Шәһәрне татарча сөйләштердек

Шәһәрне татарча сөйләштердек

Быел 15нче мәктәптә теле ункөнлеге тагын да күңеллерәк, кызыклырак үтте. Сәбәбе – «Мин сөйләшәм!» республикакүләм акциясендә катнашуыбыз. Һәр параллельдән диярлек бер лаеклы сыйныф сайлап алынды. Бәйге шартларының берсе – әлеге чараларга сәүдә оешмаларын, шәһәр транспортын һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларын җәлеп итү. Укучыларыбыз шәһәр электр транспорты хезмәткәрләре белән трамвайда, «Магнит», «Эссен» сәүдә үзәкләре менеджерлары белән сәүдә залларында, «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, шәһәр китапханәләренең 6нчы филиалында китапханәчеләр белән берлектә акцияләр уздырды. Бу чараларның барысында бергә 170тән артык укучы катнашты. Алар 400дән артык шәһәрдәшебезне әңгәмәгә җәлеп итә алды.

«Мин татарча сөйләшәм!» республикакүләм акциядә катнашып уздырылган чираттагы чара «ЭССЕН» сәүдә үзәгендә Түбән Кама шәһәренең 15нче, 16нчы мәктәпләре, 35нче лицей һәм Яр Чаллы шәһәренең 31нче мәктәпләре арасында тел бәйгесе буларак үтте. 28нче февраль көнне бирегә укучылар күтәренке кәеф һәм җиңүгә омтылыш белән җыелды. «ЭССЕН» сәүдә үзәге менеджерлары белән файдалы, мәгънәле әңгәмә төзеп, алардан бәя алырга тиеш иде укучылар. Шулай ук сатып алучыларны да игътибар үзәгендә тоту, алар белән дә җанлы сөйләшү оештырып үзләренә баллар җыю өчен уенчылар үзләреннән күп көч куйды. Сәүдә менеджерларының барысына да безнең укучылар ошады, алар уенда катнашучыларның татар телендә матур, иркен аралашуын билгеләп үтте. Җиңүчеләр 16нчы мәктәп командасы булды, калган төркемнәр дә сынатмады. Уенда барлыгы 50 укучы, 13 укытучы, 10 менеджер катнашты. Акция логотиплары таккан укучылар уен кагыйдәләре буенча 224 сатып алучы белән туган телебезнең матур яңгырашы турында һәм күп кенә башка темаларга әңгәмә корды. «Иң актив уенчы» номинациясендә җиңү яулаган укучылар – 15нче мәктәптән – Артур Мусин, 16нчы мәктәптән – Нияз Гайнетдинов, 35нче лицейдан – Гүзәл Булатова, Чаллы шәһәреннән Нәсимә Илдарханованы котлыйбыз! Уенда катнашкан һәр командага «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе логотибы төшерелгән торт, иң актив уенчыларга шулай ук акция билгесе ясалган чынаяклар тапшырылды. Алга таба да һәр укучыбызга активлык һәм җиңүләр телибез!

Түбән Кама шәһәре,

15нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары

Гөлнара ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Комментарии