Каз канаты каурый-каурый

Каз канаты каурый-каурый

Ноябрь бәйрәме ялларын без элеккечә Октябрь бәйрәме дип йөртәбез, күңелләргә ул шулай кереп калган. Октябрь бәйрәме, барыннан да элек, каз сую, каз өмәсе кебек күңелле-мәшәкатьле чор буларак та күңелдә матур хатирә булып саклана.

Хәер, ул өмәләр авылларда, кызганыч, сирәгәя бара шул. Күпләр кош-кортларын өлешләп суеп урнаштыра, каз-үрдәк асрамаучылар да хәтсез. Бәбкәсе, ашлык, комбиазыклар кыйммәт, чирләп тә үләләр, җитмәсә, сукбай эт, төлкеләр дә һөҗүм итә дип, күпләр әзерен сатып алуны кулай күрә, үстереп мәшәкатьләнми. Базар-ярминкәләрендә дә үрдәк-каз, күркәләр гел сатылып тора, кем әйтмешли, акчаң гына җитсен. Тик үткәндәге каз үстерү, өмәләре, каз ашлары сагындыра...

Ул чакта аны үстермәгән, өмә-ашын үткәрмичә калган берәр хуҗалык булдымы икән? Юктыр, хәтта ялгыз әбиләр дә көчләреннән килгәнчә тырышалар иде.

Хатирәләр... Истә калган каз өмәсенең берсе турында язмыйча булдыра алмыйм. Миңа 10-11 яшьләр чамасы. Оркыя апаларда каз өмәсе була икән, шунда чакырдылар. Андый өмәдә сабый бала ни тоҗырсын инде, мөгаен, кунакка килгән оныгы янына иш-иптәш буларак чакыргандыр. Зур кешеләрдәй иртүк шуларга киттем, казларны шулай караңгы иртәдә суялар иде ул чакта.

Ишек алдында казлар белән мәш килүчеләр безне мунчага җылыга кертеп җибәрделәр. Кичтән җылы бирелгән мунчаның ләүкәсенә кунак кызы белән менеп урнаштык.

Менә кулларына икешәр каз тоткан өмәчеләр, бер олау салкын ияртеп, мунчага кереп тулды. Өс киемнәрен салгач, җәһәт-җәһәт кенә казларның канат-тәпиләрен, башларын кисеп, муеннарын бәйләп тә куйдылар.

Өмә гөрли. Уңган апалар, яшь кызлар, эскәмиягә, ләүкәнең аскы басмасына утырып, уен-көлке белән каз йолкыйлар. Ул заманнарда казны кайнар суда пешекләп яки үтүкләп йолку модасы юк, әле ул гынамы, иң элек йонын, аннан мамыгын аерым йолкыйсы, тиресен ертып, казны ямьсезлисе дә түгел.

Без – ләүкәдә утыручылар тамаша кылабыз, һәр гамәл, сөйләшүләр безгә кызык, әмма безгә дә эш табылды: бер ләгән каурыйларны алдыбызга куеп, сыдырырга куштылар. Казның бер әйберсе дә әрәм-шәрәм ителми: каурый мамыклары бала мендәре, урындык киезләре эчлегенә тутырырга ярый, очында мамыгы калганыннан камыр ризыклары майлау өчен май канатлары, безнеңчә, дөргәчләр үрәләр.

Әледән-әле: «Казлар бик ябык, шырпылы түгелме?» – дип, Оркыя апа хәлләрне белешеп китә. Аның урыны өйдә, аш-су тирәсендә – өмәчеләрне сыйлыйсы бар.

Йолкынган казларны берәм-берәм майлары катсынга тышка – салкын карга чыгарып тезәләр.

Аннан соң каз маенда пешкән коймак белән өмәчеләргә чәй эчертү – безнең якта иң күркәм гадәт. Чәй эчеп, көч алганнан соң, тагын да дәртләнеп эшкә тотындылар, өмәнең икенче этабы башланды. Инде озын җөмләләрне, уен-көлкеләрне кыска, өзек-өзек сүзләр алмаштырды. Иң элек казның эч маен алдылар, моны оста куллы кеше генә башкара: эчен пычак белән зур итеп ярасы түгел, маен да саклык белән аласы. Апаларның кулларына күз иярми: кемдер дирбияне кар салынган сулы зур ләгәнгә төшерә, кемдер тастымал белән казның муенын борып ала, кайсы эчәге маен җыя, бүтәкәсен ярып чистарта, кемдер орчык белән эчәгеләрне әйләндерә. Кыскасы, эш кайный. Безгә дә бер ләгән кайнар суда пешекләнгән тәпиләрне элпәсеннән куптару вазыйфасы йөкләнә. Парлы мунчада әледән-әле: «Пычакны бирегез әле», «орчык кайда?», «казан астына йомычка өстәгез», «томшыгын әйбәтләп кисегез, маңкасын калдырмагыз», – дигән сүзләр генә яңгырап тора. Әмер безгә дә яңгырый: «Тырнакларын сындырырга онытмагыз». Канат-муеннары алынган казларны мунча казанында пешекләп алгач, киндер тастымал белән ышку, калган мамык-йоннарын җентекләп йолку эше кайный. Казларны, эч-башларын инештәге бәкедә юу белән өмә төгәлләнә.

Өмә тәмам! Ничә айлар буе казларын карап-тәрбияләп үстергән хуҗалар да, эшләрен оста итеп башкарып чыккан каз йолкучылар да канәгать. Күр, күпме нигъмәт, муллык! Мунча чоланына бау белән бәйләп эленгән канатлар идәнне дә, кышын итектәге карларны да себерергә менә дигән. Класста дежур торганда мәктәпкә дә шуны алып барабыз. Капчык, сүрү, төенчекләрдәге йон-мамыклар тиздән күпереп торган мендәрләргә әйләнәчәк. Табактагы өем-өем каз мае – камыр ризыгы пешергәндә генә түгел, салкын кышларда бит-кулларны өшетеп кайтканда менә дигән дәва да. Ә эреткәч чыккан сызыгы! Бәрәңге белән ашаганда телеңне йотарсың!

Табак-кәстрүл тулы муен, канат, баш, тәпиләр, бүтәкә, йөрәк, бавыр, эчәгесе дисеңме... Кыш буе әниләр пешергән баш-аяк бәлешен, эчәге тәкәсен, өчпочмакларны онытырлыкмы соң?! Каклаган каз сабантуйларда, мәҗлесләрдә иң затлы ризыкларның берсе булып санала.

...Өмәчеләрне Оркыя апаның: «Кичке алтыга каз ашына килергә онытмагыз, кат-кат әйтештән түгел», – дигән сүзләре капкадан озатып кала.

...Каз ашы. Календарьда кызыл дата буларак билгеләнмәсә дә, төрле вакыт аралыгында үткәрелсә дә, халкымның иң күркәм, кешеләрне бергә туплап, куйган хезмәтеңнең уңышына сөенә торган бәйрәме дип саныйм мин аны. Бишмәт эченнән матур күлмәгемне киеп Оркыя апалар капкасына җиткәндә үк тәмле каз исе борынга килеп бәрелде. Күпме сынаганым бар: бары йорт казының гына тәмле исе шулай урамга кадәр тарала, инкубатордан алып үстергән хөкүмәт казлары алар белән һич тә тиңләшә алмый. Каз ашына гадәттә өмәчеләр генә түгел, туганнар, күршеләрне дә дәшәләр.

Озын өстәл тирәли тезелгән чәчәкле калай тәлинкәләр, өрәңге агач кашыклар, кершәндәй агартылган олы мич, аның кучкары буенча тезелеп киткән открыткалар, шулардан зиннәтләп ясалган ваза, унлы лампа, стенадагы рамга тезелгән карточкалар табынга тагын да купшы төс бирәләр. Тыйнак кына өстәл тирәли утырышкач, алга җәяр өчен бирелгән озын тастымал да кунакларны үзара рухи яктан берләштереп, тагын да якынайта. Йорт хуҗасы зур кәстрүл белән ашны өстәл башына куя, тәлинкәләргә бүлү исә арадан берсенә йөкләнә. Бу мин булган башка ашларда да шулай була иде. Аштан соң табынга тегермән ташы кадәр, ярмалы кабак бәлеше килә. Табын башы иң элек бәлешнең капкачын өләшеп чыга, бездә аны бармак дип атыйлар. Аннан эретелгән май салып (бер туртасыз чып-чын сарымай) болгаткач, кабат тәлинкәләр хәрәкәткә килә.

Бәлештән соң каз калҗасы. Монысына читкәрәк китеп булса да тукталып узам. Бүген инстаграм, газета битләрендә каз пешерү, кыздыруның нинди генә рецептларын язмыйлар, аеруча Яна ел алдыннан һәркем үз хезмәтен күрсәтә, мактый башлый. Тозлы суда тоткан казына кемдер аджиканы эчле-тышлы мул итеп сылый, кем сарымсаклы майонез, кем соя соусы, гәрчич, бал ише... Эченә кем бәрәңге, карабодай, кайсы әфлисун, алма, җимеш тутыруны кулай күрә. Кайвакытта: «Моның кадәр катнашма сылагач, казның үз тәме кала микән?» – дип тә уйлыйсың. Элек без ашаган йорт казлары боларның берсенә дә мохтаҗ түгел иде; ләззәтле, тәмле итенең исе шуңа да урамга кадәр чыккандыр...

Тагын каз ашына әйләнеп кайтыйк әле. Кешедән калышмыйк дип, хәзер өстәлләрне ни белән генә тутырмыйлар, банкет-мәҗлесләрдә бер-бер артлы чыккан блюдоларны хәтерләп тә бетермисең, күбесенә орынмыйсың да. Элегрәк исә аш-итләрдән соң чәй табынында паштет, йә корт тәкәсе, йә казан кабартмасы, конфет-шикәр ише булса да, нинди күңелле үтә иде мәҗлесләр. Телевизорлар юк заман, табындагылар уен-көлке сөйләшә, патефоннан җыр тыңлый, кушылып җырлый. Сәгать телләре 10га якынайганда, лампочка берничә тапкыр күз кысып ала. Бу – МТС подстанциясендәге электрикның: «Хәстәрләнеп калыгыз, биш минуттан утны өзәм!» – дигән сигналы. Ул чакларда электрны кичке 10га хәтле генә бирәләр иде. Кузгалыша башлаган кунакларны хуҗабикә исә: «Утырыгыз әле, ашыкмагыз», – дип туктатып, кучкардагы лампасына ут элдертә. Мәҗлес дәвам итә...

«Сый-хөрмәткә рәхмәт. Казларыгыз киләсе елга да мул, ишле булсын!» Табыннан кузгалган һәркемнең телендә шундый теләкләр. Шактый өмә, каз ашларында булдым, үзебез дә күп үткәрдек аларның күбесе истән чыккан. Ә менә сабый чактагысы, нилектәндер, күңелдә сакланган. Халкымның әнә шундый гореф-гадәте, йоласы, ягъни күмәкләшеп эшләве, куйган хезмәтенең уңышына ихластан сөенә белүе, киң күңелле кунакчыллыгы, олуг язучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев язганча, авыл тормышының поэтикасы ак кәгазь кебек чиста сабый күңеленә шул чагында тирән булып уелып калгандыр.

...Зурлар кебек өмәләрдә катнашып, әллә ни эш кырмасак та, каз-үрдәкләрне үстерү, тәрбияләүдә безнең ише бала-чаганың өлеше дә бар иде. Язын өстәл-карават астында ояда утырган казның, ысылдап, әледән-әле ботларны чукып алуын ничек онытасың! «Чыгам» дип аваз салганда, идәнне пычратмасын өчен, тизрәк өйдән чыгару, кабат кертү, һәр салган йомыркасына химик карандашны төкерекләп номер сугулар. Сары бәбкәләрне, эт-карга ишедән саклап, яшел чирәмдә йөртү, үсә төшкәч, инеш-елгага куулар.

Үзәккә үткән каз көтүе тагын. Авылда чират буенча икешәр хуҗалык каз көтүенә чыга иде. Әй аның җәфасы! Яшел үлән белән генә канәгатьләнмичә, оялары белән тау башындагы борчак басуына менеп җәфалыйлар иде. Ярый әле көтү чиратың этен иярткән берәр малай-шалай белән туры килсә... Анда да борчакның бер тәмен белеп алган казлар, әле бер флангтан, әле икенчесеннән менеп, кәҗә майларын чыгаралар иде...

Өстәрәк язганымча, боларның күбесе үткәндә калып бара шул. Үз вакытында күренекле журналист һәм публицист Илфак Шиһапов «Кеше эзлим» дигән китабында бу хакта ачынып язган иде. «Алга таба тагын нәрсәләрен югалтыр икән татар авылы?» – дип аның чаң кагуында ачы хакыйкать ята.

Шунысы куанычлы: тагар халкының рухын саклау, гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәребезне торгызу, яңартуга соңгы елларда игътибар арта башлады. Әле күптән түгел Татар конгрессының беренче тапкыр Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесен үткәрүе турында бик күп матбугат чаралары язып, яктыртып чыкты. 7 номинация буенча үткәрелгән әлеге бәйгедә райондашларыбыз Сәлимә Габделхакова белән Альбина Фәсхиевалар җиңүчеләр булды, афәрин. Бөтендөнья Татар конгрессының, аеруча аның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының халкымның рухи-мәдәни кыйммәтләрен саклау, торгызу, киләчәк буыннарга җиткерү буенча армый-талмый нәтиҗәле эшләп килүе күңелләрдә якты өметләр уята.

Илсөя ХАДИЕВА,

Балтач районы, Кариле авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: авторыбыз бик кызыклы язмасы белән күпләребезне уятып җибәргәндер. Кемнәр генә сагынып искә алмый икән каз өмәләрен. Һәр төбәкнең, хәтта авылларның да үзләренә генә хас йолалары, ырымнары бар иде каз белән бәйле. Ә каз йолкучы апаларны тыңлап утырулар... Кыскасы, барлыйк әле хатирәләрне бергәләп. Искә төшерик казлы, йомры бәбкәле балачакны, бәхетле балачакны... Сездән хатлар көтәбез.

Комментарии