«Кошлар белән» тел өйрәндек

«Кошлар белән» тел өйрәндек

Безнең мәктәптә менә инде өченче ел «Мин татарча сөйләшәм!» бәйге-акциясе үз эшен дәвам итә. Максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе масштабларын тагын да киңәйтү максатыннан, әлеге чараны үткәрүнең иң яхшы төренә бәйге игълан ителә. Бәйге 21 февральдә – Туган телне саклау көнендә башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Республика күләмендә бара торган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында оештырыла алар. Бүген дә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе буенча ныклы эш бара. Сыйныфларда туган тел көненә багышланган класс сәгатьләре, әңгәмәләр үтте. Менә шул уңайдан без 7нче Б сыйныфы укучылары белән 28нче февральдә «Кошларга ярдәм итик» дигән чара уздырдык. Татар телендә кошлар турында әңгәмәләр кордык, исемнәрен татар теленә тәрҗемә иттек, күчмә, кышлаучы нинди кошлар барлыгын искә төшердек. Кошларга җимлекләр ясау конкурсы уздырылды. Конкурста рус төркеме укучысы Вадим Гордеев беренче урынны яулады. Соңыннан балалар җимлекләрне урамга элделәр. Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Чөнки барыбыз да аңлыйбыз – бүген әле татарча сөйләшүче буын бар. Милли телебезне хөрмәтләп, рәхәтләнеп татарча сөйләшсәк иде.

Р.Д.Хаҗиева, Л.И.Мортазина

Азнакай районы, Актүбә икенче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбият укытучылары.

Комментарии