«Күпкырлы җәүһәр таш иде»

«Күпкырлы җәүһәр таш иде»

Моннан 15 ел элек фаҗигале үлем данлыклы милләтпәрвәр җырчыбыз Татарстан һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаны алып китте. 13нче февральдә аңа 70 ел тулган булыр иде.

Шул уңайдан Казанның филармония бинасында аның иҗатташ дуслары җыелды, ә туган авылы Камайда (Менделеевск районы) мәдәният йортына мемориаль такта урнаштырылды.

«Аның бөтен нәрсәсе дә бар иде бит, әнә, ул Кубага да барды, башка илләрдә дә чыгыш ясады, хөрмәттә һәм абруйда булган башка җырчылар кебек сәхнәдә генә дә җырлый ала иде, әмма ул ирек сөйде – Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләде», – ди язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

Бервакыт Гыйззәтуллинадан ул: «Син шулкадәр Татарстанның бәйсез булуын телисең, кайлардан килә соң бу?» – дип сорый. «Мин әтием тәрбиясендә үскән кыз. Әти Советлар Берлеге заманнарында ук «Менә, төрекләр килерләр дә, безне азат итәрләр», дип тәрбияләп үстерде мине», – дип сөйләгән була җырчы Бәйрәмовага.

Җырчы Гөлзадә Сафиуллина мәйданнарда Вафирә Гыйззәтуллина безнең байракчыбыз иде, дип искә ала.

«Ирек мәйданына халык белән бергә сәнгать әһелләре дә чыкты. Шул исәптән Вафирә Гыйззәтуллина һәм мин дә бер генә митингны да калдырмадык. Анда җырлап кына түгел, фикерләребезне дә халыкка җиткердек. Иреккә омтылу, азатлыкка ышану, безнең Татарстан мөстәкыйль була, дигән өметләр белән яндык без.

Вафирәбез хәзер безнең арада юк инде, әмма ул байракчы кебек безнең күңелләребездә. Ирек даулаганда, без көрәш җырларын: «Ком бураны», «Көзге ачы җилләрдә»не, халкыбызның «Карурман» һәм башка борынгы көйләрен дә ишеттердек. Хәтта кайбер җырларны үзгәртә дә идек:

Туганнар, тыңлагыз, кушылып җырлагыз,

Безнең җыр тынычлык турында.

Азатлык байрагы, чын хаклык байрагы,

Татар халкының үз кулында! –

дип тә җырлый идек», – дип искә ала Гөлзадә Сафиуллина ул елларны.

Иреккә, бәйсезлеккә омтылган нинди генә милләт булмасын, җаны-тәне белән алар ягына баса Вафирә. 1994нче ел ахыры. Федераль үзәк Чечняга гаскәр керткән чор. Ул вакытларда Казан үзәгендә көн аралаш диярлек митинглар, төрле чаралар үтеп тора. Камал театры каршында бәйсезлек даулаган Чечняга гаскәр кертүгә протест чарасында Вафирә Гыйззәтуллина халыкны таң калдыра.

«Бөтен Русия тарихында бердәнбер буларак, бу сугышка каршы протест йөзеннән, Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисты дигән исеменнән баш тартты, аның таныклыгын мәйданда утта яндырды. Һәм үлгәнче чечен халкы ягында булды», – ди Фәүзия Бәйрәмова.

«Хәтерлим, 1992нче елның октябрь-ноябрь айлары иде, без, депутатлар, Югары Советта Татарстанның яңа Конституциясен кабул итәбез. Көрәш бик каты бара, федералистлар – Русия ягына, без исә бәйсезлек ягына тартабыз. Урамда халык кайный, милләтчеләр бер дә туктамый митинглар уздыра. Бер заман урамнан хәбәр килә – милләтчеләр трамвайларны туктатканнар, Конституция кабул ителмичә, җибәрәсе түгелләр икән. Безнең эш бөтенләй тукталгач, мине залдан урамга илче итеп чыгардылар. Барам – Вафирә 5нче трамвай каршына, рельслар өстенә сузылып яткан, башкалар да тимер юллар өстендә. Аларны йорт түбәләреннән камерага төшереп торалар… «Вафирә, трамвайларны җибәрергә кирәк, эш тукталды бит, Конституция бөтенләй кабул ителмәскә мөмкин», – дим. «Син аларга сатылгансың!» – дип кычкырды миңа Вафирә, яткан җиреннән. «Конституция халык теләгәнчә кабул ителсен! Без беребез дә урыннарыбыздан тормыйбыз!» – диде ул.

Хәтерлим, мин ачлыкта ятканда, алар машиналарга төялеп, Марат абый Мөлеков җитәкчелегендә, Әлмәткә, «Дуслык» (Дружба») нефть үткәргеч торбаларын ябарга чыгып киттеләр. Татарстанга бәйсезлек таләп итәбез бит инде, нефть тә үзебездә калырга тиеш, дибез. Мин дә бәйсезлек өчен кибеп ач ятам…

Шул сәфәрдән юлда, паромда аларны бик нык кыйнап, имгәтеп кайтарганнар иде. Вафирәнең дә бармакларын сындырганнар, аны «Зеленая сука», дип, яшел яулыгыннан өстерәп йөрткәннәр… Соңыннан Вафирәнең үзен гаепләргә теләп, бик озак кына милиция юлларында йөрттеләр. Ә теге явыз бәндәләрне эзләп тә тормадылар», – дип искә ала Бәйрәмова ул елларны.

Вафирә Гыйззәтуллина берничә тапкыр Татарстан Дәүләт шурасына депутатлыкка сайлауга чыга, әмма хакимият туры сүзле татар хатынына юл бирергә теләми.

«Алар Вафирәнең теленнән курыкты, дөресен әйтүеннән шүрләделәр… Сайлауларда кат-кат төшеп калганнан соң, Вафирәнең хакимият белән арасы шактый бозылды. Бу хәл аның тормышына, матди хәленә дә бик нык тәэсир ясады. Аны хөкүмәт концертларына чыгармый башладылар, телевидениедән, бирсәләр дә, иске язмаларын гына бирергә тырыштылар. Акча юклыкка чыдый алмыйча, Вафирә радиога ярты ставкага эшкә керде. Бу хәлне белеп алуга, аның пенсиясен туктаттылар, ул чакта шундый тәртип иде. Ә Вафирәнең кулында кызы, оныгы бар бит, аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Хәле ничек кенә авыр булса да, Вафирә беркайчан да сер бирмәде. Халык алдына ялт итеп киенеп, елмаеп килеп чыга иде», – дип хатирәләрен барлый Фәүзия Бәйрәмова.

«УЛ СӘХНӘГӘ LA SCALA-га ЧЫККАН КЕБЕК ЧЫГА ИДЕ»

Нәфис сүз остасы, артист Розалия ЗӘКИЕВА Вафирә Гыйззәтуллина кечкенә генә татар авылындагы караңгы клуб сәхнәсенә дә La Scala, Зур театр сәхнәсенә чыккандай чыга, һәм, әйтерсең, фәлән меңнәрчә кеше алдында чыгыш ясаган кебек җырлый, халыкны бөтереп ала иде ул, дип искә ала.

«Вафирә ул елларда баш калкытып килә торган түбән сәнгатьне туктатам дип, яуга күтәрелде. Әнә шуның аркасында дошманнары бик күбәйде. Ә дошманнарының зәвыклары бик түбән иде. Бу көрәштә ялгыз иде ул», – ди Зәкиева.

Вафирә Гыйззәтуллина Казан консерваториясен тәмамлагач бер ел опера театрында да эшләп ала. «Әмма ул бер калыпка салынган кысаларда гына эшли ала торган җан түгел иде, ул ирекле кош кебек, сәнгатьтә дә ирек яратты. Режиссер биргән рольләр аның ирегенә киртә булган дип уйлыйм мин», ди Розалия ханым.

Вафирә Гыйззәтуллина татар эстрадасына аерым бер темага багышланган шигъри-җырлы программалар да алып килә. Үзенең репертуарын да, башкарган җырларын да иң мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерергә омтыла, һәрнәрсәдән яңалык эзли иде, дип искә ала аны ул вакытларда бергә сәхнәдә булган хезмәттәшләре.

«Гыйззәтуллинаның берсен кояшка тиң күргән Тукай,
Кояш булгач, ай да булсын! Кайда ул ай?Ул – Вафирә син бугай!»
– дип язган Туфан Миңнуллин. Бу юлларны җырчы үзе дә бик яраткан. Алып баручылар әлеге шигъри юлларны укып, Вафирәне сәхнәгә чакыргач, ул кояштай балкып очып чыга торган булган.

«Ул – чибәр дә, нәфис тә, үзсүзле дә, чыдап булмаслык та, киң күңелле дә… бик күп төрле иде. Әмма ул беркайчан да битараф булмады. Кем генә булмасын, аны яклый ала иде. Ул – ташкынга каршы бара ала торган кеше иде. Ә аның тавышы кабатланмас», – ди Розалия Зәкиева.

Бу тавышны башкалар белән бутап та, онытып та булмый. Көмештәй чишмә өстендә ялтырап алган кояш нурлары да чагыла анда, көмештәй елга өстендә йөзгән аккошларның сихри гүзәллеге, аһәңе дә балкый. Тавышы белән бөтереп ала, туры сүзе белән егып сала, ярдәме белән тора алмас җиреңнән бастыра торган Вафирә иде ул, дип бәяләүчеләр дә бар хезмәттәшләре арасында аны.

Җырчы Флера СӨЛӘЙМАНОВА да «Вафирә сәхнәдә дә, мәйданда да халыкны үзенә ияртә белүче лидер иде», – ди.

Татарстанның атказанган артисты, баянчы Кирам САТИЕВ Вафирәдә башкаларда булмаган талант та, ярдәмчеллек тә бар иде, дип әйтә.

«Филармониядә эшләгән вакытта, гомуми җыелышлар була торган иде. Ул вакытта кемгә нәрсә кирәк, кемнең нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген тикшерәләр. Берәүгә тулай торак, берәүгә фатир кирәк, икенчесе «минем бакчам юк», дип белдерә, кемгәдер исем бирелмәгән. Үзенә булмаса булмый, ул башкаларга бик ярдәмчел иде.

Безнең җырчылар бар, алар халык җырларын гына башкара. Алар классиканы җырлый алмый. Бар классик җырчылар, алар фәкать классик җырларны гына башкара. Анысы да әйбәт, монысы да. Ә Вафирә менә бу икесен дә берләштерә ала торган зур һәм бөек җырчы иде. Хәзерге күзлектән караганда, бар популяр җырчылар һәм бар профессиональләр. Популяр җырчы халык җырларын, эстрада әсәрләрен башкара, ул профессиональ була алмый. Ә менә профессиональ җырчы популяр була ала. Вафирә нәкъ шундый иде», – ди баянчы.

«Ул милләтнең затлы, югары зәвыклы, камил аңлы булуын теләде. Бу аның өчен бәйсезлеккә караганда да мөһим иде. Сәхнәдә дә, тормышта да мокытлыкны, наданлыкны, мескенлекне, үзешчәнлекне кичерә алмады. Ул татар милләтен үз югарылыгына күтәрергә омтылды. Милләт ишеттеме аның җан авазын, чакыруларын, өзгәләнүләрен? Әллә аңлый да алмыйча калдымы? Вафирә, атылган йолдыз кебек, милләт күгеннән сызылып янып төште… Яна-яна төште, яна-яна китте…», – дип искә ала Фәүзия Бәйрәмова.

«БЕЗНЕҢ БӘЙСЕЗ ДӘҮЛӘТ КӨННӘРЕ КИЛЕР УЛ»

«Азатлык» радиосы архивында Вафирә Гыйззәтуллинаның 1994нче елда 30нчы август – Татарстанның бәйсезлек көне уңаеннан әңгәмәсе саклана. Җырчы Татарстанның суверенлык декларациясе кабул ителгән мизгелләрне искә ала.

«Иң беренче булып каз тәннәре китте миндә. 1552нче елда Явыз Иван безнең дәүләтебезне, Казанны басып алганнан соң беренче мәртәбә коллык богауларыбызны өзү, дип санаган идем мин ул көнне. Без төнге 12гә кадәр Ирек мәйданында булдык. Кичке унынчыларда декларацияне кабул иттеләр, депутатлар барысы да халык янына чыкты. Аннан безне халык чөя башлады. Барыбыз да еладык.

Кечкенәдән үк бәйсезлек, азатлык өчен көрәшкәнгә күрә, миңа бигрәк тәэсир итте ул. Кычкырып еладым. Ирек мәйданы халык белән тулган иде. Анда артистлар да бар иде.

Халык чәен дә, бәрәңгесен дә алып килде. Шушы декларация кабул ителәсе көннәрдә Ирек мәйданында декларация кабул ителерме, юкмы дип, ике төн кундык. Ул мизгелләрне сүз белән генә аңлатып бирә торган түгел, аны үзең тоярга кирәк, дип уйлыйм мин.

30нчы августтагы, декларация кабул ителгәндәге мизгелләрнең әһәмиятен татар халкы аңласа, Алла боерса, без барыбер бу бәйсез дәүләтебезне сакларбыз. Булыр, дип уйлыйм мин аны, әлбәттә, ул әлегә кәгазьдә генә. Шартнамәдән соң өметләребез дә өзелгән кебек була, әмма мин оптимист кеше. Мин ышанып, инанып яшим…».

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Менделеевск районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесында укый. 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында бәйгедә җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли. 2001 елның 17 сентябрендә юл фаҗигасендә һәлак була.

Наил АЛАН,

«Азатлык» радиосы

Комментарии