде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии